Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Telegram тыелырга мөмкин. Мессенджер турында 5 сорауга җавап


23 июнь Роскомнадзор Telegram җитәкчесе Павел Дуровка ачык хат язып, мессенджер Русиядә теркәлергә тиеш, югыйсә ул тыелачак дип кисәтте. Азатлык үзен иң имин хат җибәрү системы итеп атаган Telegram турында иң кызыклы сорауларга җавап бирергә тырышты.

1. Telegram нәрсә ул һәм ул нинди ягы белән үзенчәлекле?

Telegram – бушлай хатлар һәм медиафайллар җибәрү хезмәте, аны смартфоннарда һәм планшет, компьютер кебек җиһазларда кулланып була. Текст хәбәрләрдән тыш аның аша төрле медиафайллар җибәреп була һәм хәзер дөньяның теләсә кайсы почмагына бушлай шалтыратып та була.

Telegram-ның иң зур үзенчәлеге – өлешчә ябык шифр кодын куллану, бу ике кеше арасында язышуны имин итә. Дөрес, Telegram бары тик "серле язышу" очрагында гына (бу мессенджерда булган функционал) хатларны беркем урлый алмаячак дип гарантияли.

Ике кеше арасында язышудан тыш Telegram күп кешеләрне берләштерә алган төркем булдыру мөмкинлеген бирә. Моннан тыш мессенджерда "канал" да булдырып була, аңа теләсә кем язылып, каналдагы хәбәрләрне укып бара ала, бу, үзенчә, XXI гасыр медиасы булып тора.

Павел Дуров
Павел Дуров

2016 елның февралендә Telegram хуҗасы Павел Дуров белдергәнчә, мессенджерны 100 миллион кеше актив куллана. Көн саен аның аша 10 миллиардлап хәбәр җибәрәләр.

2. Татарлар Telegram-ны кулланамы?

Русиядә Telegram-ны даими рәвештә 2 миллион кеше куллана, барлык кулланучылар саны алты миллионга җитә. Бу сан бик зур дип булмый, мисал өчен WhatsApp хезмәтен Русиядә ай саен 10,7 миллионлап кеше куллана. Дуров үзе дә Русия базарын Telegram өчен "приоритетлы түгел" дип белдерде. Шул ук вакытта мессенджер Иранда бик популяр. Халык саны 80 миллионлап булган бу илдә Telegram-ның айлык аудиториясе – 40 миллион кеше.

Татарлар арасында Telegram-ны артык популяр дип булмый. Һәрхәлдә, татар телендә зур аудиторияле каналлар юк. Күпчелек татар мәгълүмат чаралары Telegram аша яңалыкларны таратмый. Шулай да, шәхси аралашу өчен бу мессенджерны, әлбәттә, татарлар да куллана. Татарча каналлар булдыру да - вакыт мәсьәләсе генә (әлбәттә, мессенджерның Русиядә тыелмавы очрагында). Сүз уңаеннан, Азатлык радиосының да Telegram-да каналы бар.

3. Telegram-ны Русиядә нигә тыярга телиләр?

Русия хакимиятләренең Павел Дуров белән мөнәсәбәтләре аның Вконтакте җитәкчесе булган чакта ук киеренке иде. 2013 елда Дуров Telegram-ны ача һәм ул Русиядә иң күп кулланылган месенджерларның берсенә әйләнә. Шуннан соң берничә тапкыр рәсми затлар тарафыннан аны ябу тәкъдиме яңгырый, мәсәлән, 2015 елның ноябрендә Дәүләт Думасы депутатлары мессенджерны террористлар куллана дип белдерде һәм аны ябарга чакырды. Моңа җавап итеп, Дуров террористлар хәрефләрне дә куллана, аларны да тыярга кирәк, дип көлеп җавап бирде.

WhatsApp һәм Telegram Русиядә иң популяр мессенджерлар булып санала
WhatsApp һәм Telegram Русиядә иң популяр мессенджерлар булып санала

Шуннан соң Русиядә Яровая кануннар пакеты кабул ителде, аның нигезендә мессенджерлар шифр ачкычларын тиешле органнарга тапшырырга тиеш. 2017 елдан Роскомнадзор теркәлмәгән мессенджерларны тыя башлады, беренче булып Zello тыелды. Берничә кинаяле тәкъдимнән соң, май аенда Роскомнадзор Telegram-нан Русиядә теркәлүне таләп итте.

23 июнь көнне Роскомнадзор җитәкчесе Александр Жаров Павел Дуровка ачык таләп белән мөрәҗәгать итте: Telegram Русиядә теркәлеп, Русия кануннарын үти башлый яки ул Русиядә блокланачак, дип кисәтте ул.

4. Дуров гаепләүләргә ничек җавап бирә?

Жаровка җавап буларак Дуров Telegram-ны тыю Русия милли иминлеге күзлегеннән мәгънәгә ия түгел, дип белдерде. "Русиядә көн кадагында АКШның WhatsApp яки Facebook Messenger хезмәтләрен блоклау тормый", диде ул. Telegram тыелу очрагында "Русия түрәләренең дуслары һәм туганнары белән аралашулары һәм башка хисле мәгълүматлары WhatsApp һәм Viber аша АКШның болыт хезмәтләрендә сакланачак" диде Дуров.

Telegram үзен һәрвакыт террорчылар каналларын яба торган мессенджер буларак күрсәтергә тырыша. Шул ук вакытта Дуров мессенджер беркайчан да кулланучыларның шәхси мәгълүматларын һәм шифр ачкычларын бернинди күзләү органнарына тапшырмаячагын белдерде. Аның сүзләренчә, ФБР тарафыннан андый басым булган инде.

Дуров җавабыннан соң Александр Жаров Telegram-ның террорчыларга карата "нейтраль" булуын, ә Дуровның төп мәсьәлә буенча җавап бирмәвен белдерде.

5. Хәзер нәрсә булачак?

Интернет белгечләре әлегә Telegram язмышын фаразлый алмый. Википедия очрагында кебек үк Роскомнадзор таләпләрен йомшартырга яки кире кагарга мөмкин. Яки, вазгыятьнең киеренкеләнүе очрагында мессенджерны тыярга да мөмкин.

Combot хезмәте хуҗасы һәм Telegram белгече саналган Федор Скуратов Telegramны тыю ихтималын 20% дип бәяләде. Русиядә мессенджерларны тыю катлаулы булып тора. Аның веб-версиясен тыелган ресурслар исемлегенә кертеп була, ләкин кушымта белән хәл катлаулырак.

Мессенджерлар күп логин-серверлар куллана, аларны көн саен алыштырып була. "Телеграм тыелу очрагында, без бары тик комфортны гына югалтачакбыз. Чөнки VPN аша аны барыбер кулланып булачак", дип саный Скуратов.

XS
SM
MD
LG