Accessibility links

Азатлык 1917 елда нәшер ителгән татар матбугаты, анда басылган мәкаләләр белән таныштыруны дәвам итә.

Кояш" газеты Казанда 1912 елның 10 декабреннән 1918 елның 29 мартына кадәр нәшер ителгән көндәлек басма. Баш мөхәррире - Зәкәрия Садретдинов, соңрак Г.Ногайбәков була. Газет XX гасыр башында татар китабын нәшер итеп сатучы иң эре сәүдә оешмасы хуҗалары, данлыклы бертуган Кәримовлар акчаларына чыга.

"Кояш" газеты, Казан
11 июнь 1917 ел (№1130)

Милли шураның башкарма комитеты протесты

Италия хакимиятенең Албанияне Италия тәхет химаясенә (протекторатына) кергән итеп игълан кылуы мөнәсәбәте белән, Милли шураның башкаручы комитеты пайтәхет (башкала) газетларында хариҗия вәзире (тышкы эшләр министры) М.И.Терещенкога түбәндәге ачык хат белән мөрәҗәгать кылды:

Хөрмәтле, әфәндем, гражданин министр!

Италия Албания “исктикълялен” (бәйсезлеген) үз химаясе астында дип игълан кылды. Матбугатка ышанылса, Италиянең бу адымы Италия вәкилләре өчен бөтенләй көтелмәгән бер нәрсә булып чыккан.

Русия, Англия вә Франция дәүләтләренең сәяси вәкилләре, үз фикерләренчә, Албания мәсьәләсенең, сугыш беткәннән соң, хәл ителергә тиешлеген Италия хөкүмәтенә хәбәр иткәннәр.

Италиянең хәрәкәте белән бүгенге нәүбәткә куелган Албания мәсьәләсе һәм Русия демократиясенең хариҗи сәясәтен алып баруда мәсьүл (җавап бирүче) гражданин министр тарафыннан, сезнең тарафыгыздан, бу мәсьәләдә ишгаль ителгән (башланган) вазгыять, бөтен Русия мөселманнары шурасы башкаручы комитеты сезгә шушы ачык хат белән мөрәҗәгать кылырга мәҗбүр итәдер.

Аурупа дәүләтенең химаясенә эләгә торган Албаниянең язмышы бу җәһәттән Җәзаир (Алжир), Тунис, Мисыр, Фәс (Марокко), Әфганстан һәм бөтен мөселман мәмләкәтләренең язмышларын искә төшерәдер. Бу мәмләкәтләрдәге мөселман милләтләренең тарихи язмышлары Русиядәге күп милләтле ирекле мөселманнарның йөрәкләрендә көчле кызгану уятадыр. Хәзер дә югарыда саналган мөселман мәмләкәтләренең фаҗигаләренә, Италиянең эш башында тора торган даирәләренең дөньяга ... фида ителә торан албан милләтенең фаҗигасе дә өстәләдер.

Бөтен Русия мөселманнарының Мәскәүдә булып үткән корылтайлары, сугышка мөнәсәбәт хакындагы карарында, беренче маддәдә шулай игълан кылды:

“Cъезд, бөтен дөньядагы корылышның Аурупада эш башында тора торган сыйныфларның җиһангирлыкка (империалистически) ... дип уйлый һәм бөтен дөнья мөселманы Аурупа империализмының корбаны булганга империализм (җиһангирлык) сәясәте кайда гына һәм ничек кенә күренсә дә, съезд аңар каршы протест бирәдер”.

Албания язмышы Аурупаның дөньяга хуҗа булу касды (теләге) белән ясаган тәҗәвезләре тарихның яңа бер ләүхәсе һәм бу тәҗәвезнең корбаны янәдән күберәге мөселман булган халыктыр.

Русияның ихтилялчы (басып алу) демократиясе белән кулга-кул тотышып барганлыгыннан һәм сугыш хакында рус демократиясенең “милләтләрнең мөхтәриятләре эсас үзәрендә җир алу һәм сугыш масрафы түләнүдән башка солык ясау” дигән вазгыятьтә торганлыгыннан бөтен Русия мөселманнары башкаручы комитеты Албания мәсьәләсендә сезнең ачык бер хәрәкәттә булуыгызны көткән иде, ләкин вазифа сездән андый бер хәрәкәт күрә алмады. Шулай ук ул ихтилалчы рус демократиясенең дә әмереннән тавышын көтте һәм аны да ишетә алмады. Бу хәл башкаручы комитетны Русиянең күпсанлы демократиясе исеменнән шушы протестны игълан итәргә өндидер. Башкаручы комитет шулай уйлый:

Тәкъдирнең теләве белән, хариҗия вәзире булып, вакытлы рус хөкүмәтендә ихтилялчы рус демократиянең башында юлдашыбызны сезгә ихтилялчы демократиянең төп икътикадларыннан (ышануларыннан) чыгып, бу мәсьәләдә ачык вә билгеле бер вазгыять кенә ишгаль итәргә (эшкә керешергә) мөмкин иде.

Һәр милләт үзенең язмышын үзе хәл итергә тиеш. Халыкның ирекле теләген белер өчен, ялгыз бер юл бар ки, ул да бөтен халыкның ирекле рәвештә үз фикерен әйтүе.

Албания халкының язмышы да шул юл белән генә хәл ителә аладыр. Хәлбуки, сез Албаниянең язмышын бик галәмле конференциядә хәл итәргә телисез бугай. Албаниялеләрнең үзләренең сәяси хәлләрен үзләре билгеләргә камил хаклы булуларын, һичбер шөбһә калдырмаслык рәвештә, игълан кылуыгызны сездән көтәргә Русия демократиясе өчен урын бар иде.

Русия ихтилялы тарафыннан игълан ителгән олугъ шигарләрнең мәмләкәттәге мәсьәл хариҗия, назартдинең дә хариҗиясе, дәхли сәясәт мәсьәләләрендә дә, хариҗи сәясәтләр мәсьәләләрендә дә ул шигарләрдән чигенү мөмкин булмавына Русия мөселманнары шурасының башкаручы комитеты җитәкли торган күпмилләтле Русия мөселманнарының камил инанганнарын Русия демократиясенә лаек булган шундый сяәсәткә генә казаначактыр.

Сезнең Албания мәсьәләсендә караңгы һәм катгыйсыз вазгыятегез Русия мөселманнары арасында борчылу һәм шөбһәләшү тудырды. Тарихның гасырлар буенча биреп килгән сабаклары бөтен дөнья мөселманнарын даһа латинның Аурупа гадәләтенең ачы тәҗрибәсенә өйрәткәнгә, бу бигрәк тә шулайдыр.

Бөтен Русия мөселманнары шурасының башкаручы комитеты шушы протестны игълан кылып, Русиядәге мөселман демократиянең, милләтләрнең милли, мәдәни һәм иҗтимагый сәяси хәлләрен тәгаен кылу хакы Аурупадагы милләтләрнең генә түгел, бәлки Азия вә Африкадагы бөтен милләтләрнең дә һичбер аермаслык хакы дип уйлаганлыгын ачык итеп әйтү юлында шушы вакыйгадан истафадә (берәр эштән файд күрү) кыйлына. Бу нәзарнең сезнең тарафыгыздан безнең мәтвакларыбызга ирештерелүен һәм аларның эш башындагы даирәләре тарафыннан аның бөтен тирәнлеге белән үзләштерүен өмет итәдер.

Башкаручы комитет рәисе Әхмәд Салихов; башкаручы комитет һәм шураның Петроградтагы әгъзалары Габдулла Хуҗаев, Заһид Шимал, Вәлидхан Таишев, Исмагыйль Лиманов, Колбай Тугусов, Шакир Мөхәмәдьяров, Муса Бигиев, Солтанбәк Мәмлиев

Гарәп имласыннан кирил имласына Эльза Нәбиуллина күчерде

XS
SM
MD
LG