Accessibility links

җомга, 18 август 2017, Казан вакыты 13:50

Азатлык радиосы 1917 елда нәшер ителгән татар матбугаты, анда басылган мәкаләләр белән таныштыруны дәвам итә

"Вакыт" газеты либераль карашлы популяр матбагаларның берсе була. Беренче саны 1906 елның 21 февралендә чыккан. Беренче баш мөхәрире Фатих Кәрими булган, төп наширләре – Русиянең "алтын патшалары" Шакир һәм Закир Рәмиевлар. Газет башта атнага 2-3 тапкыр, ә соңрак, 1913 елның 1 гыйнварыннан көндәлек булып чыккан.

"Вакыт" газеты, Оренбур
19 май 1917 ел (№2230)

12 майдан башлап 20сенә кадәр Уфада Оренбург мәгариф округына ияргән укытучылар һәм халыкны агарту юлында эшләүчеләрнең съезды булып үтте. Округның төрле почмакларыннан 500дән артык вәкил хәзер булды, шулар арасында Уфа, Оренбург, Пермь губернияләреннән һәм Тургай, Урал областьләреннән сайланып килгән 30га якын мөселман вәкилләре дә бар иде.

Оренбург төрек-татар укытучылар җәмгыяте дә ике вәкил җибәргән иде. Съездның әүвәлге ике көне гомуми җыелышсыз, секцияләрдә эшләү белән үтте. Инородецлар секциясендә мөселманнар, чуашлар, чирмешләр бергә эшләделәр. Съездның беренче гомуми җыелышында инородецларның доклады укылды вә маддә-маддә тикшерелеп, тавышка куела барды. Мөселманнарның түбәндәге теләкләреннән зур күпчелеге кабул ителде:

1. Мөселман мәктәпләре тәмам милли булырга тиеш: һәр фән ана телендә укытылыр, рус теле мәҗбүри сортта аерым бер фән итеп кертелер. Мөселман мәктәпләре хөкүмәт мәктәпләре белән бер хокукта булырлар.

2. Дини мәктәпләрдән башка, һәммә мәктәпләр бер ведомствога, идарәгә табийгъ булырлар.

3. Гомуми мәгълүмат бирү ягыннан Русиядәге һәммә мәктәпләр бер төсле булырлар.

4. Милли мәктәп бетергән мөселман балалары хөкүмәт мәктәпләренә кергән чакта, имтихансыз кабул ителергә тиеш.

5. Мөселман ибтидаи мәктәпләрендә уку матди алты ел булырга тиеш, чуаш, чирмеш кебек вак милләтләрдә дүрт ел.

6. Мөселман ибтидаи мәктәпләрендә өченче уку елыннан башлап рус теле укытылырга тиеш.

7. Бөтен инородец шкулларында славян теле чыгарылыр, укытылмас.

8. Мөселман әдәбиятын киңәйтү, муафикъ дәрес китаплары җитештерү өчен хөкүмәт һәм мәхәллә идарәләр хисабына тәрҗемә язу һәм нәшер комиссияләре оештырылыр.

9. Инородецлар яшәгән губернияләрнең университетларында шул халыкның теленә, тарихына һәм этнографиясенә аит (караган) кафедралар тизлек белән тәис ителергә тиеш. Учительский институтларда һәм башка урта мәктәпләрдә мөселман укучыларның саны биштән ким булмаса, ана теле тарихы һәм этнография укыту мәҗбүри булыр. Әгәр дә укучыларның саны биштән ким булса, ул вакыт берничә мәктәп шәкертләрен бергә җыеп укытыр.

10. Инородецлар торган мәркәзләрдә алар өчен һәр көн ана телендә укыла торган милли, дөньяви вә ихтисас (белгечлек) мәктәпләре ачылырга тиеш.

