Accessibility links

якшәмбе, 25 июнь 2017, Казан вакыты 17:06

Суверен Татарстан Конституциясе декларация һәм референдум нәтиҗәләренә таянып эшләнелде, аңарга халыкара хокукый оешмаларда экспертиза үткәрелде. Шулай булгач, Русия прокуратурасы басымы астында кертелгән “үзгәртүләр” халыкара хокук нормаларына каршы килә. Татарстан Конституциясенең беренчел кабул ителгән редакциясен киредән гамәлгә кайтару республика җитәкчелегенең төп гамәле булырга тиеш. Шуннан “Без булдырабыз!” гыйбарәсенең дә мәгънәсе ачылыр дип уйлыйм.

Туксанынчы еллар башында милли оешмалар һәм Татарстан Югары шурасы депутатлары эшчәнлеге нәтиҗәсендә 1990 елның 30 августында без суверенлык турында декларация кабул итүгә ирештек. 1992 елның 21 мартында уңай нәтиҗә белән суверенлык турында референдум үткәрдек, шул ук елның 6 ноябрендә мөстәкыйль Татарстан Конституциясен кабул иттек. Шуларга нигезләнеп Дәүләт телләре турында канун кабул ителде, ул канунны тормышка ашыру програмы төзелде, шактый гына санда татар мәктәпләре эшләп китте. Татарча өлгеләр, юл, елга, авыл һәм шәһәр күрсәткечләре күренә башлаган иде. Татарча матбугат та ишәйгәндәй тоелды.

Әмма болар барысы да Русия хакимияте белән "вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамә" астында калып акрынлап юкка чыга башлады. Кызганычка каршы, Татарстан җитәкчелеге эш күрсәткән булып кыланса да чынбарлыкта Югары шура кабул иткән телләр турында канунны тормышка ашыру өстендә эшләмәде. Татарстан Фәннәр академиясе әлеге канунны тормышка ашыру турында нигезләмәләрнең төрле вариантларын кире кайтарган саен үзгәртеп өч мәртәбә Татарстанның министрлар кабинетына җибәргән булып чыкты. Бу документның соңгы редакциясе 2016 елдан бирле министрлар кабинетында ята. Шуны да вакытында эшли алмаган җитәкчелекне ничек "үзебезнеке" дисең инде. Имеш, "без булдырабыз!"

Элитаның күпчелеге суверенлык төшенчәсен шәхси байлык, мал туплауга кайтарып калдырды

Татарстан Югары шурасының 12нче чакырылышы эшләгәндә без республиканың рәсми җитәкчелегендә милләт һәм дәүләт дәрәҗәсендә фикер йөртерләр дип уйлаган идек. Әмма бу алай булып чыкмады. Җитәкчелек чынбарлыкта суверенлыкның асылын яклауга һәм саклауга әзер түгел иде, асылы белән номенклатурача фикер йөртүдән уза алмады. Элитаның күпчелеге суверенлык төшенчәсен шәхси байлык, мал туплауга кайтарып калдырды. Мөстәкыйльлек статусыннан кирегә тәгәрү белән бергә татар милли хәрәкәтен төрлечә чикләүләр, милли активны кимсетү, хәтта эзәрлекләү башланды. Инде киләсе чакырылыштан башлап депутатлыкка намзәтләр исемлеге дә Русиядә тамыр җәйгән традиция буенча җитәкчелек карашына туры китереп төзелә һәм сайлатыла башлады.

Фаик Таҗиев
Фаик Таҗиев

Безгә, беренче чиратта, үзебезнең бөтен дөнья кешелек җәмгыятендә тоткан урыныбызны һәм халәтебезне тәгаенләргә кирәк. Дөньяда татарлар барлыгын һәм аларның бүген нинди хәлдә булуын кем белә һәм, гомумән, бүтән илләрдә безнең белән кызыксынучы бармы? Әлбәттә, Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Европа вәкилләре белән очрашкан саен татар милләте проблемының Русия кысаларында ничек итеп җайлы хәл ителүен әледән-әле искәртеп тора. Ләкин бу мәгълүматның ялган икәнен без генә беләбез. Үз вакытында Миңтимер Шәймиев "Татарстан моделен" чечен президенты Аслан Масхадовка да тәкъдим итеп караган дип яздылар. Ләкин ул безнең җитәкчелекнең нинди мескен хәлдә калуын аңлап булса кирәк, сүзсез генә иленә кайтып киткән иде.

