Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Авырулар янына үз машинамда йөрим"


Иске Ашыт фельдшеры: Авырулар янына үз машинамда йөрим
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:33 0:00

18 июнь – Русиядә медицина хезмәткәрләре көне. Азатлык Арча районы Иске Ашыт, Иске Кенәр, Пичмәнтау авыллары фельдшеры Гадения Фәйзрахманова янында булып кайтты.

Сикәлтәле юллар, "Кызым, бу даруның бәясе арткан икән бит?" дип моң-зарларын белдерүче әби-апалар, үз машинаңа үз акчаңа бензин салып авыру янына ашыгулар – болар берсе дә Гадения Фәйзрахманованың яраткан эшендә күңел төшенкелегенә китерми. Менә 25 ел инде ул Арча районындагы Иске Ашыт, Иске Кенәр, Пичмәнтау авылларының фельдшеры булып эшли, барлыгы 710 кешегә хезмәт күрсәтә.

Гадения Фәйзрахманова авыру янында
Гадения Фәйзрахманова авыру янында

Гадения ханым хезмәт хакы аз дип тә зарланмый. Вакытында акча ала алмаучылар да бар бит дип, булганына шөкер итә.

"Гадәттә авырулар медпунктка килә, хәлләре авыррак булганнарына үзебез барабыз. Элегрәк авыл арасында җәяү йөри идем, хәзер авыррак, машинага утырырга туры килде. Еш кына авыруларга үз машинамда барырга туры килә. Авыллар арасында яңа юллар салынса да, авыл эчләрендә юл начаррак әлегә. Мин хәл итә алмаслык авыру булса, башта Яңа Кенәр хастаханәсенә җибәрәм, аннан инде Арчага, Казанга да җибәрергә мөмкиннәр. Беренче ярдәм күрсәтер өчен безнең медпунктта бөтен җиһазлар да, дарулар да бар.

Авылда шәһәрдәге кебек ашыгыч ярдәм машинасы тиз генә килеп җитә алмый

Авыл җирендә эшләү шунысы белән кыен – монда шәһәрдәге кебек конкрет эш сәгатьләре юк. Кемгәдер ярдәм кирәк икән, төнлә дә чакырып алырга мөмкиннәр. Шуңа да, бәлки яшьләр авылларга медицина хезмәткәре булып кайтырга ашыкмый торгандыр. Мина ул әллә ни кыен тугел, еллар буе шулай эшләп күнегелгән инде. Икенче мәсьәлә – авылда ашыгыч ярдәм кирәк булса, монда шәһәрдәге кебек ашыгыч ярдәм машинасы тиз генә килеп җитә алмый. Күпләр үз машиналары белән хастаханәгә барырга мәҗбүр", дип сөйләде Азатлыкка Фәйзрахманова.

Гадения ханым ире белән өч бала үстерәләр. Алар миңа һәрвакыт ярдәм итеп торалар дип ул, эшенең уңышын алардан да күрә.

Гадения Фәйзрахманова 1988 елда 8нче сыйныфны тәмамлап Яшел Үзәннең медицина училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач туган авылына Пичмәнтауга эшкә кайта. 1994 елдан Арча районы Иске Ашыт авылында фельдшер булып эшли башлый.

XS
SM
MD
LG