Навальный үзенең блогында хәбәр иткәнчә, чараны Мәскәү үзәгендә уздыру планлаштырыла. Җыенда 15 меңгә кадәр кеше катнашуы белдерелгән.
12 июньдә каршылык чарасы уздыру турында Навальный апрельдә үк хәбәр иткән иде. Канунга ярашлы, гаризаны ике атна алдан бирергә кирәк.
Оппозиция вәкиленең Казандагы тарафдарлары митинг уздыру өчен Петров паркын, йә булмаса Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге мәдәният сарае янындагы мәйданны сораган.
26 мартта Русиянең дистәләгән шәһәрендә коррупциягә каршы митинглар узды. Илдә меңнән артык кеше тоткарланды. Навальный үзе 15 тәүлеккә сак астына алынды.
Май башында президент Владимир Путин Конфедерацияләр беренчелеге белән бәйле чикләүләр турында фәрман имзалады. 2017 елның 1 июненнән 12 июленә һәм 2018 елның 25 маеннан һәм 25 июленә кадәр Мәскәү, Петербур, Татарстан һәм Краснодар өлкәсендә митинглар уздыруга чикләүләр кертелде.
Казан башкарма комитеты митинглар һәм башка халык җыеннары уздыру өчен өч кенә урын бирү турында карар чыгарды. Моннан тыш, митинглар ике сәгатьтән артыгракка сузылмаска һәм аларда катнашучылар саны 150дән артмаска тиеш.