Accessibility links

пәнҗешәмбе, 17 август 2017, Казан вакыты 06:41

Азатлык 1917 елда нәшер ителгән татар матбугаты, анда басылган мәкаләләр белән таныштыруны дәвам итә.

"Йолдыз" газеты 1905 елда нәшер ителә башлый. Ул иң озын тарихлы татар басмасы санала. Аның мөхәррире Гафур Коләхмәтов була. 1918 елда хакимияткә большевиклар килү белән ул нәшер ителүдән туктый.

"Йолдыз" газеты, Казан
19 июнь, 1917 ел (№1805)

ДИН ХӨРРИЯТЕ ХАКЫНДА КАНУН ЛӘЙХӘСЕ

  1. Гражданский һәм сәяси хокуклар белән файдалануга һич тә диннең дәһле юк. Үзенең дине өчен һичкемне кысарга яки нинди булса да хокукларыннан мәхрүм итәргә имкан (мөмкинлек) юк.
  2. Тугыз яшькә җитмәгән балаларның диннәрен үзләренең ата-аналары тәгаен кылалар. Ата-аналары разый булышмаганда, яшь балалар аналарының динен тоталар.
  3. Ата-аналары үлү сәбәпле, диннәрен белергә мөмкин булмаганда, кечкенә балаларның диннәрен балалыкка яки тәрбиягә алган кешеләр тәгаен кылалар.
  4. 18 яшькә җиткән кешеләрнең бер диннән икенче дингә чыгуларына яки үзләрен һичбер диндә түгел дип тасдыйкъ (раслау) кылдурыларына манигъ (каршылык) юк. Бер диннән икенче дингә чыкканда, чыгучы кешенең шул җирдә дин эшләрен карый торган үзәккә теле белән яки язу белән хәбәр итүе җитә.
  5. 18 яшькә җитмәгән, ләкин 14тән узган кешеләрнең бер диннән икенче дингә чыгулары өчен ата-аналарының яки алар урынына калган кешеләрнең ризалыклары кирәк.
  6. 9 яшькә җиткән балалар ата-аналары икенче дингә күчкәндә, шул дингә чыгалар. Ата-аналарының берсе генә икенче дингә чыкса вә алар арасында әтфак булмаса, 9 яшькә җитмәгән балалар иске диннәрендә калалар.
  7. 9 яшеннән узган балаларны үз ризалыгыннан башка икенче дингә күчерергә мөмкин түгел.
  8. Һичбер диндә булмаган кешеләрне туганнарын, үлгәннәрен, никахларын вә башка гражданлык эшләрен мөһли идарәләр карыйлар.

ГОМУМИ МӨСЕЛМАН КОРЫЛТАЕ КАРАРЫ

Беренче карар сугышка мөнәсәбәт хакында:

  1. Без бу гомуми сугышның төп сәбәбе – Яурупада хөкем сөрә торган югары сыйныфларның империализм сәясәте дип беләмез. Һәм без, мөселманнар, бу сәясәткә, ул сәясәт кайда гына һәм нәрсәдә генә булмасын, катгый сурәттә протест ясыйбыз, чөнки бөтен дөнья мөселманнары – бу сәясәтнең корбаннары.
  2. Без, Петроградтагы эшче һәм солдат вәкилләре, шурасының бөтен бөтен дөнья демократиясенә игълан иткән тарихи мөрәҗәгатен алкышлап алабыз.
  3. Безнең шигаремез Яурупада, Азия һәм Африкада һичбер төрле аннексиясез һәм контрибуциясез бөтен милләтләрнең үз тәкъдирләрен үзләре билгеләү әсасына корылган солыхтыр.
  4. Без, мөселманнар, мокыт хакимиятнең сугыш максатлары хакында 27 нче чыгарган игъламын, иске идарәдән калма, империялизм сәясәтеннән ваз кичү юлында беренче адым дип карыймыз.
  5. Бу юлда икенче адым, Русия белән мотфаклар арасында ясалган мөгаһдәләрнең хәрби серләрне ачмый торганнарын хәммәсен дә халыкка белдерү һәм мәтфакъләрнең Яурупада, Азия һәм Африкада җирләр алуга бина ителгән мөгаһдәләрнең хакыйкый көчләрен бетерү (бозу) булырга тиеш.
  6. Без Русияне хариҗи дошман тәҗәвезеннән саклауны тиеш күреп, сугышка үзебезнең бөтен көчебезне һәм байлыгымызны корбан итәргә хәзермез.

Икенче карар ысул идарә хакында:

Русиядәге мөселман милләтләренең мәнфәгатьләрен, хакларын киң сурәттә тәэмин итә торган ысул идарә туфрак (территория) һәм милләт әсасына корылган халык җөмһүриятедер. Русча исеме - Демократическая республика на национально-территориально-федеративных началах.

Махсус җирләре булмаган милләтләр милли мөхтәрият белән файдаланырлар (Национально-культурная автономия). [...]

Өченче карар мәдәният һәм мәгариф эшләре хакында:

1. Мәгариф һәм мәдәният эшләре һәр милләтнең үзидарәсендә.

2. Ибтидаи мәктәпләрдә укытулар һәр кабиләнең үз ана телендә булыр. Урта мәктәпләрдә гомуми төрек телен дәрес итеп укыту мәҗбүри булыр. Гали мәктәпләрдә уку теле төрек теле булыр.

3.Мәгълүм бер яшькә җиткән һәр балалар өчен ибтидаи мәктәпләрдә уку гомуми, мәҗбүри һәм буш булыр. [...]

ИГЪЛАННАР

Бер ай эчендә сыфрдан ноталар буенча мандолинада уйнарга өйрәтәмен һәм рәсемнәрдән дәресләр бирәмен. Апанаевское подворье, №28.

Ошбу ел икенче июньнән башлап, Семипалатта "Халык сүзе" исемле татарча газета-журнал чыга башлаячак. "Халык сүзе" Семипалат кеби Урта Азиянең мөселманнары күп булган мөһим мәркәзендә чыкканнан боларга гаит мәсьәләләр вакытында язылып торачак. "Халык сүзе" газета-журналының бәһасе 6 сум, алты айлык – 3 сум, 3 айлык – 1 сум 25 тиен, айлык – 60 тиен. Мөхәррире – Гариф Мусин, нәшере – Фуад Айтикин.

Кәҗә кымызы. Швейцария бакчасы астында Сокольник бакчасында бутылкасы 60 тиеннән кәҗә кымызы эчертелә. Шундук байтал кымызы һәм самоварлар белән чәйләр бирелә.

Гарәп имласыннан кирил имласына Эльза Нәбиуллина күчерде

XS
SM
MD
LG