Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 05:54

Финляндия татарлары "Сүрәләр һәм догалар" китабының икенче өлешен чыгарды. Элегрәк чыккан беренче өлешен кирилл хәрефләренә дә күчереп Русия балаларына да таратканнар.

Финляндия татар мәхәлләсе "Сүрәләр һәм догалар" дигән китапның икенче өлешен нәшер итте. Аның беренчесе 2014 елны басылган иде. Бу китапта өч тел кулланылган. Коръән сүрәләре һәм догалары гарәп телендә языла һәм шуның астында транскрипциясе бирелә. Ягъни, гарәп телен яхшы укый белмәгән, ә үзен-үзе тикшерергә теләүче кеше транскрипциядән укый ала. Аннары татар теленә һәм фин теленә тәрҗемәсе бирелә. Финляндия татарлары имамы Рамил Беляев белән яңа чыккан китап турында сөйләштек.

– Рамил хәзрәт, "Сүрәләр һәм догалар" китабының икенче өлешенә ничә сүрә кергән?

– Бу икенче өлешкә Ясин, Әр-Рахмән, Әл-Мүлк (Тәбәрәк) һәм зуррак сүрәләрнең өзекләре, ягъни Әл-Имран (189-194 аятьләр), Тәүбә (128-129 аятьләр), Әл-Әһзәб сүрәсе (40-48 аятьләр), Әс-Саффәт сүрәсе (79-132 аятьләр) һәм башка халкыбыз тарафыннан мәчетләрдә еш укыла торган аятьләр кертелде.

Рамил Беляев
Рамил Беляев

Догаларга килгәндә, китапта берничәсе Рамазан ае белән бәйле. Уразага ният кылу, ифтар догасы, тәравихта, кадер кичендә укыла торган догалар кергән.

Сәдака алгач, зиратка баргач, җеназа намазы, мәетне кабергә куйганда, йокыга ятканда һәм йокыдан торганда, никах, хәтем, вакытында укыла торган догалар бар.

Бу китапта шулай ук халкыбыз тарафыннан яратылган һәм мәчетләрдә укыла торган Әлвидә догасы бар. Ул Рамазан аеның соңгы көннәрендә укыла.

Яттым, йә Аллаһ" дигән бер дога шулай ук халкыбыз тарафыннан борынгыдан ук йокларга ятар алдыннан укыла. Сакланып калсын һәм киләчәк буын да ул догаларны белсен өчен аны да керттек.

– Китап ничә данәдә чыкты?

Китап тышлыгы
Китап тышлыгы

– Беренчесе кебек үк 700 данәдә басылды. Әмма беренчесе җитмәде, чөнки халкыбызга өләшенде, балаларны укытуга алынды һәм шуңа җитмәде. Без аны кабат бастырдык.

Аннары беренче өлешен 2015 елны Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин ярдәме белән кирилл хәрефләренә дә күчердек. Фин теле өлешен урыс теленә тәрҗемә итеп, латин хәрефле татарчаны кириллга күчереп Русиядә яшәгән милләттәшләребез өчен дә бастырдык. Ул Русия мөселманнары Диния нәзарәте канаты астында эшләүче "Мәдинә" нәшриятында чыкты. 2015 елны төрле төбәкләрдәге лагерьларда балаларга эләшенде.

Китапның икенче өлешен чыгару Кадер киченә туры килде. Рамазан бәйрәме алдыннан халкыбызга бер бүләк дип әйтергә кирәк. Бәйрәм көннәрендә бу китапны кулларына алып сөенсеннәр. Безнең мәхәлләдә бит китаплар һәр көнне чыгып тормый.

– Финляндиядә дини китаплар бастыру өчен ниндидер рөхсәт кирәкме?

– Юк, рөхсәт кирәкми, нинди китап чыгару ул мәхәлләнең үз эше. Аннары ул китапчыкны мин ялгызым гына язмадым, анда бергәләп, бөтен мөтәвәлият әгъзалары катнашты. Бигрәк тә мәхәллә рәисе Атик Али, аның бертуганы Акиф, дини эшләр хаятендәге әгъзаларыбыз Харис Бәдретдин, Дениз Бәдретдин, Кадрия Бәдретдин бергәлегендә бастырып чыгардык. Аннары татар дин ысуллары белән бәйле булган китапчыкның башка бер мәдәниятләр белән бәйләнеше юк.

– Икенче китаптагы сүрләрне дин дәресләренә йөргән мәхәллә балалар ятларга тиешме?

Китап эчтәлеге
Китап эчтәлеге

– Безнең мәхәлләгә йөрүче балалар беренче китапчыкка кергән сүрәләрне өйрәнергә тиешле, ә икенчесендә озынрак сүрәләр һәм аларны балаларга ятларга бирмибез. Теләкләре булса, өйрәнә ала. Бу китапчык күбрәк гомуми кулланылышка нигезләнгән.

– Беренче китаптагы сүрәләрне теләп өйрәнделәрме, яки тиеш булгангамы?

– Укыту процессы ул бит уктыучы, бала һәм ата-ана белән бәйле. Шуңа барысы белән дә эшлибез. Аннары бу китапчык балаларга җиңеллек бирде, чөнки элек кәгазьләргә язып биреп тарата идек.

Фин телендә дә булгач, бала татар телен зәгыйфьрәк белгән очракта фин теле аша татар телен аңлауга да ирешә. Шул ук юлны Русиядәге балаларга да тәкъдим иттек. Урыс теле аша бала татар телен ныгыта ала.

– Заманча технологияләр булганда китапның кирәге каламы, чөнки хәзер бөтен сүрә-догаларны интернет аша да өйрәнеп була?

– Бу бит ярдәмчел ысуллар. Без дә заманча ысулларны кулланабыз. Компьютерны телевизорга ялгап уктыу процессында төрле-төрле презентацияләр эшлибез. Без генә түгел, балаларга да эш биреп, алар өйләрендә шул презентацияләрне әзерләп, безгә үзләре аңлаганны килеп сөйлиләр. Заманнан артта калмаска тырышабыз. Ләкин кулда китап булуның зыяны юк. Мәктәпләрдә китапларны беркем дә инкарь иткәне юк.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG