Янгын ширкәтнең аерым торган бинасында булган, шулай да 300 дүрткел метрга таралган.
Социаль челтәрләрдә янгын фотолары тарала. Ут шәһәрнең күп кенә урыннарыннан күренгән.
Бу елның 24 мартында да Казан дары җитештерү корылмасында берничә шартлау булып, янгын чыккан иде. Ул вакытта бер янгын сүндерүче һәлак булган иде.