Алмазбәк Атамбаев: "Кыргызлар, башкортлар, татарлар – тугандаш халыклар"
Башкортстан белән Кыргызстан төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтергә килеште. Бу хакта ике республика вәкилләре очрашуында сүз барды. "Тугандаш халыклар – кыргызлар, башкортлар, татарлар арасында бәйләнешләрне ныгытырга вакыт җитте”, диде Алмазбәк Атамбаев. Кыргыз җитәкчесе сүзләренчә, болай да бик күп мөмкинлекләрне кулдан ычкындырдык, әммә сакланып калган уртак тамырлар икътисадта һәм башка өлкәләрдә алга китешкә этәргеч бирә ала. Башкортстан авыл хуҗалыгы, сәнәгать, энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдерде. Кыргызларны республикада эшләнгән автобуслар, авыл хужалыгы техникасы белән тәэмин итү мөмкинлекләре бар. Кыргыз делегациясе Башкортстанның археология һәм этнография музее экспозицияләре белән дә танышты.
мультимедиа
-
май 04, 2026Канада татарлары балалар өчен журнал чыгара башлады
-
апрель 13, 2026Маҗарстан халкы сайлауда оппозиция җиңүен бәйрәм итә
-
апрель 06, 2026АКШта Татарстан байрагы астында татар хоккее узды
-
апрель 02, 2026Уфада дрон бер күпкатлы йортка эләккән
-
май 08, 2023Курган өлкәсендә татар авылы янган