Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие: "Быел Рамазанга Төркиядән 38 хафиз килә"


Татарстан мөфтие: "Быел Рамазанга Төркиядән 38 хафиз килә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:44 0:00

25 май Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Рамазан ае алдыннан журналистлар белән очрашты һәм Азатлык сорауларына җавап бирде.

Рамазан аенда Татарстан районнарына Төркиядән Коръән хафизлар киләчәк. Билгеле булганча, Әнкара белән Мәскәү арасындагы низаг сәбәпле узган елны Төркиядән хафизлар чакырылмады.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Азатлыкка әйтүенчә, быел алар киләчәк. “Иртәгә төнлә 38 хафиз килергә тиеш. Аларны каршы алачакбыз”, диде ул.

Автобусларны уйлашырбыз​

Рамазан ае башланырга санаулы көннәр генә калып барса да, Кол-Шәриф мәчетеннән тәрәвихтан соң мөселманнарны ташучы автобуслар әле хәл ителмәгән. Азатлыкның бу хактагы сорауларына Камил хәзрәт:

“Без әле уйламадык. Әйтүегез өчен рәхмәт. Уйлашырбыз. Кол Шәриф мәчете имамы Илфир хәзрәттән белешеп торырга кирәк”, диде ул.

Кол Шәриф мәчете янына тәравихтан соң бирелә торган автобуслар мөселманнар өчен бик уңайлы. Әлеге хәлне Кол Шәриф мәчетенең элекке имамнары, аерым алганда Рамил хәзрәт Юныс, Рөстәм хәзрәт Зиннуров бик яхшы аңлый һәм моның хәстәрен алдан ук күрә иде.

Төрмәләрдә дә тәравих укылачак

Азатлык Камил Сәмигуллиннан Татарстан төрмәләрендәге мөселманнарга ураза тоту өчен шартлар тудырылу белән дә кызыксынды.

"Төрмәләр каршында мәчетләребез эшли, тәравихларыбыз укыла, ифтарларга да булашыбаз", диде мөфти.

Республика ифтары көне һәм урыны үзгәрде

Республика ифтары баштарачак 27 май көнне “Казан Арена”да узачак диелсә дә, аның күчерелүе мәгълүм булды. Ул 15 июнь көнне Теннис академиясендә үтәчәк. Баштарак ифтарга 15 мең кеше чакырачакларын әйтсәләр, урыны үзгәргәч анда ул кадәр кеше сыймаячагы билгеле булган. Шуңа 10 мең кеше булыр дип күздә тотыла.

XS
SM
MD
LG