Accessibility links

Нигериядән Казанга укырга килгән Алию Хәлид "Татарстанга килдем икән, татарча өйрәним әле" дип саный. Ул Казан университеты курсларына йөреп, татар телен үзләштерә башлаган. Азатлык сорауларына да Алию татарча җавап бирергә тырышты.

Казан авиация университетының (КАИ) өченче курсында укучы Алию Хәлид чыгышы белән Нигериядән. Инде берничә тел белгән Алию татар телен дә өйрәним әле дигән ният белән Казан университеты курсларына йөри башлаган. Азатлык Алию белән сөйләшеп алды.

– Алию, син Казанга укырга килдеңме?

– Әйе, Русия белән Нигерия арасында студентларны алмаштыру програмы эшли. Шул килешү нигезендә авиатөзелеш белгечлегенә укырга Казанга килдем, монда инде өч ел яшим.

– Татар телен кайчан һәм ни өчен өйрәнә башладың?

– Минем өчен татар телен өйрәнү мәҗбүри түгел иде. Ләкин үзем телләрне бик яратам. Өстәвенә, Татарстанга килдем икән, татарча өйрәним әле дип уйлап куйдым да, телне өйрәнергә булдым.

Башта татарча сүзләрне курсташларымнан өйрәнә идем. Алар татар булсалар да, татарча бик үк яхшы сөйләшмиләр. Күпмедер вакыт татарча өйрәнүдә алар ярдәм иттеләр. Шуннан соң Казан федераль университетында бушлай татар телен өйрәнү мөмкинлеге барлыкка килде, ул курсларга язылдым, йөрдем.

Хәзер артык телне өйрәнмим, ләкин кайвакыт интернетта татар төркемнәрендә кызык мәгълүматларны карап алам.

– Татар телен өйрәнгәндә, сиңа нәрсә иң авыры булды?

– Татар телендә мин белгән хауса, гарәп, инглиз, рус телләрендә булмаган авазлар бар, алар аркасында сөйләшүдә бераз кыенлыклар туа. Грамматика исә уртача бирелә, артык авыр түгел.

– Казан шәһәрендә сиңа ниләр ошый?

– Казанны мин бик нык яратам. Монда мәчетләр һәм хәләл ризык тәкъдим иткән кафелар күп, әмма алар шәһәр буйлап җайлы урнашмаган, аерым урыннарда күп булса, кайбер урыннарда табып та булмый.

Казан бик җайлы урнашкан. Шулай ук монда кеше саны яхшы, күп кеше яшәми, оптималь халык саны.

– Татар теленең бүгенге хәлен ничек бәялисең?

– Үзем татар теле тарихын өйрәнмәдем, ләкин рус теленең тәэсире һәм басымы көчле дип уйлыйм. Тел югала бара дип әйтмәс идем, шулай да рус теле тәэсирендә татар теле үзгәрә барадыр.

Татар телендә сөйләшергә тырышкан кешеләрнең туганнары да "сиңа татар теле нигә кирәк?" дип сорап куялар. Татарча сөйләшүчеләргә кыек, көлеп карауны да сиздем. Шәһәрләрдә, аеруча Казанда, татарча сөйләшү бераз сәер күренә. "Русча белсәң, ник татарча сөйләшәсең" дигән караш киң таралган, аның сәбәпле күп кеше татарча белми һәм беләргә дә теләми.

Тагын бер мәсьәләне ассызыкларга теләр идем: кайберәүләр тел югала дип, киресенчә, бөтер нәрсә татарча булсын дип телиләр. Бу да бик дөрес түгел. Мисал өчен, мәчетләрдә җомга вәгазьләренең татарча гына булуы белән мин ризалашмыйм. Казанда чит илләрдән килүчеләр күп, мәчетләрдә татарча белмәүчеләр дә җитәрлек. Аларга мәҗбүриләтеп татарча сөйләү - иң яхшы вариант түгел дип уйлыйм.

– Ә син үзең киләчәктә татар телен үстерүгә өлеш кертергә теләр идеңме?

– Әйе, дип уйлыйм. Киләчәктә андый мөмкинлегем һәм җитәрлек белемнәрем булса, бик теләп берәр татар проектында катнашыр идем.

– Нигериядә дә мөселманнар күп яши. Татарстан белән чагыштырганда, мөселманга кайда яшәү җиңелрәк, ничек уйлыйсың?

– ​Нигерия мөселман дәүләте түгел, дөньяви ил булып санала. Шулай да, Аллага шөкер, халыкның күпчелеге – мөселманнар. Миңа тормыш анда да, монда да яхшы дип әйтер идем, ләкин Нигериядә бераз җиңелрәк, чөнки дин иреге бар. Әйтик, Татарстанда бер мәзхәбне генә алга сөрәләр, мәчетләрдә бер төрле генә намаз уку кушыла, Нигериядә андый бердәм таләпләр, бердәм җитәкчелек юк.

Туклану белән дә Татарстанда бераз авырлык бар. Үзләрен мөселман дип атаган кайбер татарлар да "хәләл" төшенчәсен аңлап бетерми. Шулай ук хиҗап бәйләмәгән мөселман кызларын мөселман булмаганнардан да аеру авыррак, алар бертөрле киенәләр, ашыйлар, сөйләшәләр.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG