Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт Думасы Эльвира Нәбиуллинаның вәкаләтләрен биш елга озайтты


Эльвира Нәбиуллина
Эльвира Нәбиуллина

Дәүләт Думасы Русия Үзәк банкы рәисәсе Эльвира Нәбиуллинаның вәкаләтләрен биш елга озайтты. Моны хуплап 360 депутат тавыш бирде, бишесе каршы булды, берсе тавыш бирүдән баш тартты.

Тавыш бирү алдыннан Нәбиуллина Дәүләт Думасында чыгыш ясады. Ул Русиядә ипотека процентлары кимүе, банкларның кредитлаштыруны арттыру өчен мөмкинлекләре булуы турында сөйләде.

"Банк кредитлары процентлары инфляция артыннан төшеп бара, хәзер алар кризиска кадәр булган дәрәҗәгә җитте, ә ипотекада хәтта аннан да түбәнрәк", диде Нәбиуллина.

Нәбиуллина Үзәк банк җитәкчесе итеп 2013 елда билгеләнгән иде. Быел март аенда Русия президенты Владимир Путин Дәүләт Думасына аның вәкаләтләрен озайту турында карар кертте. 5 июньдә Думаның финанс базарлары комитеты парламентның түбән пулатына Нәбиуллинаны Үзәк банк башлыгы итеп тагын бер тапкыр билгеләргә тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG