Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия ягы баш тарту сәбәпле Тифлис-Казан очышлары башланмады


"Казан" һава аланы Twitterында хәбәр ителгәнчә, 2 июньгә планлаштырылган Тифлис-Казан-Тифлис очышы булмый калган. Georgian airways мәгълүматларына караганда, рейстан Русия ягы баш тарткан.

2 июньдә Тифлистән Казанга беренче авиарейс очышы булырга тиеш иде. Ләкин билгесез сәбәпләр аркасында очкыч килмәде. "Авиаширкәтләр рейсның булмавы сәбәпләрен һава аланнарына әйтеп тормый. Шуңа күрә, аңлатмалар сорап авиаширкәт вәкилләренә мөрәҗәгать итегез", дип белдерелә "Казан" һава аланы туристик ширкәт җитәкчесе Азамат Сабиров соравына биргән җавапта.

Казан туристик агентлыклар мәгълүматларына караганда, рейска ихтыяҗ зур.

"Georgian airways мәгълүматларына караганда, Казан-Тифлис рейсы очышларын башлау Русия ягы баш тарту сәбәпле кичектерелгән. Әлегә 20 юньгә кадәр", дип ачыклый Азамат Сабиров.

Georgian Airways Казаннан Тифлискә туры очышларны 2 июньдә башларга тиеш иде. Билетлар 24 апрельдә сатыла башлады.

"Казан" халыкара һава аланы сайтындагы җәдвәлгә караганда, Тифлискә очышлар дүшәмбе һәм җомга Boeing 737−700 очкычында улачак. Әлеге тезмә 27 октябрьгә кадәр гамәлдә булачак диелгән.

XS
SM
MD
LG