Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуаш авылында татарлар еллык йолага җыелды


Чуаш авылына мөселманнар еллык йолага җыелды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:43 0:00

Чуашстанның көньягындагы Яңа Торын исемле чуаш авылына якындагы Шыгырданнан һәм башка авыллардан татарлар килеп, һәр елдагы йоланы үтәп, авылдагы элекке зират урынында, "изгеләр өстендә" аларның рухына догалар кылды. Биредә Идел Болгары сугышчылары җирләнгән дигән риваятьләр таралган.

Чабаксардан Сембер шәһәренә илтә торган юл кырында, Чуашстанның көньяк өлешендә Яңа Торын дип аталган авыл бар. Чуашлар аны Вăрманти Тăрăн, ягъни урмандагы Торын диләр, урысчасы исә Ново Буяново. Авыл зур булмыйча, 110 йортта чуашлар яши. Бу авыл инде йөзләрчә ел буена тирә-яктагы татарлар өчен мөһим дини урын булып тора. Хикмәт шунда ки, әлеге авыл уртасында, Карлы елгасы ярында борынгы ике кабер ташы һәм тирәсе тимерчыбык белән әйләндереп алынган зират бар. Чуашлар аны мишәр мазары-каберлеге дип атый, ә татарлар исә "болгар бабаларыбыз яуда һәлак булган урын" дип йөри.

Шыгырданнан килгән Райдә апа Азатлыкка "без кечкенә вакытта, мин алтынчымы-җиденчеме сыйныфта укыганда әбиләр белән килә идек. Халык күп була иде. Әбиләр зиратның аскы ягында, Карлы елгасы ярына төшеп гыйбадәт кылалар, шунда ашый-эчәләр иде. Кайбер кешеләр кунып калалар иде. Чуашлар кайнаган су чыгара, әбиләр үзләре белән алып килгән чәйләрен пешереп, чәйләр эчәләр иде," дип сөйләде.

Йолада катнашучылар
Йолада катнашучылар

Райдә апа сүзләренә караганда, чуаш авылы уртасындагы зиратта Болгардан куылып килгән сугышчылар һәм өч изге кыз күмелгән. Моны авыл картлары да сөйләп калдырган аңа.

Җирле тарихчылар да бу җирләрдә татар-мөселман догасы өзелмәгәнлекне яза. Тарихи чыганакларда 1908 елда Г.Кокол дигән зат Яңа Торын зиратындагы кабер ташлары хакында мәгълүмат теркәп калдырган. "Шыгырданнан килгән татарлар төзләнеп гыйбадәт кылып утыралар иде. Алар монда Казан ханлыгы вакытындагы изге затлар- сугышчылар күмелгән дип әйтәләр" дип язып куйган ул.

Кайсы көнне тезелеп дога кылуларын ул чакта теркәп калдырмаганнар. Бүгенге көндә Шыгырдан татарлары һәр ел май аеның соңгы көннәрендә шушы чуаш авылына килеп, гыйбадәт уздыра. Яңгыр аз булган елларны монда килеп яңгыр намазы да укыйлар.

Быел да майның соңгы көннәрендә, Ураза башланыр алдыннан бу йола башкарылды. Шыгырдан авылыннан алтмышлап кеше изгеләр өстенә барып дога кылды. Әмма халык азлыгы күзгә ташлана. Рамазан ае керә, тиз арада гына оештырылды, күпләр белмичә калды. Өстәвенә эш көне, яшьләр дә эштә дип аңлатты моны оештыручылар.

Нурислам Көсәинов шушы зиратны багып торучы кеше. Туксанынчы елларда тирә ягына яңадан койма тоттырды, бүгенгәчә тәртибен карап тора, яз-көз зират җирен җыйдырта. Бу эштә аңа җирле чуашлар ярдәм итә.

"Моңа кадәр әтиемнең әтисе бу зиратны карап торган. Халык бик күп була иде монда, өчәр көн торалар иде. Монда сугыш вакытында һәлак булган болгар бабайлар күмелгән. Элек чуашлар бу урынга салкынрак карый иде. Хәзер мөнәсәбәт башка. Чөнки алар казалар күргәләделәр. Бер җирле яшь ир зират өстендә печән чапты, ул үлде. Аннары әнисе сукырайды. Аңа кадәр дә бу зират белән бәйле шундый вакыйгалар булган, шуңа күрә хәзер бу җирне алар да изге итеп күрә, ди Нурислам әфәнде.

Шыгырданлы Райдә апа да, бу җиргә бәйле күп вакыйгаларны искә төшерә: "Әбиләр сөйләгән иде, зиратның тирә-ягында койма тотылмаган була. Бер тракторчы бу җирне сөрергә тотына. Тимер сабаны моның чытырдап сына. Колхоз икенче сабан китерә, барыбер сөрә алмыйлар. Тракторчысы да вафат була. Шуннан соң изге урынның кадерен аңлый башлаганнар".

Быел да Шыгырданнан килгән әби-бабайлар зират эченә кереп, әрвахлар рухына дога кылды. Башта ук, имам-хатыйб Рифкат хәзрәт Крганов, бу җирдән дә, мондагы мәетләрдән дә без ярдәм сорамыйбыз, без алар рухына дога кылабыз дип белдерде. Коръән укылып дога кылынганнан соң, җыелган халык зират янәшәсендәге чирәмлектә яңгыр сорап намаз укыды.

Татар кайгыда да, шатлыкта да утырып ашарга күнеккән. Яңа Торын зиратында да, гыйбадәт өлеше тәмамлангач, чирәмлектә Корбан ашы мәҗлесе булды. Шыгырдандагы "Гөлстан" мәдрәсәсе хезмәткәрләре алдан ук ашын да пешереп, чәен дә кайнатып килгән. Башка елларны казан асып, учак ягып шушы урында ук ризык әзерләнә иде.

Чуашстан якларында татарлар багып, карап, дини мөрәсимнәр уздырып килгән тарихи урыннар тагын да бар. Ел саен аларда дини чаралар уза, халык шулай итеп үзара аралаша, тарихы белән таныша. Бу җирлектә бар тарихны болгар чорына бәйләп аңлату киң таралган. Менә август аенда Кыр Бикшиге авылындагы "Наратлар асты" дип аталган изгеләр өстендә шундый ук чара узарга тора. Анда да "болгар бабаларыбыз җирләнгән", дип аңлаталар.

Яңа Торын зиратында сакланган ике кабер ташы да галимнәр тарафыннан өйрәнелгән. Дөрес, кабер ташындагы язуларның берсен генә укып була. Анда ачык итеп, саф татар телендә "Тарих меңдә йөздә сигездә Тинчура улы Бикчура дөньядан үтте" диелгән һәм кабер ташын куйдырган Бикбулат Морзабай исеме уелган. Ул чакта һиҗри ел исәбе белән язылганны истә тотсаң, бу кабер ташлары моннан өч гасыр элек куелганын аңлап була. Әмма халык үз тарихи карашлары белән яши һәм аны мөмкин кадәр борынгырак итәргә тырыша.

XS
SM
MD
LG