Accessibility links

пәнҗешәмбе, 19 октябрь 2017, Казан вакыты 06:36

Азатлык 1917 елда нәшер ителгән татар матбугаты, анда басылган мәкаләләр белән таныштыруны дәвам итә.

"Йолдыз" газеты 1905 елда нәшер ителә башлый. Ул иң озын тарихлы татар басмасы санала. Аның мөхәррире Гафур Коләхмәтов була. 1918 елда хакимияткә большевиклар килү белән ул нәшер ителүдән туктый.

"Йолдыз" газеты, Казан
2 июнь, 1917 ел (№1800)

Караңгылык дөньясында

Иске идарәнең сынуына, бөтен хөкүмәт көченең халык кулына күчүенә ничә айлар үтеп китте инде. Ләкин бу искиткеч революция безнең караңгы авыл дөньясына кирәгенчә тәэсир итә алмыйдыр. Революция туган вакытында Русия халкы: “Зур инкыйлаб ясарга өлгермәгән революция мәйданга чыкса да, вакытлы гына булыр, аны чын нигезгә кору өчен рус халкы җитешмәгән”, диләр иде. Бу сүзләр бер яктан караганда дөрес тә төсле, чөнки Русиядә һичбер тарихта булмаган, зур көче булган революция мәйданга тотылды. Көне, сәгате белән кара көчләр, патшалар һәм аның ярлары кулга алындылар. Хөкүмәт башына халык вәкилләре менеп утырды, ләкин шул бөек инкыйлаб пайтәхетләрдә һәм шәһәрләрдә генә ныклап хис кылына. Әгәр дә бөтен рус халкында аң, белем булса, мондый нык әһәмиятле эшләр минуты белән бөтен җирләргә таралып бетер, минуты белән мәмләкәтнең бөтен халкы арасында шау киленер иде.

Бу искиткеч революция безнең караңгы авыл дөньясына кирәгенчә тәэсир итә алмыйдыр

Дөрес, аңлы халык булган җирләрдә Русия революциясе бик кызу каршы алында, ләкин безнең бик күп халык дөньясын тәшкил иткән авыл әле хаман чынлап мәсьәләне аңлый алмый. Әле һаман Русия революциясен вакытлы гына күтәрелгән күкрәү, яшен яшьнәү дип белә. Әле һаман шул күк күкрәүләрдән шифалы яңгыр урынына боз явыр дип куркына. Әлбәттә, болай курку укый-яза белгән, матбугаттан хәбәре булган караңгы авыл халкы өчен мөҗиб эш түгел.

Авылларга чыккан кешеләремез бик начар тәэсир алып кайталар. Кем генә авылга чыкмасын, ул әйтә: “Авылларда һаман искечә эшләр, бәгъзе бер җирләрдә комитетлар корылса да, алар үзләре нишләргә, гомумән, нинди киңәш сорарга белмичә, йокыдан куркып, сискәнеп уянган кеше төсле әллә нәрсә көтеп торалар. Авылларның күбесендә Николай яңадан патша булыр, иске идарә яңадан кайтыр, бу революция тик вакытлы гына булып калыр, Николай безне астырыр, кистерер, шуның өчен безгә тыныч кына торырга кирәк”, дип, әйтәләр ди. Әлбәттә, болар бик күңелез хәбәрләр.

Ялган ишаннар, ялган сихерчеләр, карта салучылар, өшкерүче, төкерүчеләр, төш юраучылар – һәммәсе дә авылларда азык, ярдәм таба

Болар шәһәрләрдә булмаса да, авылларга таралып китә алалар. Шәһәрләрдә аңлы эшче халкы арасында мәсьәлә бик тиз аңлашылды. Хәзерге революциянең нәрсә икәне, көчнең кем кулында икәне мәгълүм булды, хыял могҗизалары белән яши торган авыл халкы әллә нәрсә көтә әле. Шәһәрдәге миллионнарча аңлы кешеләр, миллионнарча эшчеләр, солдатлар аңлап, белеп эшне йөреткәнгә, авыл халкына да зур гыйбрәт, үрнәк алырлыктыр. Ялган ишаннар, ялган сихерчеләр, карта салучылар, өшкерүче, төкерүчеләр, төш юраучылар – һәммәсе дә авылларда азык, ярдәм таба. Хәзерге көндә аңлы шәһәр халкы, эшчеләре, солдатлар арасында өшкерә алмаган иске хөкүмәт җасуслары (шымчы, шпион), миссионерлары, сатлыклары авыллар арасына таралып, халыкның каралыгыннан файдаланып, төрле ялганнар таратып йөриләр.

һәр авылга таралган өчәр-дүртәр мулла, мөәззиннәремез, мөгәллимнәремез ни өчен үзенең минбарларыннан торып чын хөкүмәтне аңлатырга тырышмыйлар?

Мәсьәләне үлчәргә үз башы, үз гакылы җитмәгән авыл халкы кемне тыңларга, ни кылырга да белми каладыр. Шәһәрләрдә фабрика, заводларда бер кеше чыгып: “Иске патша Николай яңадан кайта, революциягә кушылган кешеләргә җәзалары бирелер”, дип әйтсә, ул кеше хаин (сатлык) санала, сәгате белән кулга алына, зинданга ябыладыр. Гаҗәп, һәр авылга таралган өчәр-дүртәр мулла, мөәззиннәремез, мөгәллимнәремез ни өчен үзенең минбарларыннан торып чын хөкүмәтне аңлатырга тырышмыйлар? Без инде революция башлаганда, шул руханиларымыз шул вазифаларын үтәр дип, тын калган идек. Әллә руханиларымыз мәсьәләгә чынлап төшенә алмадылар, әллә үзләрен иң гакыллы, иң шәп кешеләр итеп санаган авыл агайлары аларга эшләргә ирек бирмәделәрме? Бер Ходай үзе белә. Моңа кадәр ни булса, булган, инде моннан соң андый ялган уйларны баштан чыгарырга кирәк, халык арасында яңа тормышка, революциягә каршы, яисә иске хөкүмәтне яклап сөйләүчеләр булса, авыл волость комиссарлары ягъни башлыклары җитди чаралар кылырга тиеш. Шундый ялган фикер таратып йөрүчеләрне сәгате белән тиешле кулга алып, тиешле урынына озату – халык тарафыннан сайлап куелган башлыкларның вазифаларыдыр.

Сүзнең ахыры итеп шунысы әйтелә, кояш бөтенләй тискәре яктан чыкканда да, иске патшаның, иске идарәнең кайту ихтималы һич тә юк. Башында аңы булган бер кеше дә ул хакта уйламый. Моннан соң патшалык идарә халыкның үзендә булачак. Төтен, томан, сөрем эчендә яткан авыл халкы шул идарәне сайлауда берничә роль уйнаячак. Әгәр авыл халкы бөтен матбугат, бөтен аңлы кешеләрнең тавышын ишетмичә җасус миссионерларның сүзенә колак салса, яңа тормышка яңа нигез салуда шактый зарар итәр һәм революциянең үсүенә, киңәюенә дә аяк чалган булыр. Шуның өчен дә һәрбер Русия баласына иске тормышның кайтуы хакында баш ватмыйча, тик яңасын ничек итеп төзү хакында гына уйларга, сөйләргә, язарга кирәк.

Гарәп имласыннан кирил имласына Эльза Нәбиуллина күчерде

XS
SM
MD
LG