Accessibility links

пәнҗешәмбе, 17 август 2017, Казан вакыты 06:35

Татарчага тәрҗемә ителгән әсәрләр белән таныштыруны дәвам итеп, сезгә VI гасырда (б.э.к.) яшәгән Кытай фәлсәфәчесе Сунь-цзының "Сугыш сәнгате" әсәренең беренче өч бүлеген тәкъдим итәбез. Унөч бүлектән торган бу трактат "сугыш фәлсәфәсе мәктәбенең" төп язмасы санала.

I БҮЛЕК. СУГЫШ АЛДЫННАН ХИСАПЛАУЛАР

1. Сунь–цзы әйтте: сугыш – дәүләт өчен бөек бер гамәлдер, ул яшәү белән үлемнең нигезе, тереклек итү һәм һәлак булу юлы. Аны җентекләп өйрәнергә һәм моның төбенә төшеп аңларга кирәк.

2. Шуңа күрә аның нигезенә биш күренешне куялар [аны җиде хисап белән хисаплыйлар һәм шуның белән халәтен беләләр].

3. Беренче күренеш – Юл, икенчесе – Күк, өченчесе – Җир, дүртенчесе – Сәргаскәр, бишенчесе – Канун.

Юл – халык фикере хакимлек итүченең фикере белән тәңгәл килгәндә, халык аның белән бергә үләргә һәм аның белән бергә яшәргә әзер булганда, ул курку белән шикне белмәгәндә, бу Юл [Дао, әхлакый канун] була.

Күк – ул яктылык һәм караңгылык, салкын һәм эссе, бу вакыт тәртибедер.

Җир – бу ерак һәм якын, тигезсез һәм тигез, киң һәм тар, бу үлем белән яшәү.

Сәргаскәр – бу акыл, гаделлек, кешелеклек, батырлык, кырыслык.

Канун – хәрби строй, әмерләр һәм гаскәрне тәэмин итү.

Бу биш күренеш турында ишетмәгән бер гаскәри дә юк, ләкин аларны төшенгәннәре генә сугышта җиңә; ә үзләштерә алмаганнары исә җиңми.

4. Шуңа күрә сугышны җиде хисап белән үлчиләр һәм шул рәвешле хәлнең нинди булуын билгелиләр.

Кайсы илбашы Юл буйлап бара?
Кайсы сәргаскәр сәләтлерәк?
Кем Җир белән Күкне куллана?
Кемнең кагыйдәләрен һәм әмерләрен яхшырак үтиләр?
Кемнең гаскәре көчлерәк?
Кемнең офицерлары һәм солдатлары яхшырак өйрәтелгән?
Кем дөрес итеп җәзасын һәм әҗерен бирә?

Менә шуларга карап мин кемнең җиңәсен һәм кемнең җиңеләсен беләчәкмен.

5. Әгәр дә гаскәр башлыгы минем хисапларны кулланса, ул аларны үзләштереп, һичшиксез, җиңүгә ирешәчәк; мин аның янында калачакмын. Әгәр дә гаскәр башлыгы, хисапларыма төшенмичә, аларны куллана башласа, ул һичшиксез җиңеләчәк; мин аннан китәчәкмен. Әгәр дә ул аларны мөмкин булган файданы исәпкә алып үзләштерсә, алар аңа үзләреннән тыш та булышачак куәтне тәшкил итәрләр.

6. Куәт – ул файдага туры китереп, тактиканы дөрес куллана белү.

7. Сугыш – ул ялган юлы. Шуңа күрә, әгәр нәрсә дә булса кулыңнан килсә, дошманыңа кулыңнан килмәгән итеп күрсәт; әгәр нәрсә дә булса куллансаң, кулланмаган сыман бул; якын торсаң да, үзеңне еракта итеп күрсәт; еракта булсаң да, якында булып күрен; уңайлы форсат күрсәтеп, аны алда; аның гаскәрен бута һәм аны кулыңа эләктер; әгәр аның барысы да җитәрлек икән, әзер тор; әгәр ул көчле булса, аның кулына эләкмә; аны ярсытып, гаскәрен бута; юашлык күрсәтеп, анда мин–минлек уят; әгәр аның көчләре яңа килгән булса, аны арыт; әгәр гаскәре дус булса, дошманлык уят; ул әзер булмаганда һөҗүм ит; ул көтмәгәндә сугышка чык.

8. Боларның барысы да юлбашчыга җиңү бүләк итәр; ләкин алдан берни дә әйтеп булмый.

9. Кем – әле сугышка кадәр үк – алдан исәп–хисаплары белән җиңә, шуңа ышаныч зур; кем – сугышка кадәр үк – исәп–хисаплары белән җиңми, аңа ышаныч азрак. Кемнең форсаты бар – шул җиңә, кемнең форсаты юк – җиңми. Шуңа күрә мин, боларны күрү белән, җиңү белән җиңелүне аңлыйм.

"Сугыш сәнгате" трактаты
"Сугыш сәнгате" трактаты

II БҮЛЕК. СУГЫШ АЛЫП БАРУ

1. Сунь–цзы әйтте: сугыш алып бару тәртибе менә шундый:

2. Әгәр синең бер мең җиңел сугыш арбасы һәм бер мең авыр сугыш арбасы, йөз мең солдатың бар икән, кирәк–яракларны мең мильлек арага җибәрергә кирәк икән, ул очракта эчке һәм тышкы чыгымнарың, кунаклар кабул итү өчен китәчәк чыгымнарың, лак һәм җилем өчен материал, сугыш арбалары һәм кораллар өчен кирәк–яраклар – болар өчен көненә мең алтын тәңкә китәчәк. Шул очракта гына йөз меңлек гаскәргә хәлең җитәр.

3. Әгәр сугышта җиңүгә юл озакка сузылса, корал үтмәсләнә һәм кыршыла; әгәр кальганы озак вакыт камап торсалар, көчең бетә; әгәр гаскәрне кырда озак тотсалар, дәүләтнең акчасы җитми башлый.

4. Корал үтмәсләнсә һәм кыршылса, көч бетсә һәм акча җитмәсә, морзалар, синең зәгыйфьлегеңне аңлап, сиңа каршы чыгарлар. Шул вакытта синең янда акыллы хезмәтчеләрең булсын, моннан ары берни дә эшли алмассың.

5. Шуңа күрә дә сугышта уңышның көрәш тиз барганда гына килүен беләләр, хәтта сугыш дөрес алып барылмаса да, тиз көрәш җиңү бирә; ә инде дөрес алып барылып та, озакка сузылган сугышның уңышлы булуын әле күргәннәре юк.

6. Беркайчан да озын сугышның дәүләткә файда китергәне юк. Шулай булгач, сугышның зыян аңлап бетермәгән кеше сугышның файдасын да аңлап җиткермәс.

7. Сугыша белгән кеше солдатларны ике тапкыр җыймый, азык–төлекне өч тапкыр төями; сугыш кирәк–яракларын үз дәүләтеннән ала, азык–төлекне исә дошманыннан ала. Шуңа күрә аның солдатларына ризык җитә.

8. Дәүләтнең малы җитмәгәнгә, гаскәрне еракта тотарга туры килә. Азык–төлекне еракка илтергә туры килгәч, халык бөлә.

9. Гаскәр булган җирләрдә сәүдәгәрләр бәяләрне күтәрә; алар кыйммәт бәягә сатканга, халыкның малы кими; зәгыйфь халык түлисе салымнарын авырлык белән түли.

10. Көч бетә, мал кими, үз илеңдә – йортларда бушлые; халыкның малы уннан җидегә кими; илбашының малы – сугыш арбалары ватылган, атлар арыган; көбә, ук һәм җәяләр, кече калканнар һәм аю сөңгеләре, зур калканнар һәм сөңгеләр, эш үгезләре һәм йөк арбалары – болар барысы да уннан алтыга кими.

11. Шуңа күрә акыллы сәргаскәр дошман хисабына туенырга тырыша. Дошман ризыгының бер фунты үз ризыгыңның егерме фунтына тигез; дошман саламы һәм көрпәсенең бер поты үзеңнең егерме потыңа тигез.

12. Дошманны ярсу җиңә, байлыкларын комсызлык талап ала.

13. Әгәр сугыш арбалары белән сугышканда ун һәм аннан да күбрәк арбаны кулга төшерсәләр, аны беренче булып кулга төшергәннәргә бүләк итеп тарат һәм әләмнәрен алыштыр. Ул арбаларны үзеңнекеләр белән катнаштыр һәм

аларда йөри башла. Хәрбиләрең белән яхшы мөгамәләдә бул һәм аларны кайгырт. Бу дошманны җиңү һәм үз көчеңне арттыру була да инде.

14. Сугыш җиңүне ярата, ә озакка сузылуны сөйми.

15. Шуңа күрә сугышны аңлаучы сәргаскәр халык язмышын хәл итүчедер, ул дәүләт иминлегенең хуҗасыдыр.

III БҮЛЕК. СТРАТЕГИК ҺӨҖҮМ

1. Сунь–Цзы әйтте: сугыш кагыйдәләренә таянсаң, иң яхшысы – дошман дәүләтне саклап калу, моннан икенче урында – бу дәүләтне юк итү. Иң хәерлесе – дошман гаскәрен саклап калу, икенче урында – аны тар–мар итү. Шул рәвешле, дошманыңның төмәнен, меңен, йөзен һәм дистәсен саклап калу аны юкка чыгарудан хәерлерәк булыр.

Йөз тапкыр сугышып, йөз тапкыр җиңү – иң хәерлесе түгел, иң яхшысы – дошман гаскәрен сугышсыз буйсындыру.

2. Шуңа күрә иң яхшы сугыш алымы – дошманыңның планнарына юл куймау; аннан соң яхшы булганы – аның берләшмәләрен, дуслары белән берлекләрен тар–мар итү; аннан соң яхшысы – гаскәрләрен җиңү. Иң начары – кальгаларны камалышта тоту. Камалыш кагыйдәләре кушуынча, бу адымнарга этәргән сәбәпләр җитди булырга тиеш. Зур калканнарны һәм камалыш арбаларын әзерләү, калкулыклар өю, кирәк–яракларны туплау өчен өч ай кирәк; ләкин сәргаскәр, түземлеген җуеп, солдатларын кальганы алырга дип җибәрә; әмма офицер һәм солдатларның өчтән бере һәлак була, ә кальга алынмый кала. Камалышның һәлакәтле нәтиҗәләре менә шундый.

3. Шуңа күрә, сугыша белгән кеше, бәрелешләрсез генә дошман гаскәрен буйсындырсын; дошман кальгаларын камалышта тотмыйча гына алсын; гаскәрен озак тотмыйча гына чит дәүләтне тар–мар итсен. Ул, һичшиксез, барын да тулы килеш саклап калыр һәм шуның белән Күк астында хакимлеккә дәгъва кылыр. Шуңа да бит инде коралларыңны үтмәсләндермичә дә табыш алып була: бу стратегик һөҗүм кагыйдәсе .

4. Сугыш кагыйдәсе болай ди: әгәр синең гаскәрең дошманыңныкыннан ун тапкыр күбрәк икән, аны һәр яклап камап ал; көчләрең биш тапкыр күбрәк булса, аңа һөҗүм ит; көчең ике тапкыр күбрәк булса, аны өлешләргә бүл; гаскәрләрегез тигез көчкә ия булса, аның белән сугышырга дәртең җитсен; көчең азрак булса, саклана бел; гомумән, нәрсәң дә булса дошманыңнан начаррак икән, аннан читкә тайпыла бел. Аз көч белән сугышырга омтылучылар көчле дошманның әсирләренә әйләнә.

5. Сәргаскәр – дәүләтнең терәге. Әгәр терәк нык тора икән, дәүләт көчле булыр; терәкнең зәгыйфь яклары булса, дәүләт тә зәгыйфь булыр.

6. Идарә итүче өч очракта гаскәргә зыян сала:

Гаскәрнең кузгалырга тиеш булмаганын белмичә, аңа кузгалырга әмер бирсә; чигенергә ярамаганын белмичә, чигенергә кушса; бу гаскәрне кешәнләгән сыман була.

Гаскәрнең ни икәнен аңламыйча, аның белән дәүләттә идарә иткән төсле идарә итмәкче булса; бу очракта командирлар аптырашта калачаклар.

Тактиканың ни икәнен белмичә, сәргаскәрне дәүләт хезмәтчеләрен билгеләгән төсле билгеләсә; бу вакытта командирларның ышанычы кими.

7. Гаскәр аптырашта калып, сәргаскәргә ышанмый башласа, морзалардан бәла көт. Үз гаскәреңне таркатып, җиңүне дошманыңа бирү шушы була инде.

8. Шуңа күрә җиңүнең биш очракта булачагын беләләр:

– кайчан сугышырга яраганын, ә кайчан ярамаганын белсәләр, җиңәләр;
– зур көч белән дә, аз көч белән дә дөрес файдалана белсәләр, җиңәләр;
– өстәгеләр дә, астагылар да, бер теләк белән йөрсәләр, җиңәләр;
– үзләре сак булып, дошманның саксызлыгын көтсәләр, җиңәләр;
– сәргаскәр сәләтле булса, һәм илбашы аның белән идарә итмәсә, җиңәләр.

Бу биш нигез җиңүне белү юлы була.

9. Шуңа күрә әйтәләр дә инде: әгәр бу юлны һәм үзеңне белсәң, йөз тапкыр сугышып та, иминлектә булырсың; үзеңне белеп, бу юл белән таныш булмасаң, бер тапкыр җиңәрсең, ә икенчесендә җиңелерсең; юлны да, үзеңне дә белмәсәң, сугыш кырына чыккан саен җиңеләчәксең.

Академик Н.И.Конрад тәрҗемәсе нигезендә Айдар Шәйхин тәрҗемәсе
"Тәрҗемәханә" бүлегендәге язмаларда тәрҗемә авторларының стиль үзенчәлекләре саклана​

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

тәрҗемәханә

Хөрмәтле укучылар! Дөнья әдәбиятының татар теленә бик аз тәрҗемә ителгәнен искә алып, Азатлык "Тәрҗемәханә" дигән яңа шәлкем ачып җибәрде. Бу шәлкемдә дөньякүләм популяр әсәрләрдән өзекләр татарча тәкъдим ителә. Әлеге тәҗрибә телебезнең кулланылышы артуга уңай йогынты ясар дип өметләнәбез.

XS
SM
MD
LG