Accessibility links

пәнҗешәмбе, 17 август 2017, Казан вакыты 06:45

Русиялеләр Төркиядәге арзанлы һәм сыйфатлы ялны сагынган. Чикләр ябылып Төркия һәм Мисырга очышлар туктатылгач, Кырым белән Сочида ял итүчеләр бүтән анда аяк басмаячакбыз дип белдерә.

Казан һава аланыннан Төркиягә чартер рейслар арта бара. Май башыннан бирле Казан халыкара һава алынына Казан-Анталья арасын якынайткан очкычлар бер төшә, бер очып китә. Май бәйрәмнәре вакытында көн аралаш диярлек бер төндә икешәр, өчешәр рейсларга халык чират торды. Барысы да Төркиягә ялга. Чартер рейсы белән очкан самолетлар, билгеле, барысы да тулы.

Туристик ширкәтләр вәкилләре быел, ниһаять, Төркия юнәлешенә юлламалар сатып була дип куана. Алар яздан башлап көзгә кадәр Төркиянең Урта диңгез буендагы отельләргә юлламалар сату белән мәшгуль. Төрекләр туристларның ялларын оештыра белә, хезмәт күрсәтү югары дәрәҗәдә, юлламалар бәясе дә уртача. Төркия һәрвакыт популяр юнәлеш булып саналды.

"Юләрләр юк"

Казан һава аланы гөж килә, халык күп. Бер яктан күңелле, икенче яктан ыгы-зыгы да юк түгел. Казан-Анталья рейсына теркәлү игълан итү булды, этешеп-төртешеп халык алга ыргылды. Зур ике чират хасил булды. Теркәлми калырбыз дип куркалар. Лениза ханым Кадыйрова өлкән яшьтә булуына һәм зур чемодан өстерәвенә карамастан җитез генә чират башына килеп басты. Төркиягә инде өченче тапкыр ял итәргә бара. Кемерның бер үк отелен сайлыйм, ди ул. Моны ул күнегелгән җиргә бару тынычрак дип аңлата.

Төркиягә ялга әзерләнү
Төркиягә ялга әзерләнү

“Ике ел рәттән Төркиягә кодагый белән бардык, быел киреләнде, әмма исем китмәде, үзем чыгып киттем. Узган елны барып булмады. Төркиягә юллар ябылгач, өйдә яту кызык түгел дип Үрдүнгә чыгып киттем. Әмма юллама кыйммәтрәккә чыкты, диңгез дә ул кадәр матур булып күренмәде”, дип сөйли ул. Төркиягә һава юлларының ябылып торуында Эрдоганны да сүгеп искә алды Лениза ханым. “Гаебен таныды, бездән башка аларга бернинди дә табыш юк, шуңа юллар янә ачылды”, дип ул геосәясәттәге фикерләре белән уртаклашты.

Берүзенә 8 көнгә биш йолдызлы отельгә юллама сатып алу 32 мең сумга төшкән. Лениза ханым Русияне мактап, Төркиянең иманын укыту урынлы иде дип әйтсә дә, Кырымга яки Сочига ял итәргә барыгыз дип кыстаган Русия сәясәтчеләренең кармагына эләкмәгән. "Юләрләр юк. Анда барганнар сөйләде инде, акчаны мулдан түккәннәр, ә ачлы-туклы яшәгәннәр. Төркиядә барысы да мулдан”, диде ул.

Төркиягә юл тоткан очкычлар тулы
Төркиягә юл тоткан очкычлар тулы

Антальягә барып төшкән татарстаннар Төркия чигендә “Хуш килдегез!” дигән сәламләү сүзләрен ишетү белән таралышты. Кемер, Сиде, Аланья шәһәрләре тирәсенә автобуслар тезелеп тора. Һәрбер кунакның йөген туроператор вәкилләре күтәреп автобуска урнаштырып алдан билгеләнгән кунакханәләренә җилдертеп җиткерергә кереште.

