Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Алишер Усмановның Алексей Навальныйга карата дәгъвасын канәгатьләндерде


Алексей Навальный һәм Алишер Усмановның адвокаты Генрих Падва.
Алексей Навальный һәм Алишер Усмановның адвокаты Генрих Падва.

Мәскәүнең Люблинский районы мәхкәмәсе чәршәмбе миллиардер Алишер Усмановның оппозиция вәкиле Алексей Навальныйга карата дәгъвасын канәгатьләндерде һәм Коррупциягә каршы көрәш фонды җитәкчесенә "Он вам не Димон" фильмын интернеттан алып кую таләбе куйды.

Хөкем карары чыгарылганнан соң Навальный фильм алып куелмаячак, дип вәгъдә бирде.

Дәгъваны карау сишәмбе башланды. Хөкемдар Навальныйны яклаучыларның барлык мөрәҗәгатьләрен дә кире какты, шул исәптән шаһит буларак Дмитрий Медведевны чакыру үтенечен дә.

Коррупциягә каршы көрәш фонды юристы Иван Жданов белдерүенчә, хөкем карары шикаять ителәчәк.

Март башында Коррупциягә каршы көрәш фонды Русия премьер-министры Дмитрий Медведевның байлыгы турында тикшеренү хисабын чыгарды. Әлеге тикшеренүдә Усманов Медведев белән бәйле "Соцгоспроект" дип аталган фондка Рублевкада йорт һәм җир кишәрлеге бүләк итеп биргән диелә.

Апрель урталарында Русия миллиардеры Алишер Усманов, үзенең абруен төшерүче язмалар чыгаруда һәм яла ягуда гаепләп, оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйны һәм аның Коррупциягә каршы көрәш фондын мәхкәмәгә биргән иде.

XS
SM
MD
LG