11 июньнән Украина ватандашлары өчен Европа берлеге илләренә визасыз бару тәртибе көченә керде. Бүгеннән башлап биометрик паспортлары булган украин ватандашлары Шенген килешүенә кергән илләргә визасыз барып, анда һәр ярты елда 90 көнгә кадәр кала алачак.
Украина тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, берничә сәгать эчендә Европа берлеге чикләрен берничә йөз украин ватандашы үтеп кергән.
Визасыз йөрү тәртибе кертелү уңаеннан Киевта һәм башка шәһәрләрдә тантаналар үтте. Украина президенты Петр Порошенко “бу вакыйга Русия империясе һәм Совет берлеге белән соңгы хушлашу” дип белдерде. Үзенең чыгышында ул шагыйрь Михаил Лермонтовның мәшһүр юлларын китерде:
"Сау бул, юылмаган Русия, коллар вә хуҗалар иле." (“"Прощай, немытая Россия, страна рабов, страна господ.")
Европа берлегенең тышкы сәясәт вәкиле Федерика Могерини: “Украина үз ватандашлары өчен Европа берлеге сораган реформаларны башкарды, без дә Европа берлегендә биргән вәгъдәбездә тордык”, дип белдерде.
Украинага буручы Европа берлеге ватандашлары өчен виза тәртибен Киев берничә ел элек бетергән иде.