Чарада Дагыстан, Ставрополь өлкәсе, Карачай-Чиркәс, Чечня, Әстерханнан нугай халкының берничә мең вәкиле катнаша. Нугай халкының хөкүмәткә булган таләпләренә теләктәшлек белдереп, 100дән артык кумык делегаты да килгән.
Гадәттән тыш җыенда катнашучылар Дагыстан республикасының җир сәясәтенә карата ризасызлык белдерде. Дагыстан хөкүмәте республиканың нугайлар һәм кумыклар яшәгән тигез җирләрендә, шул исәптән Нугай районында, канунсыз барлыкка килгән күпсанлы авылларны канунлаштырырга ниятли. Әлеге җирләр авыл хуҗалыгы җирләре статусын йөртә. Русия канунына ярашлы, мондый җирләрдә капиталь төзелешле объектлар корырга рөхсәт ителми.
Сишәмбе Казанда нугайларның җирләрен саклап калуга теләктәшлек белдереп "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре ялгыз пикетларга чыкты.
2010 елда узган соңгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, Русиядә 103 меңнән күбрәк нугай яши. Аларның яртысы дирялеге Дагыстанның Нугай районында яши.