Русияләрнең 50 проценты Украинаны дошман ил дип саный. Бу хакта "Левада үзәге" мәгълүматларына таянып Русия медиасы яза.
Исемлекнең лидеры - АКШ. Русияләрнең 70 проценты Американы дошман дип саный. Соңгы елларда бу иң азы.
Германия, Латвия һшм Ливтаны дошман дип санаучылар 24 процент тәшкил итә. Руисяләрнең яртысы ил халыкара изоляциядә яши дип саный.
2016 елда дошманнар исемлегендә өченче урында торган Төркия 11нче урынга төшкән.
Русиянең иң төп дуслары итеп респондентлар Беларус, Кытай, Казакъстан, Сүрия һәм Һиндстанны атаган.