Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мутко Бердыевның "Рубин"га кайтуын белдерде


Корбан Бердыев
Корбан Бердыев

Корбан Бердыев янәдән Казанның "Рубин" футбол клубына тренер булып кайта. Бу хатка Русия спорт федерациясе башлыгы Виталий Мутко җиткерде.

Корбан Бердыев 1 июньдә "Ростов" клубыннан китүен белдерде. Виталий Мутко "Р-Спорт" агентлыгына аның Казанга кайтачагы турында әйткән.

"Бердыевка килгәндә, ул үзенең клубына кайта. Казанда ресурслар яхшы, стадион әйбәт", дигән Мутко.

31 майда "Рубин" футбол такымының багучылар шурасы утырышында мөһим карар кабул ителде. Клуб хосусый-дәүләт финанслау моделеннән тулысынча хосусый финанслауга күчте. "Рубин" ТАИФ канаты астында уйнаячак. Дәүләт исеменнән эш йөртүче такым президенты Илсур Метшин да вазифасыннан китте. Яңа президент итеп Радик Шәймиев билгеләнде.

Бердыев килгән очракта, ул Хави Гарсианы алыштырачак. Гарсиа Казанга бер ел элек чакырылган иде. Ул килгәч, "Рубин" уңышка ирешә алмады. Узган уен сезонында Русия чемпионатында ул нибары тугызынчы урынны алды. Гарсия белән килешү дүрт елга төзелгән. Килешүне алдан өзгән очракта, испанлы тренерга компенсация түләргә туры киләчәк.

Бердыев белән бергә "Рубинга" "Ростов"ның берничә уенычысы да килергә мөмкин, диелә. Алар арасында Сердар Азмун, Дмитрий Полоз һәм Александр Ерохин исемнәре атала.

XS
SM
MD
LG