Русиядә хакимияттә генә түгел, аның интеллигенциясендә дә, буйсындырылган халыкларның милли үзенчәлекләренә хөрмәт белән карау беркайчан да булмаган һәм булмас та шикелле

Татар милли хәрәкәтен Шотландия халкының яисә Испания каталоннарының бәйсезлек өчен көрәше белән тиңләп булмый. Аларда бәйсезлек өчен көрәш башында рәсми җитәкчеләре, парламентлары тора. Минем фикеремчә, республикабызның мөстәкыйльлеге өчен көрәшчеләргә каршы Русия хакимияте һәм аңарга хезмәт итүче, үзләрен республика җитәкчеләре дип санаучы Татарстан номенклатурасы тора. Әлбәттә инде Британия һәм Испания хакимнәре, парламентлары үзләренең мөстәкыйльлеккә омтылучы субъектларына Русиядәге сәяси истеблишмент кебек явызларча мөнәсәбәттә тормыйлар. Күрәсең, озак еллар дәвамында дөньяга заманча карарга тырышулары аларга күркәм сыйфатлар иңдерә алган. Әмма Русиядә хакимияттә генә түгел, аның интеллигенциясендә дә, буйсындырылган халыкларның милли үзенчәлекләренә хөрмәт белән карау беркайчан да булмаган һәм булмас та шикелле.

Татарстан җитәкчелеге, рәсми номенклатура, гомумән "бюджетниклар"ның күпчелеге, суверенлыкның хакыйкый асылын аңламады

Югарыда әйтелгәнчә, Татарстан җитәкчелеге, рәсми номенклатура, гомумән "бюджетниклар"ның күпчелеге, суверенлыкның хакыйкый асылын аңламады. Алар Аллаһ ризалыгы өчен җәмгыять файдасына эшләүне үз мәнфәгатьләреннән өстенрәк булганда гына мөстәкыйльлеккә ирешеп булуын күз алларына да китермиләр. Югыйсә татар укытучылары белән шыгрым тулган татар мәктәпләре киредән урыслашмас иде. Шул ук вакытта номенклатура, укытучы һәм тәрбияче Татарстан җитәкчелегенең татар телен саклауга юнәлтелгән кайгырту сүзләрендә ихласлык юклыгын да тоемлый әлбәттә.

Русия хакимияте, аның эчке сәясәте, милләтләр мәгарифе һәм мәдәнияте мәсәләләрендә халыкара хокукый документларны санга сукмый гына түгел, ә Русия Конституциясен дә үтәми. Европа хартиясен ратификацияләмәде, янәсе Русиядә буйсындырылган халыкларның, шул исәптән аз санлы халыкарның телләренә кагылышлы милли проблемалар юк. Бу империядә асаба халыкларның хокуклары декларациясен дә танымыйлар. Шул ук вакытта алардан толерантлык һәм бу империягә лояльлекне таләп итү әледән-әле көчәя бара.

Русия хакимияте милләтләр мәгарифе һәм мәдәнияте мәсәләләрендә халыкара хокукый документларны санга сукмый гына түгел, ә Русия Конституциясен дә үтәми

Абхазия белән Көньяк Осетия һәм дә аннексияләнгән Кырымның суверенлыгын Русия хакимияте БМОның 1966 елгы Гражданлык һәм сәяси хокуклар турындагы пактына нигезләнеп тануын белдерде. Әмма Татарстан суверенлыгын, референдум нәтиҗәләрен ул танымады. Бу Русиянең Көнбатыш илләренә карата еш куллана торган икейөзлелеге түгелме?

Шулай итеп, милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы иң югары дәрәҗәдәге халыкара оешма пакты белән 50 ел элек бөркетеп куелган булган. Хәер, халыкларның үзбилгеләнү хокукы 1903 елда ук РСДРП(б) съездында большевикларның эш програмына да кертелгән булган.

