Accessibility links

Беренчел мәгълүматларга караганда, Британиянең хакимияттәге консерватив фиркасе вакытыннан алда уздырылган парламент сайлавында күпчелекне югалта.

650 сайлау бүлгеләренең 633ендә тавыш бирү нәтиҗәләре билгеле. Премьер-министр Тереза Мэй фиркасе 308 депутат мандаты ала. Калган сайлау бүлгеләрендә җиңгән очракта да, консерваторлар күпчелек хөкүмәте төзер өчен кирәкле 326 урын җыя алмаячаклар.

Әлеге хәл "эленеп калган парламент" ( hung parliament) дип атала. Фиркаләр коалиция төзи алачак. Аналитиклар фикеренчә, мондый нәтиҗә Тереза Мэй өчен зур фаҗига булачак.

Беренче нәтиҗәләр билгеле булганнан соң фунт стерлинг курсы 1,5-2 процентка төште. Шул ук вакытта моны Brexit турындагы референдумнан соңгы вакгыйлар белән чагышытырып булмый. Ул вакытта британ валютасы АКШ долларына карата 11 процентка төшкән иде.

Ахыргы нәтиҗәләр билгеле булгач, Мэй мөрәҗәгать белән чыгыш ясарга һәм үзенең сәясәттәге урыны турында белдерергә тиеш.

BBC язуынча, Тереза Мэй вазифасыннан китәргә җыенмый.

Мэй вакытыннан алда сайлау уздыру турында 18 апрельдә белдергән иде. Ул моны Brexit вакытында үзенә көчлерәк мандат кирәклеге белән аңлатты.

XS
SM
MD
LG