Accessibility links

Кайнар хәбәр

Июнь аенда кинода нәрсә карарга?


Азатлыкның Киноханә шәлкеме яңа айның иң кызыклы премьераларын тәкъдим итә. Июньдә төрле жанр фильмнары мул чыгачак. Аларга күзәтү тәкъдим итәбез.

Ай башында ук кинотеатрларда игътибарга лаеклы "Сәләтле" фильмы күрсәтелә башлады. Сәләтле балалар, аларның җәмгыятьтә һәм аеруча гаиләдәге урыны, аларның үсеш юлы һәм "гади" булырга хаклары турында фәлсәфи драма бу.

Фрэнк Адлер Флоридада яши һәм үзе генә математика фәненнән шактый сәләтле Мэрины тәрбияли (Мэри - аның апасының кызы). Ләкин кызның искиткеч сәләте турында әнисе Эвелин белгәч, аларның тыныч тормышлары туктый. Мэри әбисендә кызның киләчәге турында үз күзаллавы бар һәм аның өчен ул Фрэнк белән Мэрины аерырга да әзер.

Кемгә карарга: тормышчан драма жанрын яратучыларга. Гаиләле кешеләргә һәм тәрбия белән шөгыльләнүчеләргә дә кызыклы булыр.

МАШИНАЛАР 3

PIXAR студиясенең мультфильмнары елына бер яки ике тапкыр гына чыга, шуңа алар бик зарыгып көтелгәннәр булып тора. Узган ел җәендә дөнья күргән "Дорины эзләү" мультфильмыннан соң бу студия җанатарлары ел дәвамында яңа проектны көткәннәр. Һәм бу вакыт та җитте - июнь уртасында экраннарда легендар Машиналар мультфильмының өченче өлешен күрсәтә башлыйлар.

Мультфильм төп каһарман "Яшен" кушаматлы Маккуинның казага эләгүен күрсәтә. Һәм аның тормышны инде узышларда беренче булып килгән йолдыз буларак түгел, ә ярышлар киңәшчесе буларак дәвам итәргә мәҗбүр булуы күрсәтелә.

PIXAR-ның барлык әсәрләрендә кебек үк, мультфильм олылар аудиториясенә юнәлгән. Балалар өчен кызыклы узыш хикәясе булып күренгән фильм чынбарлыкта шәхес, аның тормыш авырлыклары белән көрәшүе һәм бернәрсәгә дә карамастан, алга атлауны дәвам итүе хакында.

Кемгә карарга: беренче чиратта, гаилә белән барырлык фильм. Балалар үзләре өчен матур һәм ачык төсле, сыйфатлы юморлы мультфильм карасалар, олылар мәгънәле фильм караячаклар.

ТУГЫЗЫНЧЫ ОРБИТА

Һәр ил үзенең фильм төшерү сәнгатен югары күтәрергә тели. Һәм фәнни фантастика кебек катлаулы һәм кыйбат жанрны Һоливуд гына түгел, төрле илләр төшерә алганын дәлиллисе килә. Испаниянең яңа "Тугызынчы орбита" фильмы бу яктан күп өметләр тудыра. Фильмга бүленеп бирелгән 4 миллион евро - кино төшерү өчен шактый зур бюджет, шуңа фильмны сыйфатлы итеп күрү теләге дә зур.

Еленага 20 яшь һәм ул үз тормышын тулысы белән диярлек "Тугызынчы орбита" галәм станциясендә ялгыз үткәрә. Ул тормыш бер зур максатка багышланган дип ышана, ләкин үзенең фәнни эксперимент өлеше икәнен белми. Бер көнне Орбитада Алекс исемле егет барлыкка килә. Ул ремонт башкаручы астронавт ролен уйнарга тиеш булса да, кызның газаплавына карап чыдый алмыйча, аңа барысын да сөйләп бирә. Алекс белән Елена көчле корпорация белән көрәш башлый.

Кемгә карарга: Интерстеллар, "Ай 2112", "Обливион" кебек фильмнарны яратасыз икән, испан киносы да бу исемлекне тулыландырыр. Фәнни фантастика, галәм белән кызыксынучыларга туры килер.

МУМИЯ

Том Круз, Рассел Кроу кебек исемнәрне ишетүгә үк фильмның кызыклы булуын әйтеп була. Һәрхәлдә, Алекс Куртцманның "Мумия" исемле яңа фильмы зур кызыксыну уята, һәм беренче чиратта монда телгә алынган актерлар уены зур роль уйный. Фэнтези һәм куркыныч фильм жанрлары элементы белән фильм 8 июнь экраннарга чыга.

Индиана Джонс тибындагы маҗаралар фильмнары инде күптән күренмәгән. Брендан Фрейзер катнашындагы классик "Мумия" трилогиясе инде күптән онытылган. Шуңа бу фильм күпмедер күләмдә көтелгән булып тора. Тик шуны искәртергә кирәк: бу классик маҗаралы фильмнан бигрәк заманча мистик фильмга охшаган. Шул ягы белән продюсерлар зуррак аудитория җәлеп итмәкчеләр, күрәсең.

Комлы чүл үзәгендә, мәһабәтле саркофагта Мисыр фиргавене кызы күмелгән. Хәрбиләр һәм тикшеренүләр үткәргән галимнәр каргышлы саркофагны ачып, аны бу дөньяга кайтаралар. Шулай итеп, аның меңнәрчә ел тупланган ачуны китерәләр.

Кемгә карарга: фэнтези һәм куркыныч фильм жанрларын яратучыларга. Шулай ук заманча дөньяда маҗаралар, сәяхәтләр яратучыларга да туры килер.

БОРЫН-БОРЫН ЗАМАНДА ВЕНЕЦИЯДӘ

Күзәтүебезне комедия жанры белән тәмамлыйбыз. Дөресрәге бу - классик комедия элементлары белән триллер жанры.

Брюс Уиллис башкаруында төп герой тормышы аның эте урланганнан соң кинәт үзгәрә. Яраткан хайванын кайтару өчен, детектив җинаятьчеләр биремнәрен үтәргә ризалаша. Дүртаяклы дустын кайтару белән мәшгуль булганда, аны үзен дә эзлиләр, тик яхшы нияттән түгел.

Кемгә карарга: атышлар, җинаятьчеләр белән проблем чишүләр турында фильм яратучыларга. Әхлагый яктан фильмның кыйммәте шикле, тик бу фильм андый аудиториягә юнәлмәгән дә.

XS
SM
MD
LG