2030 елга Дубай хакимияте һәр дүртенче полиция хезмәткәрен робокоп (полиция хезмәтендәге робот) белән алыштырырга җыена. Полиция киемендәге беренче робот Дубайда иминлек конференциясендә катнашучыларны сәламләде, шуннан соң шәһәр урамнарын күзәтергә юл тотты.
Робот тәгәрмәчләрдә йөри. Ул берничә тел аңлый. Моннан тыш робот 1,5 метр ераклыктан ымнарны һәм кул хәрәкәтләрен аңлый ала. Робот күкрәгендә махсус планшет урнашкан, аның ярдәмендә кешеләр полиция үзәге белән элемтәгә чыгып, җинаять турында хәбәр итә ала. Робот IBM Watson белән Google ярдәмендә шәһәр полициясе тарафыннан булдырылды.
Робокоп зур җинаятьләргә каршы эшләү өчен булдырылмаган. Ул күбрәк полициягә урамнарны күзәтергә ярдәм итә. Шулай ук робот кешеләргә ярдәм итә ала, белешмәләр бирә. 2030 елга полициянең дүрттән бер өлешен нәкъ мондый роботлар тәшкил итәчәк, дип белдерде полиция идарәсе.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре – дөньяның иң имин дәүләтләренең берсе санала. Урамда урнашкан күпсанлы камералар теләсә нинди диярлек җинаятьне вакытында күреп алырга, гаеплене тотарга мөмкинлек бирә. Җинаятьләрне алдан кисәтү өчен кырыс җәзалар һәм зур штрафлар да ярдәм итә.
Instagram кеше психикасына зыян итәме?
Британиянең Сәламәтлек саклау патша җәмгыяте галимнәре 1,5 мең британ яшь кешесен тикшереп, социаль челтәрләрнең зыяны турында нәтиҗәләр ясады.
Социаль челтәрдә мәшһүр кешеләр, танылган модельләр, сәяхәтчеләр чыгарган фотовакыйгалар күбесенчә гади кешенең күңелсез эш көннәрендәге вәзгыять белән туры килми. Бу факт, тикшеренүчеләр фикеренчә, кешенең психик сәламәтлегенә тискәре тәэсир итә һәм борчылу, начар йокы, үзенә карата артык югары таләпләр кебек нәтиҗәләргә китерә.
Тикшеренү барышында ясалган төп нәтиҗә шул: рухи яктан иң нык зыянны Instagram социаль челтәре китерә. 1,5 мең кеше катнашкан системлы тикшеренүдә Instagram, Facebook, Snapchat, YouTube һәм Twitter челтәрләре тикшерелгән. Күпчелек респондент бары тик YouTube сайтыннан гына уңай тәэсир булуын әйткән, калганнарыннан исә тискәре хисләр тууын белдергән.
Тикшренү шуны ачыклаган: Instagram кешеләрдә борчылу һәм үз тәннәреннән кәнәгатьсезлек хисен уята. Хисап авторларының берсе Мэтт Керачер сүзләренчә, кызлар үзләрен еш кына фильтрлар ярдәмендә ясалган рәсемнәр белән чагыштыра, һәм нәтиҗә буларак, үзләре белән кәнәгать булмыйлар.
Тикшеренүдә бер кызыклы факт та китерелә: һәр бишенче яшь кеше төнлә уянып, социаль челтәрләрдәге хәбәрләрне тикшерә, бу исә көн дәвамында аның хәлсез булуына китерә.
Instagram – 2010 елда эшли башлаган социаль челтәр. Челтәрдә 700 миллионнан артык кеше теркәлгән. Сайтта кешеләр үз фото-видеоларын урнаштырып, бер-берсенә комментарий калдыра.
Tesla түбәләрен бер ел алга сатып алганнар
Күзәтүебезне киләчәк энергетика темасы белән тәмамлыйбыз. Май башында Tesla ширкәте кояш энергиясен туплаучы түбәләр сата башлаган иде. Инде берничә атна эчендә бер ел буе җитештерерлек түбәләр сатылган. Бу Tesla көткән ихтыяҗдан күпкә зуррак.
Ширкәт кояш модульләре белән ясалган чирәп сата башлавы турында белдергән иде. Әлегә сатып алучыларга ике төрле материал тәкъдим ителә: шома һәм текстурлашкан. Сайтта сатып алу мөрәҗәгате урнаштырганда $1000 депозит калдыру кирәк.
Teslaның күпме кояш түбәсе җитештерәчәге әле билгеле түгел. Ширкәт әлегә кояш панельле түбәләрне бер фабрикада, Фримонтта ясый. Алга таба бу җитештерү киңәергә тиеш.