Бүгенге Русия үзен Совет берлегенең хокукый варисы дип игълан иткәнгә империянең территориаль бүленеше дә аннан калган мирас кебек булырга тиеш дип саныйм. Шул ук вакытта Русия думасында субъектлар санын киметү дигән булып милли республикаларны бетерү планлаштырыла диләр.

Русия думасында буйсындырылган милләтләрнең милли хокукларын яклаучы бер генә фракция дә, бер генә партия дә юк

Бүген Русия думасында буйсындырылган милләтләрнең милли хокукларын яклаучы бер генә фракция дә, бер генә партия дә юк. КПРФ, минем аңлавымча, шәхсиләштерелгән капитализм урынына дәүләт капитализмы ясауны хуплый. Аларының аермасы милли хәрәкәт өчен бик мөһим дә түгелдер. Ә менә бүген үзләрен коммунистлар дип санаган депуталарның чынбарлыкта Думадагы бүтән парламент фиркаләре кебек үк карагруһчылык позициясендә торуы кызганыч, ягъни Ленинча түгел.

Тыныч юл белән суверенлыкка ирешү өчен лидерлар булуы кирәк. Мәсәлән, 1989–1992 елларда Чехословакия президенты, 1993–2003 елларда Чехия президенты булган Вацлав Һавел кебек. Әмма татарларның бик күп гаярь егетләре, зыялылары азатлык өчен озакка сузылган көрәшләрдә башларын салган. Исән калучылардан Русия хакимияте селекциясе нәтиҗәсендә бүгенге номенклатура, түрәләр формалашкан. Шуңа өстәп, озак еллар буена хакимият кылган явызлыклар милләттәшләребезнең холкына тискәре йогынты ясаган булса кирәк.

Чын лидерларны танып белү сәләтен милләттәшләребезгә кайтару өчен үткәндәгеләрен барларга, аларны тиешенчә зурларга һәм даими искә алырга кирәк дип уйлыйм. Мәсәлән, безнең 1921-1923 елларда Татарстан автономияле совет социалистик республикасының рәисе Кашшаф Мохтаров (1896-1937) дигән кешене күпләребез белмидер дә әле. Ул татар теленең дәүләт теле статусын гамәлгә кую чараларына җитди әһәмият биргән. Сулы-урманлы җирләрдән сөрелгән татарларны үз җирләренә кире кайтару гамәлләрен оештырган, ягъни республикада гаделлек урнаштырырга тырышкан.

Әмма аның өстеннән дә Сталинга эләкләүчеләр табылган. Яла ягучыларның берсе Совет Татарстаны совнаркомының беренче рәисе Сәхибгәрәй Сәетгалиев (1894-1938) булган. Янәсе, Мохтаров милләтче, партиядә “уңчылар” позициясендә тора. Әмма ул соңрак Сталин репрессиясе тегермәненә үзе дә эләккән. Кызганычка каршы, әле бүген дә Казан шәһәренең зур бер урамы шушы Сәетгалиев исемен йөртә.

Гаделлек өчен булса да 120 еллык юбилее уңаеннан бу урамны Кашшаф Мохтаров урамы дип үзгәртүләрен, һичъюгы яңа бер урамга аның исемен бирүне сорап былтыр Казан мэриясенә мөрәҗәгать иткән идек. Урам исемен алыштыру чыгымнар сорый, "берәр яңа урамны аның исеме белән атау мәсьәлсен киләчәктә топонимия комиссиясе утырышында карарбыз" дигән җавап алдык. Сәетгалиевның Татарстан республикасын булдыруга юнәлтелгән эшчәнлеге яисә татар телен дәүләт теле итү өчен тырышлыгы турында мәгълүматлар юк. Ә менә ТАССРны гамәлдән чыгару максаты белән булса кирәк, аның Ленинга хат белән мөрәҗагать иткәне билгеле (20 июль 1921 ел):

"Необходимо ли существование мелких автономных республик Россий Советской Федерации вообще и, в частности, существование Татарии?"- дип сораган ул. Ленин аның хаты өстенә үк “ДА!” дип язып куйган.

"Если “да”, то на сколько времени, или, иначе говоря, до выполнения каких задач и и достижения каких целей?" - дип сорый Сәетгалиев. Ленин шунда ук: ”Ещё на долго.» дигән җавап язып куйган.

Милли каһарманнарыбыз кадерен белмәүнең тагын бер үрнәге итеп Һади Атласи эшчәнлегенә, хәтеренә бүгенге чиновникларның, татар җәмәгатьчелегенең мөнәсәбәтен китерер идем. Үткән ел аның тууына 140 ел тулу уңаеннан "истәлеген мәңгеләштерү максаты белән, шәһәрнең зуррак бер урамына аның исемен бирсәгез иде" дип Чаллы хакимиятенә мөрәҗәгать иттек. Бу очракта да киләчәктә төзеләсе урамга кушарбыз дигән җавап алдык. Югыйсә, Чаллыда Солнечная, Машиностроительная, Поперечная кебек урамнар да бар бит. Шудыйларның берсенә Атласи исемен кушу урынлы буладыр иде, чөнки "ул мөселман булган хәлдә, милләтебезнең бәйсезлеге, азатлыгы өчен шәһит киткән кеше, милли каһарман." (Фәүзия Бәйрамованың "Соңгы Туранчы" китабыннан – ред.).

Чаллыдагы бердәнбер татар китапханәсенә Галимҗан Баруди исемен бирүне сорап хакимияткә мөрәҗәгать белән чыккан идек. Башлап кем каршы төште дисезме? Шул системада эшләүче җитәкчеләрнең берсе – урыслашкан татар марҗасы каршы булды.

Бүгенге түрәләр тарихи шәхесләрне үз-үзләрен мактап һәм мактатып йөргән уртакул әдәбият әһелләреннән аера белми

Кызганычка каршы, бүген хакимият структураларында эшләүчеләрнең күпчелеге татар тарихы белән дә, әдәбияты беләндә кызыксынмыйлар. Шуңа күрә тарихи шәхесләрнең кешелек җәмгыятенә уңай тәэсир ясаганнарын, ягъни бөек кешеләрне, үз-үзләрен мактап һәм мактатып йөргән уртакул әдәбият әһелләреннән аера белмиләр. Тулаем Русия дәүләтендә генә түгел, ә безнең республика кысаларында да ялган кыйммәтләргә табыну бара. Төп егәрлекне милләтнең хөрлеген, мөстәкыйльлеген һәм үз-үзе булып калуын тәэмин итүче идеяне ныгытуга юнәлтү кирәк чакта "вакыт үтерү" җанрындагы китапларын бастырып тараталар. Янәсе, күрегез, минем китапны ничек яратып укыйлар.

2016 елда Татарстан номенклатурасы күңеленә хуш килгән "Зөләйха күзен ача" исемле китап Русиянең православ чиркәве һәм бүтән оешмалар гамәлгә куйган премиягә лаек булган иде. Шушы, татар тормышын, иҗтимагый-сәяси чынбарлыкны белер-белмәс тасфирлаган, уртакуллыкка җитешмәгән романны тиз арада республика акчасына тәрҗемә кылып татар телендә дә бастырып чыгардылар. Беренчедән, Татарстанда урысча китап укый белмәгән кеше калмагандыр. Икенчедән, чынбарлыкта татар тормышын, тарихын, кешеләрен, аларның гадәтләрен мыскыл итеп язган китабы өчен Мәскәүдә яшәүче Гүзәл Яхина тиз арада Татарстан язучылары берлегенә кабул ителде. Бу вакыйга, кечкенә булып күренсә дә, республика номенклатурасының надан гына түгел, ә үзләре дә шул марҗа килененнән ерак тормаганын күрсәтә түгелме?

