Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым мәхкәмәләрендә кырымтатарларны хөкем итү ешайды


Мәхкәмә каршында иминлек көчләре машиналары
Мәхкәмә каршында иминлек көчләре машиналары

Кырым мәхкәмәләре матәм көнендә катнашканнарны хөкем итә. Кырымтатарларны социаль челтәрләрдәге эшчәнлек өчен дә хөкем итәләр.

31 май Акмәчет мәхкәмәсе Ильми Умеров эшен карый башлады. Мәхкәмә каршына өч машина ОМОН, 2 полиция машинасы, кинология хәзмәте, экстремизмга каршы үзәк вәкилләре килде дип хәбәр итте Ильми Умеровның кызы Айше.

18 майдагы матәм чараларында катнашкан тагын бер төркем кырымтатарларның эшләре 31 май Бакчасарай мәхкәмәсендә карала. Алар рөхсәтсез автойөрештә катнашуда гаепләнә.

30 май Бакчасарай мәхкәмәсе Аметхан Юсуповны матәм көнендә машинасында кырымтатар байрагы белән автойөрештә катнашуда гаепләп 10 мең сум штраф җәзасы билгеләде.

Ички (Советский) район махкәмәсе исә социаль челтәрләрдәге үз сәхифәсендә Русиядә тыелган Кырымтатар Мәҗлесен искә алган язуы өчен хөкем ителүче Рустем Меннанов эшен карауны 1 июньгә кичектерде. Меннанов Мәҗлес искә алынган бер котлауны бүлешкән булган.

Мондый очраклар ешаеп бару сәбәпле Кырым адвокатлары аннексияләнгән Кырымда яшәүче активистларны социаль челтәрләрдә сак булырга чакыра.

XS
SM
MD
LG