Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин, Ясәвиев һәм Илалетдинов халык сорауларына җавап бирә


Илдә икътисади кризис беттеме? Русия хәрби көчләре Сүриядә нинди сабак алды? Илдәге коррупциягә каршы ни эшләнә? Русияләрнең бу сорауларына Путин белән бергә галимнәр дә җавап бирде.

Бер үк сорауга өч төрле караш. Азатлык Русия президенты Владимир Путинга 15 июнь "туры элемтә" вакытында бирелгән 70ләп сорау арасыннан өчне: Русиянең Сүрия низагында катнашуына, коррупциягә һәм илдәге икътисад кризисына караганнарын сайлап алды. "Туры элемтәгә" килгән әлеге сорауларга галим, социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев, галим Ильяс Илалетдинов та җавап бирде.

Ил икътисадына карата соңгы вакытта оптимистик бәяләмәләр күп ишетелә. Икътисади кризис бетте дип әйтә алабызмы?

Владимир Путин
Владимир Путин

Путин: Русия икътисадында рецессия тукталды һәм без үсеш юлына бастык. Безнең икътисадта чишелмәгән проблемнар бар һәм алар кешеләрнең керемнәрендә чагыла. Нинди проблемнар соң алар? Икътисад струтктурасы безне канәгатьләндерми, шул сәбәпле хезмәт җитештерүчәнлеге түбән. Әгәр без аны күтәрмәсәк, яңа эш урыннары булмаячак, керемнәр дә артмаячак.

Соңгы өч чирек ел дәвамында икътисад үсеше күзәтелә. Тулай җитештерү күләме үсеше мактанырлык түгел, әмма чиректән чиреккә арта бара. Узган елның дүртенче чирегендә – плюс өч процент. Быелның беренче чирегендә – плюс биш процент. Дүрт ай эчендә икътисад 0,7 процентка, ә төп капиталга инвестицияләр 2,3 процентка үсте.

Уңышларыбызның иң зуры турында без әйтеп киләбез һәм тагын бер тапкыр әйтү кирәк дип саныйм: бездә 2000 елдан бирле яңа туган балаларның үлеме өч тапкыр, ә бала тапкан аналарның үлеме дүрт тапкыр чамасы кимеде. Дөньяда бер генә социаль тармак та мондый саннар китерми. Гомер озынлыгы шулай ук нәтиҗә булып тора. Элек ул 70 яшь иде, ә хәзер – 72 яшь. Боларның барсын бергә алганда, кризисны үттек дип әйтергә мөмкинлек бирә.

Илалетдинов: Юк, икътисади кризис тәмамланмады. Без әлегә муллык елларында тупланган резеврларны гына ашыйбыз. Алдагы бер, йә булмаса ике ел эчендә нәрсә буласы иң зур сорау булып тора. Без бик күп күрсәткечләрдә алга киткән илләрдән артта. Җитештерү җиһазлары соңгы чиккә кадәр тузган, әмма алыштырыр әйбер юк. Чикләүләр дә, шул ук Көнбатыштан кредит алу, заманча җиһазлар һәм технологияләр кертүне тыю да комачаулый. Вазгыятьне үзгәртергә омтылу бернәрсәгә дә китермәячәк. Илдәге системны тулысынча үзгәртергә кирәк, әмма ул вакытта хакимият вертикален үзгәртергә туры киләчәк. Иң югында хакимият горизонтален үзгәртүгә беркем дә бармаячак. Хәтта үз даирәсе белән Путин да.

Ясәвиев: Әгәр бу оптимистик бәяләмәне безнең һәм дусларымның гаиләләренең көндәлек тормышы белән чагыштырсак, чынлыкка туры килми. Безгә һәм безнең тирәдәге кешеләргә элеккечә җиңел түгел – азык-төлеккә һәм кирәк-яракка бәяләр бик югары, импортны алыштыру сыйфатлы һәм бар кеше сатып алырдай тавар җитештерүгә китермәде.

Пенсионерлар һәр тиенен санарга мәҗбүр, әгәр бакчалары булса, бөтен өметләре шуңа гына. Бюджет аша хезмәт хакы алучы танышларым – табиблар, укытучылар чит илгә ялга бара алмый, илдәге поездларга билетларның бик кыйммәт булуыннан зарлана. Яшьләр, гадәттәгечә, таныш-белешләрең булмаса, эшкә урнаша алмаулары турында сөйли. Чынбарлыкка күз салсаң, мин бернинди икътисади үсеш барлыгын да күрмим.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

Пенсиядәге офицер буларак, мине безнең кораллы көчләрнең Сүриядәге гамәлләре кызыксындыра. Безнең көчләр бу республикада нинди сабак алды һәм безнең гаскәрләрнең андагы киләчәге нинди?

Путин: Беренчедән, бу безнең саклану сәнәгате комплексына зур файда. Яңа коралны куллану сугыш шартларында аның ничек эшләвен белергә һәм камилләштерергә ярдәм итә. Ширкәт вәкилләре бу корал кулланылган җиргә бара, үзгәрешләр кертә.

Безнең хәрби көчләргә килгәндә, аларның яңа корал кулланып сугыш шартларында сынавын һич кенә дә бәяләп бетереп булмый. Хәзер безнең кораллы көчләр бөтенләй яңа сыйфатка күтәрелде. Күптән түгел генә булдырылган хәрби берләшмәләр бик нәтиҗәле эш итә.

Киләчәккә килгәндә, без анда ни эшләячәкбез? Без бу низагта катнашучы барлык тарафлар белән дә сәяси килешүгә ирешергә омтылабыз. Киләчәккә максатыбыз – Сүрия кораллы көчләренең хәрби мөмкинлекләрен арттыру һәм аларның нәтиҗәле эш итүенә мөмкинлекләр тудырып, Сүриядәге без корган Хмеймим һава аланыннан һәм Тартустагы хәрби-диңгез базасыннан китү. Кирәк була калганда, шул ук хәрби һава көчләрен кулланып, аларга террор оешмаларына каршы көрәштә ярдәм итү.

Илалетдинов: Монда проблемнар күп. Бер яктан, без Әсадны якламыйбыз дибез. Сүрия халкы теләсә, аны алмаштырырга кирәк дибез. Әмма бүгенге көндә инде "Сүрия халкы" дигән нәрсә юк. Үз мәнфәгатьләрен яклаган аерым төркемнәр бар. Сүрия дигән дәүләт тә шартлы рәвештә генә бар. Без Әсадка ябышкан, чөнки башка ябышыр кешебез юк. Анда нигә кереп баттык? Аңлашылмый. Геополитика мәнфәгатьләре сәбәпле, әмма монда чыгымнар зур булачагын истә тотарга кирәк. Бу мәнфәгатьләрне елларча "ашатып" торырга кирәк булачак, ә акча инде хәзердән үк юк.

Инде бүгеннән үк саклану бюджетын киметү турында уйлый башларга кирәк. Гадәттәгечә, бездә стратегик фикерләү юк. Ике нәрсәне генә күз алдында тоткан тактик фикерләү белән чикләнәбез. Берсе – иске коралны ничек юк итәргә – аларны сүрияләр өстенә ташлыйк, полигонда әрәм иткәнче, очучылар шунда өйрәнсен. Икенчесе – бәлки, АКШ һәм Көнбатыш безне дөнья проблемнарын хәл итүче супердәүләт дип кабул итә башлар. Әмма озакка түгел бу. Без аларны уяттык, гадәттәгечә киң-киң атлап балакларыбыз, ыштаныбыз ертылмаса ярар иде.

Ясәвиев: Русиянең Сүриядәге низагта катнашуыннан алырга кирәкле сабагыбыз – дөньядагы көчле, танылган лидер амбицияләрен кешеләр үлеме, Русия солдатларының, офицерларының һәм шулай ук Сүриянең гади халкы үлеме хисабына канәгатьләндерергә ярамый. Бу илдә барган хәлләргә караганда, минемчә, Русия "Ислам дәүләте" төркемнәренә каршы сугышуга караганда күбрәк Бәшәр Асадка ярдәм итте. Салым түләүче буларак, миндә Сүриядәге бу сугыш Русия бюджетына ничә сумга төшә дигән сорау бар. Илебездә авыру балаларны дәваларга да акча юк бит, аларга бөтен халыктан ярдәм җыялар.​

Ильяс Илалетдинов
Ильяс Илалетдинов

Ил хөкүмәтендәге коррупциягә баткан түрәләр һәм министрлар инде яңалык түгел. Тамаша оештырып аларны өй сагына утырту бернинди дә нәтиҗә бирми һәм моның белән сез ил халкының ышанычын югалтасыз. Бу проблемны хәзер ничек хәл итәсез?

Путин: Бу билгеле проблем. Мин аны җитди дип саныйм. Килгән сорауларга караганда, узган туры элемтәләр белән чагыштырганда, монысы инде безнең унбишенчесе, әлеге тема бүген беренчеләр рәтендә түгел. Бер генә канун бозу да дәүләт игътибарыннан һәм җәзадан читтә калырга тиеш түгел. Бу – иң әһәмиятлесе.

Өй сагына алуларга һәм төрмә җәзасы бирүгә килгәндә, бу сорау җинаять кылган һәр кеше очрагында мәхкәмә аша хәл ителергә тиеш. Өр яңа мисал – Җәзаларны гамәлгә ашыру федераль хезмәтенең элекке башлыгына җинаять эше. Ягъни ул җинаять кылган өчен җәзага тартылган кешеләргә җәзаларны гамәлгә ашыру системының башында торган. Ул үзе канун бозган, миңа билгеле булганча, мәхкәмә аны 8 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарган. Минемчә, бу – кырыс җәза. Шулай булгач, әйдәгез, мәхкәмә системына ышаныйк, ул да яхшыртуга мохтаҗ. Шулай да, Конституция нигезендә канун бозган теге йә бу кешегә нинди җәза бирүне билгеләүче башка инстанция юк.

Ясәвиев: Илдә системны үзгәртми, хакимият вертикален аудармый торып, шәһәр башлыкларын һәм губернаторларны гадел сайлауны кертмичә, бәйсез мәхкәмәләр һәм ирекле медиа булдырмый торып коррупцияне киметеп булмый. Бу юнәлештә Русиядә үзгәреш чаткылары күренми, ә тамаша рәвешендә түрәләрне җинаятьтә гаепләп эзәрлекләү – бу популизм һәм шулай элитаның үз төркемнәре арасындагы көрәше генә. Коррупцияне контрольгә алу өчен хакимиятнең алышынып торуы һәм ил ватандашлары алдында җаваплылыкта булуы кирәк. Хәзерге Русиядә боларның берсе дә юк.​

Илалетдинов: Путинның ничек хәл итүе, минемчә, билгеле инде. Ул проблемны яшерә, чөнки аның тирә ягы, хөкүмәт һәм идарәсе тулысынча коррупциягә баткан. Үз өстеннән төшерә генә ул. Әмма бу күренеш вакытлыча гына. Түрәләр арасындагы коррупция Русия икътисадының иң зур проблемнарының берсе һәм җәмгыятьнең торышын чагылдыручы күрсәткеч.

Элек патша боярларга үз җирләрендә патша булырга рөхсәт иткән бит, хәзер дә шулай. Патшага ярамаса – коррупция дип чыгарып ата. Систем шулай корылган. Систем үзгәрмичә берни үзгәрмәячәк.
Ришвәтчелек белән бәйле иң зур эшләр – алар патшага ярамаган кешеләр. Вак-төякләр исә боярларга күңел ачу, сүз тыңламаганнарны җавапка тарту.​

XS
SM
MD
LG