Телне саклау өчен көрәш инкыйразның соңгы стадиясенә хас диләр

Телне саклау өчен көрәш инкыйразның соңгы стадиясенә хас диләр. Татар теле республикада һәм татарлар тупланып яшгән төбәкләрдә фән, сәнәгать һәм әдәбият теле булып ныгырга тиеш. Моны тормышка ашру өчен республика хакимияте Русия Конституциясенең 68нче маддәсенә таянырга тиеш. Әмма Татарстаннан сайланган Русия думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов тәкъдим иткәнчә, татар химаячеләре хисабына түгел, ә дәүләт хисабына, ягъни нәкъ урыс мәктәпләре кебек финансланырга тиеш, чөнки салымнарны без урыстан ким түләмибез. Шуның өстенә барлык дотацион субъектлар Татарстаннан Русиягә киткән салым акчалары хисабына көн күрә. Татарстан хакимияте Русия субъектларыннан һәм Русиянең мәгариф министрлыгыннан татар балаларын татарча укытуны таләп итәргә хаклы.

Телне гаиләдә сакларга кирәк диәгән ялган гыйбәрә – ул Татарстан җитәкчелегенең, мәгариф чиновникларының һәм куштаннарның татар теленең дәүләт теле статусын тәэмин итү җаваплылыгын өсләреннән төшереп аерым гаиләләргә йөкләү ысулы гына

Татарстан мәгариф министрлыгы татарча укытуның яңа концепциясен төзеде. Әмма без туган телебез хакында күптән "суверенлашкан", "канунлашкан" концепцияләшкән бит инде. Бездә совет чорыннан калган татарча укыту тәҗрибисе бар. Нигә концепция дип баш әйләндерергә – татарча укытырга гына кирәк. Монда Татарстан президентының "без татар мәктәбе, урыс мәктәбе дип кучковаться не будем" кебек сүзләренә игътибар итмәскә генә кирәк. Телне гаиләдә сакларга кирәк диәгән ялган гыйбарә – ул Татарстан җитәкчелегенең, мәгариф чиновникларының һәм куштаннарның татар теленең дәүләт теле статусын тәэмин итү җаваплылыгын өсләреннән төшереп аерым гаиләләргә йөкләү ысулы гына. Чөнки, беренчедән, соңгы 8 ел эчендә генә дә бер миллионнан артык татар урыслашкан дигән мәгълүмат быел март аенда “Безнең гәҗиттә” басылып чыккан иде. Тиздән яшь гаиләләр генә түгел, урта яшьтәге урыслашканнары да өйләрендә татарча сөйләшә алмаячак. Шундыйлар күбәйгәч мәктәпкә килеп, без балабызга татарча дәрес әзерләргә булыша алмыйбыз, шуңа күрә аны татарча укытып бимазаламасагыз иде дип сөрән салачаклар. Андыйлар бар инде. Аларны татар һәм татар-урыс мәктәпләрендәге укытучылар еш кына бергә җыеп татарча укытуны бетерүегезне телибез дигән гомуми гаризага имзалар куйдырып мәгариф идарәсенә, йә мәгариф министрына мөрәҗагать итү очраклары бар.

Русия хакимияте субъектларны эреләндерү сылтавы белән Татарстан дигән респуликаны гамәлдән чыгарырга җыена дигән шомлы хәбәрләр бар. Безнең республика 1992 елның 21 мартында референдум үткәреп шуңа нигезләнеп федератив килешүгә кул куймады. Без бүтән субъектлардан шуның белән аерылып торабыз.

Суверен Татарстан Конституциясе декларация һәм референдум нәтиҗәләренә таянып эшләнелде, аңарга халыкара хокукый оешмаларда экспертиза үткәрелде. Шулай булгач Русия прокуратурасы басымы астында кертелгән “үзгәртүләр” халыкара хокук нормаларына каршы килә. Татарстан Конституциясенең беренчел кабул ителгән редакциясен киредән гамәлгә кайтару республика җитәкчелегенең төп гамәле булырга тиеш. Шуннан “Без булдырабыз!” гыйбарәсенең дә мәгънәсе ачылыр дип уйлыйм.

Татарларга милләтне савыктыруга, аның дөньяны танып белү дәрәҗәсен, кешелек сыйфатларын күтәрүгә илтә торган идеология кирәк. Русия артыннан упкынга барасыбыз килмәсә, милли интеллигенция, бигрәк тә галимнәр һәм язучылар бер юнәлештә прогресска илтүче идеология кысаларында эшләргә тиеш дип саныйм.

Чигенергә урын калмады, артта – инкыйраз упкыны!

Фаик Таҗиев
Чаллы шәһәре

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG