Accessibility links

Кайнар хәбәр

Васильева кирил әлифбасын БДБ җирлегенә кайтарырга тели


Ольга Васильева
Ольга Васильева

Русия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева кирил әлифбасын элекке Советлар берлеге республикалары җирлегенә кире кайтарырга тәкъдим итте, дип хәбәр итә РИА-Новости.

"Соңгы ун елда бик зур тема булды: шрифтларны латин һәм гарәп графикасына күчерү. Менә хәзер без бөтен БДБ киңлегендә уртак шрифтка кайтырга тиеш – бу кирил язуы. Чөнки, сораштырулар күрсәткәнчә, безнең якын чит илләрдәге халкыбыз барыбер кирил шрифтына бәйле булуларын һәм аны кайтару зарур икәнлеген әйтә", дигән министр өченче Ливадия форумында. Бу җыен "Урыс дөньясы һәм урыс теле: тарихи тамырлар һәм үсеш юнәлеше" дип аталды.

Васильева кирил әлифбасын таратуда Русиянең үз урынында нык торырга тиешлеген ассызыклап, "соңгы ун елда бу позиция бераз зәгыйфьләнде", дип өстәгән.

Советлар берлеге таркалганнан соң Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Азәрбайҗанда кириллицадан латин графикасына күчү бара.

Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев да хөкүмәткә казакъ әлифбасын латин имласына күчү графигын төзергә кушты. Казакъстан президенты сүзләренчә, Казакъстан 2025 елга латин әлифбасына тулысынча күчеп бетәргә тиеш.

Узган гасыр ахырында татар телен дә латин имласына күчерү омтылышы булды. 1999 елда татар телен латин имласына күчерү карары һәм яңа әлифба кабул ителде. 2001нең 1 сентябрендә карар инде өлешләп үтәлә дә башлады.

Ләкин әлеге эшкә Мәскәү каршы төште. 2002 елның гыйнварында Дума Русиядәге милли азчылыкларның телләре рәсми статуска ия икән, фәкать урыс имласында гына була ала дигән канун кабул итте. 2004 елда моны Русиянең Конституция мәхкәмәсе раслады. Шулай итеп Татарстанның татар телен латин графикасына кайтару нияте кире кагылды. Рәсми Казан халыкара мәхкәмәгә бирү мөмкинлегенә ишарә ясаса да, моңа җөрьәт итмәде. Нәтиҗәдә татар теле кирил хәрефләрендә калды.

2012 ел азагында Татарстанда татар әлифбасын латин имласы нигезендә торгызу турындагы канунны гамәлдән чыгаручы канун кабул ителде.

Русия кануны нигезендә илдәге барлык әлифбалар да кирил язуы нигезендә булырга тиеш. Шул сәбәпле кырымтатар теленең кирилдан латин әлифбасына күчүенә дә нокта куелды.

2010 елда елда Кырым инженер-педагогика университетында эшче төркем кырымтатар әлифбасы язылышыны кагыйдәләрен булдырган. 20 елдан артык кырымтатар теле кирилдан латинга күчү реформасын кичерә. 1992 елда кырымтатар җәмәгатьчелегендә латин әлифбасы кабул ителә, ә 1997 елда аны Кырым югары шурасы ратификацияли. Шуннан бирле яңа әлифбага күчүдә тулы күләмдә эш алып барылмый, ә хәзер инде Татарстандагы кебек тыелачак.

XS
SM
MD
LG