Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа-Казан арасы: тимер юл юк, ничек барасы?


Казаннан Мәскәүгә илтә торган юллар күп. Ә менә Уфа белән тоташтырган юл, инфраструктура аз. Тиз йөрешле тимер юл Казанга да, Мәскәүгә дә файдалы түгел. Казан Уфа ягына юл салса, бу Русия өчен дә уңышлы булачак.

Казан белән Мәскәү арасында тиз йөрешле тимер юл салу тирәсендә әлегәчә сораулар күп. Бу – зур акча таләп итә торган эш. Икътисади кризис вакытында бу аеруча катлаулы мәсьәләгә әйләнә. Аның проектын ясау да коточкыч зур акча таләп итә. Бу тимер юл кирәкме дигән шикләр арта гына. Аның Казан тирәсендәге урманнарны кисеп узуы да күп сораулар тудыра. Проблем артыннан яңа мәсьәлә туганда Казанны Мәскәү түгел, Уфа белән тимер юл ярдәмендә тоташтыру дөресрәк һәм отышлырак булмасмы дигән сорау килеп баса.

Якын тирәдәге урман тимер юл хакына киселсә, башкалада экологик проблемнар тагын да артачак

Казан–Түбән Новгород–Мәскәү тиз йөрешле тимер юлын салуның файдасыннан зыяны күбрәк. Беренчедән, Мәскәү ягыннан салынырга тиешле тимер юл урманны кистереп узачак. Һәрхәлдә түрәләр шушы вариантны гына күрә, шуңа басым ясый. Димәк, урманның зур-зур мәйданнары юкка чыгачак дигән сүз. Ә Татарстан урман күплеге белән мактана алмый. Казан халкы болай да тузанлы һава сулый, якын тирәдәге урман тимер юл хакына киселсә, башкалада экологик проблемнар тагын да артачак. Бу урман Казан өчен бик мөһим һәм кадерле. Бусы – бер.

Читтән Казанга агылучылар татар милләтеннән булырмы? Бик шикле.

Икенче проблем шулай ук катлаулы мәсьәләне китереп тудырачак. Тиз йөрешле тимер юл салынса, Казанга күрше төбәкләрдән урта куллы һөнәр ияләре агымы артачак, ә Казанның сәләтле, акыллы кешеләре Мәскәү, Петербур юлын таптаячак. Ә безгә профессионал кадрлар үзебезгә дә кирәк. Моның базар икътисадына үзгәреш кертүен, хезмәт хакларының аска тәгәрәвен көт тә тор. Тагын бер мөһим аспектны искә төшерәсебез килә – читтән Казанга агылучылар татар милләтеннән булырмы? Бик шикле. Татар мәдәниятеннән ерак булучылар саны артса, республикада баланс югалачак дигән сүз.

Татарстан Уфага тимер юл салса, “Ефәк юл” транспорт коридорына якынаячак

Бу очракта Татарстанга Чабаксар яки Түбән Новгородтан түгел, Уфа кешеләрнең килүе хәерлерәк. Уфа–Казан тимер юлы ике республиканы берләштерер иде, бу чын-чынлап тугандаш төбәкнең берләшмәсе булачак. Моның тагын бер отышлы ягы бар. Татарстан Уфага тимер юл салса, “Ефәк юл” транспорт коридорына якынаячак. Бу Казакъстан, Кытай базарына юллар ачыла дигән сүз. Оренбур якынаячак, димәк Татарстан ул яклардагы татарлар белән элемтәләрне тагын да ныгытачак. Кызганычка, Уфа, Оренбур татарлары игътибардан читтә кала. Ә чынында Урал төбәге – тарихи татар мөселман мәдәнияте үзәге. Казакъстан белән Татарстан арасында туры тимер юл булса, ике якны да икътисади, мәдәни җепләр белән берләштерәчәк.

Бу – үзәкләштерү сәясетенең аръягына чыгу

Русиянең империя түгел, ә Конституция нигезендә федератив дәүләт икәнен исәпкә алсак, Казан–Мәскәү тимер юлы түгел, ә Уфага, аннары Казакъстанга салынган тимер юл күпкә кулайрак. Мантыйк нигездә фикерләсәк, шулай. Бу – Русиядә яратып сөйләнгән евразиячелек юлы. Бу – төбәкләр өчен яңа икътисади мөмкинлекләр. Мәскәүгә кадәр һәм Мәскәү өчен тимер юл транспорт инфраструктурасын үстерүгә басым ясау – үзәкләштерү сәясетенең дәвамы. Кирәкме бу? Бу хәтта Мәскәүнең үзенә дә зур “минус”. Болай да анда агым зур, тагын да халык артса, ул тынчыгачак. "Москва не резиновая" дип әйтәләр икән, тиз йөрешле тимер юлы проекты да кирәкми булып чыга.

Татарстан җәмәгатьчелеге бүген автомобильгә бик нык бәйле. Бу альтернатива булмаганга шулай. Кешеләр ни өчен машина ала? Татарстанның ерак районнарына автомобильсез барып җитү мөмкин түгел. Гомумән, тимер юл челтәре Татарстанның социаль-икътисади үсешенә туры килми. Казанны башка шәһәрләр белән чагыштырганда, мәсәлән, Самар белән, тимер юллар кисешкән урын дип санап булмый. Татарстан башкаласы бары тик Мәскәү белән Екатеринбур арасындагы станция ролен үти. Самардан берьюлы җиде юнәлешкә тимер юл салынган, ә Уфадан биш юнәлешкә тимер юллары сузыла. Казанга Мәскәүгә генә түгел, башка якка да юл салу турында уйларга вакыт.

Айрат Фәйзрахманов
Казан, "Ауропалы Татарстан" блогы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

XS
SM
MD
LG