Accessibility links

җомга, 28 июль 2017, Казан вакыты 09:48

Федераль сак хезмәтенә түрәләрнең милке турындагы мәгълүматны яшерергә рөхсәт ителде


Русиядә коррупциягә каршы протест чарасы

Русия Дәүләт Думасы депутатлары икенче укылышта Федераль сак хезмәте (ФСО) вәкаләтләрен киңәйтү турындагы канун өлгесен кабул итте.

Канун өлгесе сак хезмәтенә дәүләт сагы астында булучы кешеләрнең шәхси мәгълүматын яшерергә рөхсәт бирә, дип яза РБК. Элегрәк "Трансперенши Интернешнл" коррупциягә каршы үзәк белгечләре әйтүенчә, бу югары хакимияттәге кешеләр турында мәгълүматның югалуына китерәчәк. Дәүләт Думасының иминлек һәм коррупциягә каршы комитеты башлыгы Василий Пискарев сүзләренә караганда, сүз дәүләт түрәләренең яшәү һәм тору урынына кагылышлы мәгълүмат турында бара.

Моннан тыш, ФСО дәүләт сагы астында булганнар узганда юлларда хәрәкәтне вакытлыча туктатып тору хокукы да алачак. Шулай ук һава аланнарын һәм башка транспорт мәйданнарын бушлай куллану мөмкинлеге дә биреләчәк.

Федераль сак хезмәте вәкаләтләрен киңәйтү турындагы канун өлгесен февральдә Русия президенты Владимир Путин керткән иде. Март аенда президент Федераль сак хезмәтенә Русия ихтыяҗлары өчен җир кишәрлекләрен тартып алу хокукы да бирде.

XS
SM
MD
LG