Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдус Габдрахманов: "Хәрәкәттә – бәрәкәт! Миңа шулай рәхәт"


Камалда “Бию пәрие” Илдус Габдрахмановның 50 яшьлек юбилее үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:00 0:00

27 май Казанда Камал театры артисты Илдус Габдрахмановка 50 яшьлек юбилей кичәсе үтте. Тамашада "Бию пәрие" исемле хореографик пьесаның премьерасы булды.

Азатлык хәбәрчесе юбилей тамашасы башланыр алдыннан Илдус Габдрахмановның үзе һәм аның иҗатташлары белән аралашып алды.

Илдус әфәнде, "Бию пәрие" махсус сезгә атап язылдымы?

– "Юбилееңны ничек үткәрергә телисең?" дип сорагач, "артист спектакль уйнарга тиеш", дидем. Илгиз Зәйниев минем өчен бер актлык "Бию пәрие" дип аталган пьеса язды. Без аны егерме көн эчендә өйрәндек.

Артист булмасагыз, кем булыр идегез?

– Апаста шундый гадәт бар иде: әгәр унынчы сыйныфтан соң югары уку йортына керә алмасаң, шофер һөнәрен өйрәнеп, армиядә хезмәт итеп, шофер булып эшләү. Минем дә СПТУ тәмамлап, армиягә китү хыялы бар иде. Ләкин безнең сыйныфта иң беренче булып югары уку йортына мин кердем. Аягым җиңел булды, барлык сыйныфташларым да укырга керә алды. Бәхет шулай елмайды.

Бию сәләтенә ия булуыгыз аркасында үзегезне Камал театрының үзенчәлекле артисты дип әйтә аласызмы?

– Әлбәттә, бию миңа зур файда бирә. Кайвакыт артык хәрәкәтләнәсең, селкенәсең дип тә әйтеп куялар. Хәрәкәттә - бәрәкәт! Миңа шулай рәхәт, уңайлы.

Киләчәктә бию мәктәбе ачу теләге юкмы?

– Укытучылар нәселеннән булсам да, миңа укыту сәләте бирелмәгән. Биеп күрсәтергә кушсалар, биим, белгәнемне өйрәтә алам. Ләкин мәктәп ачу, курс җыю хәлемнән килмәс, куркам мин. Укытучы һөнәре бик авыр, ялгыш кешене бозуың бар. Шулай да дипломымда укыта алам дигән белешмә бар. Тормыш иптәшем дә бию остазы.

Сезне ачкан төп герой кем ул?

– Бер рольне генә аерып әйтә алмыйм. Аларның барысы да миңа якын. Артист яраткан һөнәрен яратып башкарырга тиеш. Рольгә кыенсынып, кырыйдан карап йөрергә ярамый. Режиссер нинди роль бирә, шуны яратып башкарырга тиешсең.

Бүген театрга өметле яңа буын киләме?

– Аллага шөкер, әлегә алар бар, мин канәгать. Барысы да талантлы! Киләчәк ничек булыр, билгесез. Һәрхәлдә мин яхшыга өметләнәм.

Илдус әфәнде турында театрның билгеле артистларының да фикерләрен белдек. Аларга юбилярның үзенчәлекле яклары нинди, артист булмаса кем булып эшләр иде, Татарстанда бию мәктәбен ачып, җитәкли алыр идеме дигән сораулар юлладык.

Равил Шәрәфиев
Равил Шәрәфиев

Равил Шәрәфиев, Камал театры артисты:

– Илдус - "щепкинчы"лардан күңелемә иң хуш килгән егет. Беренчедән, ул артист буларак, бик сөйкемле. Сәхнәдә аны беренче ролендә күргәч, "бу егет артист булачак" дидем. Анда үзенә тарту көче бар, артистта бу әйбер булырга тиеш. Икенчедән, ул – бик тырыш егет. Укып кайтканнан соң ук "степ" бии иде. Аннан соң ул аны Радикка, Искәндәргә өйрәтте. Соңыннан бөтен театр сәхнәгә чыгып "степ" бии башлады. Хәйләкәр егет булса, "үзегез өйрәнегез" дияр иде. Ул – саф күңелле, юмарт кеше. Артист булмаса да, теләсә кайда эшли алыр иде, чөнки талантлы кеше - һәркайда талантлы ул. Бәлки биюгә китеп, балет артисты булган булыр иде.

Фәнис Җиһанша
Фәнис Җиһанша

Фәнис Җиһанша, Камал театры артисты:

– Илдуска карап, "Биегән кеше яшь була!" дип әйтергә була. Аның һәрдаим спектакль алдыннан физик күнегүләр эшләве, тренинглары – барысы да үзен формада тотарга ярдәм итә. Ул биюче генә түгел, режиссер буларак та үзен сыный башлады. Кече сәхнәдә балалар өчен менә дигән спектакльләр, әкиятләр куя! Миңа калса, шушы оештыру сәләтен күздә тотып, Илдуска бию мәктәбе, бию институты яки бию училищесы ачу урынлы булыр иде дип уйлыйм. Артист булмаса, электр бирүче булып эшләр иде. Гел хәрәкәттә булуы белән Камал театрын, татарстаныбызны электр нурларына балкытып яшәр иде.

Юбилей кичәсендә Илдус Габдрахмановка күпсанлы котлаулар юлланды. Алар арасында рәсмиләре дә, башка театр вәкилләре, якташлары, сыйныфташлары, хезмәттәшләре теләкләре дә яңгырады. Апас, Саба, Тәтеш, Кайбыч районнарыннан килгән кунаклар да Илдус әфәндегә ихлас котлауларын җиткерде. "Фәридә-Алсу", Әсхәт һәм Булат Хисмәтовлар, Ришат Әхмәдуллин, Эльвира Авзалова юбилярны моңлы җырлары белән котлады.

Билгеле ки, Илдус Габдрахманов үзен кино артисты буларак сынап, "Прорыв" фильмында төшкән иде. Юбилей кичәсенә фильмда катнашкан актерлар да килде. Тамашачыга әлеге һәм башка фильмнардан өзекләр күрсәтелде. Тамаша бәйрәм торты сәхнәгә чыгарып, төп каһарманның рәхмәт сүзләре белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG