Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда нугайларны яклап ялгыз пикетлар узды


Ялгыз пикет
Ялгыз пикет

Сишәмбе Казанда нугайларның җирләрен саклап калуга теләктәшлек белдереп "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре ялгыз пикетларга чыкты.

Нугай халкы вәкилләре сүзләренә караганда, Дагыстан хакимияте республиканың нугайлар яши торган районнарындагы җирне тартып алып, башка районнарга бирергә тели. Әлеге җирләрдә нугайлар гореф-гадәтләрен, телләрен, мәдәниятләрен саклап көн күрә, дип белдерә "Азатлык" берлеге.

"Бүгенге ялгыз пикетлар белән без тугандаш нугай халкына теләктәшлек белдерәбез һәм аларның конституцион хокуклары үтәлүен таләп итәбез. Аларның хокуклары кысрыкланганда дәшми кала алмыйбыз, ди татар яшьләре берлеге рәистәше Рәфыйкъ Кәримуллин.

Рәфыйкъ Кәримуллин
Рәфыйкъ Кәримуллин

"Азатлык" берлеге инде берничә ел төрки һәм фин-угыр халыкларның хокукларын яклау эшчәнлеге алып бара.

"Төркиләр бер-берсенә ярдәм итәргә тиеш", ди Кәримуллин.

XS
SM
MD
LG