Accessibility links

Кайнар хәбәр

Светофорга алмаш, канатлы боралаклар һәм "дигитал илчелек"


Азатлык фән һәм технология дөньясы яңалыкларын күзәтүен дәвам итә. Сингапурда светофорны алыштыра алырлык технология булдыралар, Эстония Люксембургта "дигитал илчелек" ачты, Airbus исә канатлы боралак проектын тормышка ашыра.

Якын киләчәктә без күнеккән светофорлар урынына яңа технология - машиналардагы коммуникацион җиһазлар барлыкка килергә мөмкин. Юллар чатын узганда машина үзе өчен виртуаль "иминлек юлы"н уйлап табачак, һәм әлеге юл буенча һәлакәтсез узып китә алачак. Мондый систем алгоритмын хәзерге вакытта Сингапурның Фән, тикшеренү һәм технологияләр оешмасы (A*STAR) булдырырга тырыша.

Галимнәр бу җиһазлар һәр машинада булачак дип фаразлый. Алар даими рәвештә машинаның нинди тизлектә хәрәкәт итүен һәм юл чатыннан никадәр ерак булуын күзәтеп барачак. Бу мәгълүматларны җиһаз һәр юл чатында булачак бердәм системга җибәреп торачак. A*STAR белгечләре уйлап тапкан алгоритм бу мәгълүматны өйрәнеп, һәр машина өчен имин хәрәкәт юнәлешен ясаячак. Шул ук вакытта машиналарга туктарга да кирәк булмаячак: кайбер машиналар тизлекне артырып, кайберәүләр киметеп хәрәкәт итәчәк.

Бу коммуникацион җиһазларны һәм пилотсыз машиналарда, һәм дә тизлекне арттыру-киметү автоном системы булган теләсә нинди машинада да кулланып булачак. Бүгенге көндә күп кенә машинада круиз-идарә бар, бу систем өчен җитәрлек.

Science Daily билгеләгәнчә, бу җиһазлар системын чиратлап кертергә кирәк булачак. Башта алар светофорлар белән бергә булса, алга таба светофорлардан баш тартып булачак. Машиналарның автономлыгы үскән саен, алар системга җиңелрәк җайлашачак.

Шуны өстәп әйтеп була: бүгенге көндә Audi инде светофорлар белән "элемтәгә кереп", яшел утның кайчан булачагын хәбәр иткән машиналарны сыный. Сингапур тәкъдим иткән алгоритмга охшаш проектны 2016 елда Массачусетс институтында да тәкъдим иткәннәр иде.

Канатлы боралак

Airbus ширкәте канатлы боралак проектын тәкъдим итте. Ул 2020 елда чыгачак һәм сәгатенә 400 км-га кадәр тизлектә оча алачак. Мисал өчен, гади боралаклар сәгатенә 250 км тизлеге белән йөри ала. Боралак RACER дип атала.

Airbus белдергәнчә, яңа боралакның иң отышлы яклары: зур тизлек, оста хәрәкәт итү мөмкинлеге һәм экономия. RACER һәм ятма, һәм үрә винтларны куллана. Бу тизлекне арттырырга һәм шул ук вакытта боралакка үрә торып очарга мөмкинлек бирә.

RACER боралагы элегрәк, 2013 елда тәкъдим ителгән Airbus Helicopter X3 прототибына нигезләнгән. Аның күп сыйфатлары яхшыртылган. 2022 елда исә Русиядә иң тиз оча торган хәрби боралаклар чыгара башлау планлаштырыла. Ми-24 боралагына охшаш прототип сәгатенә 500 км тизлегенә ирешәчәк, дип хәбәр ителә.

Беренче дигитал илчелек

Европа исә дигитал дөньяга атлавын дәвам итә. Эстония Люксембургта "дигитал илчелек" ачып җибәрде. Бу нәрсәне аңлата? Хакимиятләр шәхси мәгълүматлар белән нәрсә эшли алу-алмавын бу мәгълүматлар сакланган илдән тора. Зур IT ширкәтләре мәгълүматларын бар дөнья буйлап саклый, һәм аерым илләрдә җирле хакимият бу мәгълүматны кулланырга яки ачарга таләп итәргә мөмкин.

Бу серверлар өчен нәкъ Эстониянең мәгълүматны саклау кануннары эшләячәк

Дигитал илчелекне ачу исә илдәге мәгълүматны саклау кагыйдәләре аның төрле "илчелек"ләренә дә кагылачак дигән сүз. Ягъни, Люксембург аерым серверларны Эстония вәкиллеге дип саный. Һәм бу серверлар өчен нәкъ Эстониянең мәгълүматны саклау һәм куллану кануннары эшләячәк.

Соңгы 20 елда Эстония технология һәм IT өлкәсендә зур уңышка ирешкән. Мисал өчен, илдә Skype, Kazaa, TransferWise, Fitsme кебек хезмәтләр үсеш алган. Эстония Ямайкага электрон дәүләт төзәргә ярдәм итәргә дә вәгъдә итте.

XS
SM
MD
LG