"Аптыраганнан идәнне үзебез юдык"

Лаеклы ялдан булган Гөлсинә Һадиева Кемерга килгән. Төркияне сагындык дип әйтә ул. Үзенең яшьтәше Лениза ханымнан аермалы Кырымга барып ял итүнең “рәхәтен” үз җилкәсендә татыган. Геосәясәткә бәя бирүдән тыела, әмма Кырымга бүтән аяк басмаячакбыз, ди.

Пычракка түзеп булмады, үзебез чистарттык

“Ике ел рәттән Кырымда ял иттек. Ял иттек дип әйтү – арттыру. Мисырга да, Төркиягә дә юллар ябылгач, җәй көнне ялга барырга күнегелгәнгә күрә аптырап киттек. Бүтән анда аяк басмыйбыз дигән карарга килдек. Төркия белән чагыштырып булмый.

Кырымда Кизләү (Евпотория) янында нәни генә отельдә яшәдек. Берничә көн торганнан соң, кибеткә чыгып идән юар, тузан сөртер өчен чүпрәкләр алып кердек. Пычракка түзеп булмады, үзебез чистарттык. Икенче елны кыйммәткә төшмәсен өчен идән мунчаласын Казаннан ук күтәреп бардык.

Төркиядә көн саен сөлгеләрне алыштырып, ике-өч көн саен каядыр көн саен урын-җирне алыштыралар, бүлмәләрне ялтыраталар, ялап чыгаралар. Бәясе әллә ни аерылмый. Кырымда отельдә ашау өстәмә бәягә иде. Табигать икесендә дә матур, әлбәттә. Ләкин туристларны үзләренә тартыр өчен Кырымга тырышасы да тырышасы әле! Инде чикләрне генә япмасыннар иде. Чартерлар тукталырга мөмкин дип тә берара куркытып алдылар бит”, ди ул.

"Төркия Кырымга караганда арзанракка төшә"

IT белгече Рөстәм Гыйлметдинов Төркиянең Кемер шәһәрендә 5 йолдызлы кунакханәдә гаиләсе белән ял итә. 5 йолдызлы кунакханәгә 10 көнлек юллама дүрт кеше өчен 120 мең сумга төшкән.

“Без Кырымга 2015 елда субсидияле билет алып бардык. 4 кешелек гаиләгә (ул вакытта кече балага ике яшь тулмаган иде) очкычта бару-кайту нибары 15 мең сумга төште. Алушта шәһәрендә диңгез янындагы бар шартлары тудырылган ике бүлмәле, аш бүлмәсе, ванна-бәдрәфле йорт өчен тәүлегенә 2 мең сум түләп тордык. Бу – июнь ае, ә җәй уртасында әлеге йортның бәясе тагын бер мең сумга күтәрелде. Иртәнге ашны үзебез пешердек, көндез һәм кич шәһәр буйлап ашарга эзләп йөрдек. Кафеларда бик кыйммәт, көнгә берничә тапкыр кереп ашарлык түгел. Ашханәләр бар, нигездә шунда ашадык та. Анда ризыклану ашау өчен көненә кимендә 1 мең сум акча тотканбыздыр. Иртәнге аш өчен ризык алырга супермаркетка йөрдек. Йортны үзебез җыештырып, юып тордык.

Шәһәр пляжына йөрдек, ятаклар акчага, үз сөлгең белән йөрисе. Шифаханәләрне караштырып чыктык. Алар бик иске, ремонт күрмәгән. Кондиционерлы бүлмә булса, бәяләр тәүлегенә безнең гаилә өчен дүрт мең сумнан башлана иде.

Кырымда пляж
Кырымда пляж

Ул елны әле акча түләү белән дә проблемнар бар иде. Русия банклары санкцияләрдән куркып Кырымда эшләмәде, ә Кырым банкларыннан картадан акча салдырып алсаң, зур комиссия түлисе. Кибетләрдә дә карта белән түләп булмый. Шулай ук чикләүләр аркасында Билайн, Мегафон да эшләмәде. Бары тик МТС операторы аша гына сөйләшеп булды”, дип сөйли гаилә башлыгы.

Рөстәм әфәнде 5 йолдызлы, all inclusive форматында булган отельдә яшәгән. "Төрекләр күрсәткән хезмәткә тел-теш тидерерлек түгел, бар җирдә пөхтәлек, аш-су мулдан, өлкәннәрнең дә, балаларның күңелләрен төрлечә күрде. Югары дәрәҗәдәге балл куярлык", ди ул. Кырымдагы ялы белән чагыштыра, Төркиядә без яшәгән отельләргә Кырымда борын тыкмалы түгел, акча җитмәячәк.

“Быел без барган Төркия отеленә охшаган отельләр Кырымда ун көнгә 100 мең сумнан артып китә. Әле моңа ким дигәндә 40 мең сум юл бәясе өстәргә кирәк. Җәй айларында бәяләр тагын да ныграк арта.

Балалар белән ял итү өчен урта хәлле гаиләгә Төркиядән дә кулайлырак урын юк. Кырымга исә бик арзан авиабилет эләккәндә генә барырга мөмкин. Аның да табигате бик матур, һавасы чиста, тарихы бай”, ди Рөстәм әфәнде.

Анапа белән Сочины макта, Төркиядә ял ит

Чаллының ятимнәр йорты директоры Галина Сатаева, эш арасында Төркиягә ял итәргә вакыт таптым, ди. Ул кайда да яхшы дигән фикердә.

"Узган елны кызым ике баласы белән Анапага ялга барды. Зарланмадылар, канәгать булып кайттылар. Поездда бардылар. Өлкән кешегә билет бер якка 3 мең сум, балаларга – 1 мең 600 сум. Юлда ике тәүлек вакыт узган, ашау билет бәясенә керми, билгеле. Алар яшәгән пансионат вәкилләре машина белән каршы алды, чемоданнарын үзләре урнаштырган. Шул рәвешле тимер юл вокзалына илтеп тә куйганнар. Моның өчен ул 2 мең сум түләгән.

Яшәгән урыннары яңа бинада булган, балалалар өчен уен мәйданчыклары да, үз аквапаркы да булган, аниматорлар балаларны уйнаткан. Ике бүлмәле, 60 квадрат метрлы люкс номерда яшәгәннәр. 8 көнгә 46 мең сум булып чыккан. 5 тапкыр ашатканнар, балалар өчен аш-су аерым булган, әмма, билгеле, Төркиядәге муллык булмаган. Төркиядә ашау башкачарак. Диңгезгә ерак түгел, кечкенә машиналарда илткәннәр, кайтарганнар. Төркиягә юллар ачылгач, без монда килергә булдык", дип сөйләде Галина ханым.

Туристлар Казанга исән-сау ялдан кайтып төште
Туристлар Казанга исән-сау ялдан кайтып төште

Быел Төркия Русиядән 5 млн. турист килер дип өметләнә. Бу хакта быел Мәскәүдәге очрашуда Төркиянең мәдәният һәм туризм министры урынбасары Хөсәин Яйман белдергән иде. 2015 елның 24 ноябрендә Сүрия-Төркия чигендә Русиянең Су-24 һөҗүм очкычы бәреп төшерелде. Ике арада мөнәсәбәтләр бозылды. Мәскәү Әнкарага чикләүләр кертте, шул исәптән чартер очулар туктатылды. Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганның рәсми гафу үтенүеннән соң санкцияләрнең бер өлеше бетерелде. Төркия белән Русия килешә алмаган вакытта туризм бизнесына зур зыян салынды, Русиядә дә, Төркиядә дә күп ширкәтләр эшчәнлеген туктатты, Урта диңгез буенда урнашкан кунакханәләрнең дә бер өлеше ябылды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG