Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Петербур метросындагы террор гамәле Telegram ярдәмендә әзерләнгән дип белдерде


Петербур метросында шартлау оештыруда шикләнелүчене тоткарлау
Петербур метросында шартлау оештыруда шикләнелүчене тоткарлау

Террорчылар шартлау әзерләгән вакытта Telegram мессенджерын үзләренең чит илдәге кураторлары белән бәйләнештә торыр өчен кулланган дип белдерә Федераль иминлек хезмәте. Telegram хуҗасы Павел Дуров терроризмны җиңәр өчен мессенджерларны түгел, бөтен интернетны блокларга кирәк, ди.

Русиянең федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Петербур метросында апрель башында теракт оештыручылар чит илдәге кураторлары белән Telegram аша элемтә тотуын ачыклаган, дип яза Интерфакс.

ФСБ матбугат релизында белдерелүенчә, Русия махсус хезмәтләренең "интихарчының, аның ярдәмчесенең һәм чит илдәге кураторының теракт әзерләүнең барлык стадияләрендә Telegramны куллану турында ышанычлы мәгълүматы бар".

ФСБ белдерүенчә, Русия җирлегендә халыкара террорчы төркемнәр күп очракта Telegram мессенджерын куллана, чөнки әлеге хезмәт мәгълүмат тапшыруны югары дәрәҗәдә шифрлый.

Хезмәткә нигез салган Павел Дуров язуларны тулысынча шифрлау Telegramда гына түгел, башка мессенджерларда да бар, ди. Аның фикеренчә, блоклау юлы белән терроризмны җиңәр өчен бар интернетны блокларга кирәк. Ул шулай ук мессенджер террорчылар белән бәйле чатларын һәрвакыт блоклап тора дип белдерә.

РБК терактны тикшерү белән таныш кеше сүзләренә таянып, террорчылар төрле элемтә чаралары кулланган дип яза. Чыганак сүзләренә караганда, гаепләнүчеләр Telegram аша гына түгел, What's app аша да аралашканнар, "Одноклассники" социаль челтәрендә теркәлгән булганнар һәм телефоннан сөйләшеп торганнар.

3 апрель Петербур метросында шартлау булды. Рәсмиләр моны террор гамәле дип атады. Ләкин бер генә оешма да шартлау өчен җаваплылыкны алмады. Шартлау нәтиҗәсендә, интихарчыны да санап, барлыгы 16 кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG