Башкортстан егетен Дагыстан коллыгыннан алып кайттылар
Мәскәүгә эшкә киткән Башкортстан егетләре еш кына Кавказ республикаларына коллыкка эләгә. Бу хакта Азатлыкка Әбҗәлил районы Ишбулды авылында яшәүче, күптән түгел Дагыстандагы коллыктан азат ителгән Шамил Босконов сөйләде. Ул эш эзләп Мәскәүдәге Казан вокзалына килеп төшүгә үк кеше белән сәүдә итүчеләр кулына килеп эләгә. Аны шунда ук Дагыстанга алып китәләр һәм ул анда үзе кебек дистәләрчә кеше белән бергә кол буларак бушка эшли. Колларны бик каты саклыйлар, кыйныйлар, аларның качып китү мөмкинлеге юк. Шамилнең туганнары аны эзләп игъланнар бирә, полициягә мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә бер рейд барышында полиция Шамилнең коллыкка эләккәнлеген ачыклап туганнарына хәбәр итә һәм авылның көчлерәк егетләре җыелышып аны азат итү өчен Дагыстанга китә. Шамил Азатлыкка үзе белән коллыкта Салават районыннан тагын бер егетнең эшләгәнлеген һәм аның шунда калганлыгын әйтте.
мультимедиа
-
май 04, 2026Канада татарлары балалар өчен журнал чыгара башлады
-
апрель 13, 2026Маҗарстан халкы сайлауда оппозиция җиңүен бәйрәм итә
-
апрель 06, 2026АКШта Татарстан байрагы астында татар хоккее узды
-
апрель 02, 2026Уфада дрон бер күпкатлы йортка эләккән
-
май 08, 2023Курган өлкәсендә татар авылы янган