Башкортстанның берничә районында өермәләр булды
Башкортстанда моңарчы булмаган табигать күренеше, өермә инде берничә районда күзәтелде. Миякә районында өермә нәтиҗәсендә тулы бер авыл зур зыян күрде. Көчле җил өй түбәләрен алып атты, агачларны аударды. Уфада да көчле җилдән зыян күрүчеләр бар, агачлар ауды, урамнардан су елга булып акты. Синоптиклар Башкортстанда мондый һаваның июнь уртасына кадәр дәвам итәчәген әйтә. Күптән түгел Белорет, Бөрҗән районнарында һәм Бәләбәй шәһәрендә кар яуган иде.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?