Accessibility links

пәнҗешәмбе, 29 июнь 2017, Казан вакыты 15:52

Мәскәүдә оппозиция вәкиле Алексей Навальныйны тоткарлаганнар


Алексей Навальныйны тоткарлау

Мәскәүдә йорты янында оппозиция вәкиле Алексей Навальныйны тоткарлаганнар. Бу хакта аның хатыны Юлия үзенең твиттерында хәбәр итә.

Юлия Навальная язуынча, Алексейны тоткарлаганнар, ә митинг планнары үзгәрми - ул Тверская урамында уза.

Коррупциягә каршы көрәш фонды офисында электрны өзгәннәр. Офистан Русиядә барган митинглар турында турыдан-туры трансляция алып барган булганнар.

Мәскәүдә инде ким дигәндә 11 кеше тоткарланган. Алар арасында ике яшүсмер дә бар ди хәбәр ителә.

Якшәмбе кич Навальный үзенең сайтында Сахаров урамында уздырырга рөхсәт бирелгән чара булмаячак, дип язды. Аның урынына ул үз тарафдарларын Тверская урамында тыныч җыенга чакырды. Мәскәү прокуратурасы оештыручыларны "канун бозуга юл кую ярамый", дип кисәтте.

Мәскәү мэриясе оппозияциягә Тверская урамы буйлап йөрергә рөхсәт итте. Ләкин чара бернинди плакатлар һәм шигарләрсез узарга тиеш диелде. Бу хакта Навальный штабы башлыгы Леонид Волков YouTube каналында турыдан-туры эфирда белдерде.

Казанда митинг Юдино бистәсендә узды. Анда 600ләп кеше килде. Навальныйның Казандагы штабы юристы Азат Габделвәлиев, адвокат Тәүфыйкъ Василов, плакат тотып катнашучылар Лилия Лерина һәм Эльза Зиннәтуллина тоткарланды. Аларга административ хокук бозу турында берктемә төзиләр, дип яза Idel.Реалии.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG