Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мадридта мигрантларны кабул итү таләбе белән урам чарасы үтте


Кечкенә көймәдән Испания диңгезчеләре коткарган качаклар
Кечкенә көймәдән Испания диңгезчеләре коткарган качаклар

Мадридта берничә мең кеше ил хакимиятләренең 17 мең мигрантны кабул итү таләбе белән урам чарасы үткәрде.

Испания башкаласы Мадридта берничә мең кеше хакимиятләрне Европа Берлеге каршында алган вәгъдәләрен үтәү – 17 мең мигрантны кабул итү таләбе белән урам чарасына чыкты. Хокук яклаучылар мәгълүматларына күрә, хәзер ил 1300 мигрант кына кабул иткән.

Урам чарасында катнашучылар хакимиятләрдән нәтиҗәле гамәлләр таләп итеп "Акланырга җитте инде, киртәләр юк" дигән язу күтәреп барды.

Бу чараны берничә хокук яклау оешмасы һәм шул исәптән Amnesty International да оештырды.

2017 елның июнь башына Европа Берлеге илләре яшәү хокукы белән 20 меңгә якын мигрант кабул итте. Шул ук вакытта, 2015 ел килешенгән план нигезендә Греция һәм Италиягә килгән 160 мең качакны башка илләрнең дә кабул итүе кирәк. Маҗарстан, Польша, Чехия мигрантлар кабул итүдән баш тарта.

Европа Берлеге җитәкчелегенең кайбер әгъзалары һәм Европа илләре лидерларының кайберләре миграция планының өзелүен һәм качаклар белән вазгыять кискен дип белдерде.

XS
SM
MD
LG