Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иске татар бистәсенең бренды түбәтәйле чыпчык булырга мөмкин


Иске татар бистәсендәге Мәрҗани мәчете
Иске татар бистәсендәге Мәрҗани мәчете

Иске татар бистәсенең яңа бренд өлгеләре күпләрне гаҗәпләндерде. Дизайнерлар аларны зәвыксыз дип бәяли. Берсе хәтта Твиттер логотибына охшаган.

Казанның тарихи бистәсенә яңа бренд ясауны максат итеп куйган ачык бәйге 5 апрельдә башланган иде. Оештыручы – Казан башкарма комитетының "Иске шәһәр" префектурасы 8 майга кадәр бәйгедә катнашучы логотипларны кабул итте.

Җиңүчегә бүләккә илле мең сум акча вәгъдә ителгән иде. Бәйге турында мәгълүмат бик киң таратылмаганга күрәме, яисә бүләк күләме зур булмагангамы – комиссиягә беренче этапта бары тик егерме биш эш килгән.

Алар арасыннан жюри тугыз рәсемне икенче этапка керткән. Жюрига президент ярдәмчесе Олеся Балтусова, Русия дизайнерлар берлеге вице-президенты Сергей Михайлов, Татарстан дизайнерлар берлеге башлыгы Дмитрий Кошкин һәм башкалар кергән. Икенче этап онлайн-тавыш бирү рәвешендә 16 июньгә кадәр дәвам итә.

Тавышка тәкъдим ителгән рәсемнәр интернетта чыккач җәмәгатьчелек һәм дизайнерлар аларның темага туры килмәвен, зәвыксыз булуын белдерде. Шулай ук бер рәсемдә дә бистә исеменең татар телендә язылмавы күзгә ташлана.

"Логоны контекстсыз сайлау дөрес түгел, әлбәттә. Ягъни, берәр төрле тормышчан визуализация кирәк: ул кайда кулланылачак, кайсы урыннарда күренәчәк", ди "Әлбәттә" проекты җитәкчесе, дизайнер Илдар Әюпов.

"Жюрида булсам, күрсәтелгән вариантлардан берсен дә алмаска киңәш итәр идем. Әгәр шулардан гына сайларга туры килсә, сигезенче вариантның рәсемен үзен генә алыр идем", диде ул Азатлыкка.

Мардизайн студиясе дизайнеры Айдар Мәрдәншин брендны ясау процессының гомумән дөрес булмавын ассызыклый.

"Барлык рәсемнәр дә якынча бертөрле, аерым үзенчәлекләр белән аерылмый. Бистәнең билгесе бары тик архитектура элементы яки бизәк кенә булырга тиеш түгел. Бу эш заказ бирүче белән кимендә 2-3 очрашу таләп итә. Шулай ук логотип бистә үсешенең контексты – тышкы реклама, навигация, гомуми стиль белән килештерелергә тиеш", ди ул.

"Бу гадәти нәтиҗә инде. Логотипны аерым башкаручы түгел, ә бәйгедә катнашучылар ясаганда шулай була. Рәсемне сайлагач, тагын уйларлар һәм кирәгенчә үзгәртерләр дип өметләнәм", ди дизайнер.

Оештыручылар әлеге тугыз эшнең ахыргы нәтиҗә булуын, башка вариантлар кабул ителмәячәген дә белдерә. Хәзерге вакытта тугыз рәсемнән икесе алда бара: шуларның берсе Твиттер логотибына охшаган, түбәтәй кигән чыпчык; икенчесе татар орнаментын хәтерләтә. Алар хәзергә дүрт йөздән артык тавыш җыйган. Җиңүче 22 июньдә билгеле булачак.

Префектура вәкиле Александр Кордончик сүзләренчә, онлайн тавыш бирүдә алга чыккан вариантларны комиссия тагын бер тапкыр карап чыгачак. Шулай ук күп тавыш җыймаган рәсемнәрне тагын бер мәртәбә игътибарга алачаклар. "Икенче этап, ягъни онлайн тавыш бирү җиңүче логотипны сайлар өчен түгел, ә халык фикеренә колак салу өчен уздырала", диде ул Азатлыкка.

Префектура вәкиле шулай ук сайтта брендларның татар вариантлары ни өчен булмавын да аңлатты. Аның сүзләренчә, бөтен катнашучыларга эшләрне өч телдә җибәрү мәҗбүри булган, ләкин сайтны күбрәк рус телле кулланучылар укыганга күрә, сәхифәгә бары тик рус вариантларын куйганнар. Ул шулай ук кош тасвирланган вариантның чыпчык түгел, ә сандугач булуын да аңлатты.

XS
SM
MD
LG