Accessibility links

пәнҗешәмбе, 17 август 2017, Казан вакыты 00:43

Кыргызстанда сан белән 10 меңнән арткан милләтләр арасында татарлар югары белем алуда беренче урында тора. Азатлык анда яшәүче татарлар турында язма тәкъдим итә.

64 яшьлек Илмир Ишмөхәммәтов 40 ел инде сәнгать әсәрләре тудыра. Илмир әфәнде Бишкәктә филармония каршына куелган "Манас" эпосы герое, Алатум мәйданындагы "Азатлык", "Канатлы хатын-кыз", опера театры янындагы Бибисара Бейшнеалиева һәм башка күпләгән сыннар авторы. Татар геройларын яратып иҗат итүче Илмир Ишмөхәммәтов Кыргызстанның Эссе күл янындагы Каракол шәһәрендә яши, шунда туган. Күргәзмәсен оештырган вакытта бер тапкыр гына Татарстанга сәфәр кылган.

Илмир Ишмөхәммәтов
Илмир Ишмөхәммәтов

"Бу эшләрем татар темасына. Менә монсы – Шиһабетдин Мәрҗани. Ул галим һәм дин әһеле булган", дип ул үзенең эш өстәлендәге, киләчәктә һәйкәл итеп коелачак образ белән таныштыра. Бу сынны пластелиннан әвәләүгә өч ай вакыт киткән. Мәрҗәнинең йөзе, гәүдәсе, тырнак очларына кадәр төгәллек белән эшләнгән. Тарихи шәхесләрне эшләр алдыннан скульптор алар яшәгән чорны өйрәнә, күңеле аша кичерә.

Сөембикәне очып китәрдәй канатлы итеп ясадым

Менә монсы татар тарихыннан – Сөембикә. Риваятьләргә күрә, Явыз Иван килгәч ул, аның кулына төшмим дип, манарадан сикерә. Әнә шуңа күрә мин аны җиргә егылып төшми, ә очып китәрдәй канатлы итеп ясадым", ди Илмир әфәнде.

Ишмөхәммәтовның бабасының әтисе Караколда мулла булган, анда мәдрәсә ачкан. Узган гасырның 30 елларында бабасы да Караколда укытучы булып эшләгән. Ул Кыргызстанның атказанган укытучысы.

Кыргызстанга татарлар Петр I заманнарында ук килә башлый. XIX гасырның икенче яртысында татарлар Урта Азия якларына күпләп күченә.

Айнисә Бигбулатова
Айнисә Бигбулатова

"Безгә билгеле булганча, Русия империясе Урта Азия аша Һиндстанга, Кытайга сәүдә кәрваннары җибәрә. Кәрванбашлар булып күпчелек очракларда татарлар һәм башкортлар барган. Татарлар Урта Азиягә мәгърифәт, гыйлем таратырга да килә. Монда килеп Токмокта, Караколда мәчет ачалар. Бу мәчетләр каршында мәдрәсәләр, мәктәпләр эшли башлый", дип сөйли Кыргыз дәүләт университеты галимәсе, тарих фәннәре кандидаты Айнисә Бигбулатова.

Татарларда кызларның югары белемле булуы традициягә әйләнгән

Бүген Кыргызстанда 30 меңгә якын татар яши һәм аларның бары 1 проценты гына авыл хуҗалыгында. 78 процент татар югары белем таләп ителгән мәгариф һәм медицина өлкәсендә эшли. Калганнар –сәүдәдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә. Кыргызстанда сан ягыннан 10 меңнән артык булган милләтләр арасында татарлар югары белем алганнар саны белән беренче урында тора.

"Татарларда кызларның югары белемле булуы традициягә әйләнгән. "Белемле кыз – бай кыз", дип әйтәләр алар. Кияүгә чыкканда укыган кызның белеме аның бирнәсе булып тора. Татарлар беркайчан да йөзләрен капламаган, беркайчан да белем алу тыелмаган. Беркайчан да кияүгә чыксаң, шул җиткән, дип әйтмәгәннәр", ди Айнисә ханым.

Әнә шул сәбәпле, социологлар фикеренчә, узган гасыр башында да, уртасында да кыргыз интеллигенциясе вәкилләре татар кызларына өйләнгән. Алар эшлекле киңәш тә бирә алган, белемле дә булган.

Татар теле дәресе
Татар теле дәресе

Кыргызстанда "Туган тел" татар-башкорт мәдәнияте оешмасы 1987 елның 5 ноябрендә төзелә. Татар телен, гореф-гадәтләрне саклау максатында төрле чаралар үткәрәләр алар. Бишкәктә Халыклар ассамблеясе бинасында татар телен өйрәнү дәресләре дә оештырылган. Узган ел Татарстаннан дәреслекләр дә алдырганнар.

"Туган телемне өйрәнәсем, мәдәниятебез турында да беләсем килде. Шуңа мин монда һәм татар биюләре дә өйрәнәм", дип сөйли Алинә Голубева.

Татар теле укытучысы Нүрия Шәрәфетдинова сүзләренчә, дәресләргә килгән укучыларның күпчелеге өйләрендә татарча сөйләшми, әти-әниләренең дә күпчелеге татарча белми.

Гөлсинә Үлмәскулова
Гөлсинә Үлмәскулова

"Туган тел" татар-башкорт мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Үлмәскулова һәрвакыт Татарстан ярдәмен тоеп яшәүләрен белдерә.

"Ышанып әйтә алам, безгә Татарстанга ишекләре һәрвакыт ачык. Без белеп торабыз, Татарстан – бай республика. Мин Татарстанның Кыргызстанга ярдәм итәргә әзер торуына горурланам. Безнең диаспора ел саен милли бәйрәмебез Сабантуйны үткәрә. Аны үткәргәндә дә Татарстан булыша", ди ул.

"Туган тел" оешмасы һәр ел саен Габдулла Тукай туган көнне дә бәйрәм итә. Мәҗлесләрдә дә, төрле кичәләрдә дә татар милли ризыклары һәрвакыт табын күрке. Фатыйма Гобәйдуллиналар гаиләсе Бишкәктә "Әбиемдә" исемле татар ашлары кафесы ачкан.

Фатыйма Гобәйдуллина
Фатыйма Гобәйдуллина

"Бөтен ризыкларны да әбиебез ысулы белән әзерлибез. Хәзер әзерләнә торган камыр ашларыннан үзгәрәк ул. Кыргызларның бишбармагы безнең салмага бик ошаган. Салмага камырны кул белән тартып әзерлибез, ә бишбармакка камыр җәелеп киселә. Ат итеннән әзерләгәндә бигрәк тә тәмле була ул", дип сөйли Гобәйдуллина.

Бу кафеда өчпочмак, гөбәдия, чәкчәк һәм башка милли ризыкларны авыз итәргә мөмкин.

(Язма Азатлык радиосының кыргыз редакциясе төшергән видео нигезендә әзерләнде)

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG