Accessibility links

Кайнар хәбәр

Китапханәләр интернетка күченә


Казан федераль университеты китапханәсе
Казан федераль университеты китапханәсе

27 май – дөньяда китапханәләр көне буларак билгеләнә. Дөньяның күп китапханәләре фондларын инде электрон форматка күчерәләр һәм интернеттан уку яки сатып алу мөмкинлеген булдыралар. Азатлык бу уңайдан татар китапларын да электрон форматка күчерү мәсьәләсен өйрәнде.

2015 елның гыйнварында Мәскәүнең ИНИОН китапханәсендә чыккан янгын фәнни китапханәнең 15 процентын юк итте. Ул вакытта китапханә мөдире Юрий Пивоваров китапларны электрон форматка күчерү эшенә акчалар бөтенләй бүленмәде дигән иде. Чит илләрдә дә, Русиядә дә китапларны электрон форматка күчерү проектлары бар, ләкин глобаль яктан бу проблем әле чишелмәгән булып кала.

"Акча бүленә, шөкер итәбез"

Татарстанның Милли китапханәсендә 3 млн 300 мең данә китап тупланган. Шуларның 135 меңе татар телендә, ә чит илләр телләрендә 85 мең китап исәпләнә. Китапханәдә сакланган мирасны дигитальләштерү, ягъни компьютерларга күчерү эше 2012 елда башланган. Милли китапханә мөдире урынбасары Ирек Һәдиев Азатлыкка бу эшкә бүленгән акчалар тоткарлыксыз һәм тиешенчә кулланыла диде.

"Биш ел элек китапларны дигитальләштерү өчен махсус сканерлар алынды, аларның икесе робот-сканер. Берничәсе зур форматтагы газет-журналларны сканерлый, кайбер машиналар китапларга махсус җайландырылган. Бу эшләр өчен Татарстан Милли китапханәсендә мәгълүмат һәм китапханә технологияләре бүлеге оештырылды, анда ун кеше эшли. Татарстан Милли электрон китап порталы булдырылды. Бөтен дигитальләштерелгән китаплар, газет-журналлар шунда туплана. Теләгән кеше теркәлә һәм бушлай куллана ала.

2016 елда латин имласында татар телендә чыккан 275 китап сканерланды. Аларның күпчелеге әдәби әсәрләр, башка төр китаплар да бар. Алар барысы да электрон китаплар порталына урнаштырылды. Кирил имласын белмәгән кешеләргә дә укырга уңайлы бит! Моннан тыш 500 төрки татар кулъязмасы электрон вариантка күчерелде, әмма әлегә ул порталга урнаштырылмады.

Дигитальләштерү өчен 2016 елда 1 млн 430 мең сум бүленде. Аның 1 млн 200 сумы порталны мәгълүмати яктан тулыландырыр өчен бирелде, 230 мең сумы сканенрлауга тотылды. 2015 елда портал өчен 1 млн 200 мең сум, ә сканерлауга 460 мең сум бирелде. Финанслау Татарстанның дәүләт һәм башка телләрне саклау һәм үстерү программы нигезендә бара. Акча бүленә, шөкер итәбез.

Әлегә без авторлык хокулары канунына кагылмаган китаплар белән эш итәбез. Килешү төзедең дә электрон форматка күчердең түгел, аннары ыгы-зыгы башлана, гонорарлар таләп итүләр, аңлашылмаучанлыклар башлана. Шуңа күрә заман китапларына тотынмадык, моңа саграк карыйбыз. Татарстан Милли китапханәсе 1865 елда барлыкка килгән, аның нигезен Второв, Сахаров кебек шәхесләрнең коллекцияләре тәшкил итә. Алар электрон форматка күчерелде. Габдулла Тукай исән чакта басылган гарәп имласында булган барлык китаплар порталда урын алды. Кайчандыр "Совет әдәбияты" дип аталган "Казан утлары" журналы да электрон форматка күчерелде", дип сөйләде Азатлыкка Ирек Һәдиев.

Көнбатыш илләрендә китапларны электрон форматка күчерү эше шактый актив бара, ләкин анда да әле күчерелмәгән китаплар бик күп. Мисал өчен, Франциянең иң зур саналган Милли китапханәсендә 14 миллионнан артык китап саклана. 1997 елда алар "Gallica" дип аталган махсус электрон китапханәне ачты һәм 2016 ел ахырына анда 4 миллион китапның электрон версиясе тупланды.

Башка мисалны да карыйк. Дөньяның иң зур саналган АКШ Конгрессы китапханәсендә 160 миллионлап басма саклана. Хәзергә электрон форматка 15 миллион китап күчерелгән. Бу бөтен фондның 10 процентын да тәшкил итми. Ел саен Конгресс китапханәсе бюджетында китапларны дигитальләштерү өчен 6-8 миллион доллар аерыла.

АКШ Конгрессы китапханәсенең уку бүлмәсе
АКШ Конгрессы китапханәсенең уку бүлмәсе

Дәүләт китапханәләреннән тыш, дигитальләштерү белән хосусый оешмалар да шөгыльләнә. Андый проектларның иң өлкәне, Гутенберг проекты 1971 елдан бирле эшли. Аның максаты – дөньяның төрле телләрендә мәдәни кыйммәткә ия булган әсәрләрне электрон форматка күчерү. Хәзер фондта 54 меңнән артык китап бар. Азатлык проект сайтында татарча китаплар таба алмады.

Китапларны электрон форматка күчерү эшендә иң зур уңышка Google-ның китаплар бүлеге иреште. 2005 елдан эшли башлап, 2015 елга ул инде 25 миллион китапны дигитальләштерүгә иреште. Шуннан соң темпны акрынайтты, авторлык хокукын бозу турында мәхкәмә эшләре дә булды. Ул үзен "дөньяның иң зур китапханәсе" дип атый. Google Books сайтында татарча да китаплар бар.

2015 елда Русиянең иң зур китапханәсе булган Русия дәүләт китапханәсе мөдире Александр Вислый илдә 1,5 миллионлап китап электрон форматка күчерелде, дип сөйләде. Шул ук елны "Литрес" электрон китаплар кибете дәүләт килешүе нигезендә китапларны дигитальләштерү эшенә 96 миллион сум откан иде. Бер китапны электрон форматка күчерүне оешма 8,7 мең сумга бәяләгән.

Заманча китапны дигитальләштерү сканеры
Заманча китапны дигитальләштерү сканеры

Татар китаплары

Интернетта күпме татар китабы бар дигән сорауга җавап биреп булмаса да, электрон китапларны тәкъдим иткән сайтларны бер кул бармаклары ярдәмендә санап чыгып була. 2015 елда татар филологиясе белгечлеген тәмамлаган Руфинә Дунаева сүзләренчә, интернетта күпчелек татар классик әсәрләрен табып булмый. "Әдәбият програмына кергән күпчелек китапларны китапханәдән ала идек. Аларны интернетта бик сирәк кенә укып була иде, булганнары да соңгы 20-30 елда язылган әсәрләр", диде ул Азатлыкка.

Бу проблемны чишүгә һәвәскәрләр алына. Әйтик, Казан мәктәбе укучылары җайлы форматта электрон китапларны йөкләү мөмкинлеген биргән Tatkitap.ru сайтын булдырганнар иде. Ләкин эшне энтузиазм гына алып бара алмый шул, бүгенге көндә сайт эшләми.

Интернетта татарча нинди китап эзли башласам, аларның күбесен таба алмадым

Татар теле укытучысы Заһир Хәсәнов та татарча электрон китаплар проблемын үзенчә чишәргә булган. Моның өчен ул Вконтакте сайтында махсус төркем дә булдырган, татар әсәрләрен шунда төрле форматларда чыгара бара. Бу эшкә интернетта кирәкле әсәр таба алмау этәрде ди Заһир әфәнде: "Дусларым белән татар телендә сөйләшү осталыгын арттыру максатыннан татарча китаплар укый башларга булдык һәм иң беренче әсәр итеп Аяз Гыйләҗевнең "Әтәч менгән читәнгә"сен сайладык. Үземнең соңгы тапкыр кайчан кулыма чын кәгазь китап алып укыганымны хәтерләмим мин. Күптәннән бирле аларны бары тик электрон калыпта укыйм. Монда да китапны йөклим дип интернетка кереп киттем, ләкин эзләгәнемне таба алмадым.

Заһир Хәсәнов
Заһир Хәсәнов

Шуннан соң интернетта татарча нинди китап эзли башласам, аларның күбесен таба алмадым. Шуңа күрә, бу эшкә үземнән дә өлеш кертү теләге белән, җиң сызганып эшкә керештем", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Эшнең иң вакыт ала торган өлеше: текстны укып, хаталарын тикшерү

Китапларны электронга күчерү эше җиңел түгел, вакыт һәм көч таләп итә. "Китапларның аерым битләрен башта телефонга фотога төшереп алам, санакка кертәм дә, махсус текстны тану програмы ярдәмендә текст калыбына күчерәм. Моннан соң эшнең иң вакыт ала торган өлеше башлана: текстны укып, хаталарын тикшерү. Текст әзер булгач, аны PDF һәм FB2 (EPUB) форматларына күчерәм, Вконтакте төркеменә куям", ди Заһир Хәсәнов.

Заһир әфәнде татар китапларының электрон форматына ихтыяҗ бар дип саный. "Хәтта ихтыяҗ кечкенә булса да, китапларыбызның интернетта булуы мотлак! Кем дә кем аларның берәрсен укырга теләк белдерсә, шунда ук интернеттан әсәрне йөкли алырлык булырга тиеш", ди ул.

Бу эшне башкаруда дәүләт роле булырга тиешме дигән сорауга Заһир әфәнде "Әлбәттә, дәүләт үз өлешен кертергә тиеш. Тик күңелен биреп, эшнең нәтиҗәсе өчен җанын атып торган һәвәскәрләрдән башка барыбер бу эш бармас. Безнең бурычыбыз монда ачык: бу эшне эшлибез, башкаларны чакырабыз, өйрәтәбез, үгетлибез, рекламлыйбыз", диде.

XS
SM
MD
LG