Башкортстанда үпкә кан басымыннан җәфаланганнарның беренчесе вафат
Башкортстанда үпкә кан тамырларында басым күтәрелүдән җәфаланган, дәүләт ярдәме туктатылу сәбәпле үлем чигендә яшәгәннәр арасында беренче корбан бар. Илья Борщукны 15 июньдә җирләделәр. Ильяның дарулары бетү белән ул вафат булган. Әнисенең пенсиясе сигез мең сум, үзе 20 мең сум алып эшләгән. Ә бер айлык дарулар 300 мең сум тирәсе тора. Хәзер республикада мондый сирәк авырудан 20 кеше интегә. Ике ай элек Башкортстан бюджетыннан дарулар алырга ярдәм туктатылгач алар үлем чигендә калды. Берсенең дә мондый кыйммәтле дарулар алырга мөмкинлеге юк. Республика бюджетыннан дарулар белән ярдәм итү федераль кануннарга туры килмәү сәбәпле туктатылган. Бу авыруларның барысы да икенче төркемдәге инвалидлар. Алар дарулар белән ярдәм итүне яңарту таләбе белән митингларга да чыгып карады, әмма һаман да аларны ишетүче юк.
мультимедиа
-
май 04, 2026Канада татарлары балалар өчен журнал чыгара башлады
-
апрель 13, 2026Маҗарстан халкы сайлауда оппозиция җиңүен бәйрәм итә
-
апрель 06, 2026АКШта Татарстан байрагы астында татар хоккее узды
-
апрель 02, 2026Уфада дрон бер күпкатлы йортка эләккән
-
май 08, 2023Курган өлкәсендә татар авылы янган