11. Инородецларга укытучылар хәзерләү өчен, бөтен Оренбург мәгариф округында җитәрлек микъдарда ирләр һәм кызларга махсус милли дәрелмөгәллимнәр ашыгыч сурәттә ачылырга тиеш. Мөселманнар өчен хөкүмәт тарафыннан ачылган хәзерге учительский шкуллар педагогический курслар һәм ике класслы мәктәпләр милли семинарияләргә әйләнедерелергә тиеш. Ләкин бу акрынлап эшләнергә тиеш. Иң элек беренче сыйныфлар миллиләшер, әмма югары сыйныф шәкертләренә иске эсаста (тәртиптә) курс бетеп чыгарга имкан (мөмкинлек) бирелер. Югары сыйныфларның һәммәсендә ана теле, татар тарихы һәм этнография уку мәҗбүри булыр.

Ихлас итү киләчәк уку вакыты булган 1917-18 елдан башланырга тиеш.

12. Инородецлар өчен ачылган һәммә двухклассный шкуллар высший начальный мәктәпләргә әйләндерелергә тиеш.

13. Казакъ, кыргызлар өчен ачылган авыл мәктәпләре бер класслыга, волость мәктәпләре һәм ике класслы мәктәпләр высшая начальная мәктәпләргә әйләнергә тиеш.

14. Инородецларның мәктәпләргә зур ихтыяҗы булганлыктан, алар өчен милли, иктидаи (һөнәри), урта һәм мөмкин кадәр гали (югары) мәктәпләр ачарга тизлек белән керешергә тиеш.

15. Үз милләтенең телен, тарихын һәм этнографиясен укый алмаган рус семинарияләрендә соңгы сыйныфында курс бетереп чыгарга имкан бирелер.

16. Милли мәктәпләрдә ана телендә укытучылар әзерләү өчен хөкүмәт һәм мәгъли шәһәр идарәләре хисабына кыска ысул тәгълим (укыту) курслары ачылырга тиеш. Тәнбия мөселманнар өчен җәй көне мәркәз шәһәрләрдә шундый курслар ачылырга тиеш.

17. Теләгән кешеләргә милли мәктәпләрдә укытучы званиясенә имтихан тотып, шәһадәтнамә алыр өчен, инородецлар яшәгән мәркәзләрдә имтихан комиссияләре ясалырга тиеш. Шәһадәтнамәсе булмаган укытучылар да милли мәктәпләргә тәгаин ителергә мөмкин. Ләкин соңыннан имтихан тоту шарт ителә.

18. Милли мәктәпләрдә даими яки вакытлы укытучылар хөкүмәт мәктәпләрендә укытучылар белән бер хокукта булырлар.

19. Халык агарту юлында хезмәт итүчеләрдән вәкил сайлаган чакта һәр милләткә үз вәкилен җибәрергә хак бирелер.

20 Инородецлар яшәгән районнарның караәтханәләрендә (китапханәләрендә) китапның күбесе инородецлар телендә булырга тиеш.

21. Хөррият диния булганлыктан, дин хөкүмәттән закон белән аерылганга кадәр, киләчәк көздән башлап, мәктәпләрдә 16 яшькә җитмәгән балаларга, ата-ана риза булган тәкъдирдә, дин укыту мәҗбури, әмма 16 яшьтән югары булган шәкертләргә тәмам үз ихтыярларына тапшырыла.

Югарыда язылган маддәләрнең күбесе чирмеш, чуаш кебек вак милләтләрне дә эченә ала. Фәкать, мин яхшы аңлашылсын вә сүзне үз итмәс өчен, кайсы урыннарда инородец сүзе урынына мөселман сүзен кулландым. Мәктәпләрне идарә итү, укытучыларның матди хәлләрен яхшырту турында докладлар да бар иде. Бөтен милләтләргә аит булганга, мин аларны язмадым. Шушы инородецлар доклады, башка докладлар белән басылып 5 июньдә Петроградта булачак бөтенрусия укытучыларының съездында Оренбург округы исеменнән тәкъдим ителәчәк.

Җ.Бәхтияр

Гарәп имласыннан кирил имласына Эльза Нәбиуллина күчерде

XS
SM
MD
LG