Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа табылган ике планета яшәү өчен яраклы булырга мөмкин


Берничә ай элек табылган Trappist-1 системын тирәнтен өйрәнү нәтиҗәсендә, галимнәр системдагы ике планета яшәүгә яраклы булырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килде. Азатлык фәнни күзәтү тәкъдим итә.

Февраль аенда NASA Trappist-1 системын табу турында игълан иткән иде. Системдагы җиде яңа экзопланетада тереклек булырга мөмкин диелә иде. Систем бездән нибары 39,5 яктылык елы ераклыгында урнашкан (бу чагыштырмача якын дип санала).

Оклахома университеты галиме, астрофизик Билли Кворлес модель төзеп бу планеталарның ихтимал булган геологик төзелешен өйрәнгән. Бер планетаның 25%ын су тәшкил итә, ләкин анда бик эссе. Тагын ике планета Җиргә бик охшаган.

NASA галимнәре белән берлектә Кворлес махсус санак кулланып, күпсанлы симуляцияләр булдырган, алар ярдәмендә Trappist-1 системында планеталарның бер-берсенә якын урнашканы ачыкланган. Бу мәгълүмат һәм фотометрик күзәтүләр ярдәмендә галимнәр планеталарның радиусын, массасын һәм тыгызлыгын хисаплаганнар. Һәм болар нәтиҗәсендә Кворлес ихтимал булган геологик төзелешне фаразлап чыккан.

Системдагы җиде планетадан өчесе тормышка яраклы булырга мөмкин. Бер планета, Trappist-1f бу исемлектән чыгарылган. Масса ягыннан ул Җир шарының 70%ын тәшкил итә, планетаның чиреге - су, ләкин басым суны парга әйләндерә, шуңа күрә планетада бик эссе.

Димәк, алга таба тереклек була алган ике планета (Trappist-1e һәм Trappist-1g) тирәнтен өйрәнеләчәк. Структур яктан алар Җиргә нык охшаган, анда атмосфера һәм су булуы бик ихтимал. Тикшеренүләр алга таба дәвам итә. Һаббл галәм телескопы системны өйрәнүгә инде кереште. 2018 елда Джеймс Уэбб телескопы да эшли башларга тиеш. Галимнәр Trappist-1 системын өйрәнүдә аңа нык өмет итә.

Электромобильләр саны 2 миллионнан арткан

Ярты ел эчендә электромобильләр саны ике тапкыр арткан. Хәзер аларның саны 2 миллионнан арткан. Иң күп электромобильләр Кытайда, бу илдә андый машиналар дөнья саныннан 32% тәшкил итә.

Узган ел дөнья электр машиналары өлкәсендә Кытай өлеше 25% тәшкил итә иде. Хәзер исә ул Tesla Model S чыга торган АКШны узып китте. Кытайда һәм хөкүмәт, һәм халык тарафыннан электр транспортына игътибар артуы күзәтелә. Иҗтимагый транспорт электрга күчә, шәхси транспортка караган махсус програмнар кабул ителә.

Кытай һәм АКШтан Европа илләре дә калышмаска тырыша. Яңа теркәлгән электр машиналарының 28,8%-ы Норвегиягә туры килә, 6,4% - Нидерландка, 3,4% - Швециягә. Белгечләр фаразына күрә, 2030 елга дөньядагы электромобильләрнең өлеше 30% тәшкил итәчәк.

Виртуаль чынбарлыкта 48 сәгать

Ике британ галиме ике тәүлек буе виртуаль чынбарлыкта вакыт уздырды. Бу бик үк имин булмаса да, тикшеренүчеләр VR-гарнитурны куллану вакытын киңәйтү максатын куйганнар. VR авырту хисен киметә дигән нәтиҗә ясалды.

Brandwidth ширкәтеннән Дин Джонсон һәм Ковентри университетыннан Сара Джонс виртуаль җиһаз белән 48 сәгать үткәрделәр: аның белән йокладылар, ашадылар, эшләделәр. Кызык нәтиҗә: уянганда, виртуаль гарнитур динозавр яки чит ил планета монстрларын күрсәткәндә, баш мие башта моңа "ышана" икән.

Тикшеренүчеләр сүзләренчә, VR-ны озак куллану тискәре нәтиҗәләргә дә китерә: эксперименттан соң берничә көн дәвамында Дин начаррак күргән, өстәвенә гарнитурдан борыны авырткан. Сара экспериментны тәмамлавына шат булуын белдерде.

XS
SM
MD
LG