Accessibility links

җомга, 24 ноябрь 2017, Казан вакыты 05:18

Азатлык радиосы 1917 елда нәшер ителгән татар матбугаты, анда басылган мәкаләләр белән таныштыруны дәвам итә

"Вакыт" газеты либераль карашлы популяр матбагаларның берсе була. Беренче саны 1906 елның 21 февралендә чыккан. Беренче баш мөхәрире Фатих Кәрими булган, төп наширләре – Русиянең "алтын патшалары" Шакир һәм Закир Рәмиевлар. Газет башта атнага 2-3 тапкыр, ә соңрак, 1913 елның 1 гыйнварыннан көндәлек булып чыккан.

"Вакыт" газеты, Оренбур
26 июнь 1917 ел (№2244)

Мөселман солдатларына

Хәрби комитет бер атнадан бирле мөселман солдатларының тормышын яхшырту юлында бөтен һиммәт вә көчен сарыф итеп йөри. Милли батальон үзенең артында каһарман мөселман солдатлары барлыгын исендә тота. Бөтен ышанычын шул каһарманнарга гына багышлый.

Шул каһарманнар арасында төрле-төрле шау-шулар чыгып тора. Бәгъзе бер солдат кардәшләребезнең авызыннан “Хәрби комитет без сораган вакытта өязгә кайтармаса, рөхсәтсез кайтабыз” дигән сүзләр дә ишетелгәли башлады.

Мөселман солдатлар!

“Бүген аерылабыз, шанлы милли гаскәрләр тәшкил итәбез” дип сөйләнү бәрабәренә “Өебезгә кайтабыз, качабыз” дигән сүзне дә еш-еш телебезгә алгалый башладык. Әгәр без шундый лозунгны әсас итеп тотсак, ничек итеп дөньяда яшәрбез? Ничек итеп башка милләтләргә үзебезне танытырбыз? Шундый зур эшләрне өстенә алган кешеләрегез кемгә таяналыр? Кемгә таянып батыр сөйләшәләр? Шуны исегездән чыгармагыз, бер мөселман солдатлары Николай вакытында да итагатьле булып танылган идек бит. Инде үзебез милли гаскәр тәшкил итәргә йөргән вакытта андый лозунг кулланабыз. Эш башында йөргән әгъзаларыгыз теләкләрегезне вөҗүдкә чыгарырга йөри бит. Нигә үзегезнең теләгегезгә ачыктан-ачык каршы төшәсез? Өч елдан бирле сугыш сафында йөрибез, үлгәнебез юк бит әле. Моннан соң да үлмәбез, Хода саклар. Бу канлы сугышка тукталырга вакыт якынлашканлыгын исегездән чыгармагыз. Үзегез милли вә дини бурычыгызны онытмагыз, булачак кыямәт көненә ак йөзле, пакь күңелле булып барырга тырышыйк. Берләшик, бер-беребезнең сүзләребезне вакытча гына булса да, ишетергә тырышыйк.

Финляндиядә мөселман гаскәрләр комитеты

Бер үтенеч

Ошбу ел апрель 18ендә Финляндиядә Һелсингфорс шәһәрендә бөтен Финляндиядәге 8 меңгә якын мөселман солдат, матрос һәм эшче мөселманнар исеменнән комитет тәшкил ителде. Комитетның максаты -бөтен Финляндиядәге солдат, матрос һәм эшче мөселманнарны берләштерүдер.

Комитетны башта төзү эше Петроград студентларыннан Шакир әфәнде Әрнәевның теләге белән башланды. Башта комитетка рәис итеп Шакир әфәнде сайланган булса да, мадти җәһатендә кысынкы булуыннан рәислекне ташларга мәҗбүр булды. Хәзердә аның урынына рәислеккә вуинский мөселманнарыннан прапорщик Камил әфәнде Акмалович сайланды. Комитетка барысы 40 кешедән әгъза вә шулар эченнән русча язу эшләрен башкару өчен Аймалдинов, мөселманча язуларны башкару өчен гаскәри имам Габдерәүф Вәлидов секретарьлыкка сайландылар. Комитет тәшкил ителгәннән бирле, күп эшләр эшләде. Җөмләдән берсе: Һелсингфорста мәҗмугы 3 мең кадәр мөселман солдат вә матрослар өчен китапханә ачты. Мең ярым маркага комитет өчен язу машинасы алды һәм төрле вакытларда митинглар ясалу өчен кимет хакларга төшереп өстләренә мөселманча һәм русча төрле лозунгларда сүзләр яздырып, берничә флаглар эшләтте. Болардан башка да эшләгән эшләре күп.

12 майда Финляндиянең башка шәһәрләрендәге мөселман солдат, матрос вә эшчеләрдән вәкилләр чакырылып, зур бер митинг ясалды. Шушы митингка Петрограддан Муса әфәнде Биги илә Солтанбәк Мамлиев чакырылганнар иде. Ләкин Муса әфәнде Биги бәгъзе бер сәбәпләрдән килә алмаса да, Солтанбәк Мәмлиев җәнабләре килде. Ул митингта тәэсирле нотыклары илә халыкны рухландырды. Мөселман гаскәрләре һәммәсе аңардан бик мәмнүн булып калдылар.

Комитетның матди җәһәтләре төрле урыннардан килгән иганәләр илә каплана, мәгәр мөселманнар Финляндиядә аз булганлыктан иганәләр расходларны капларлык дәрәҗәдә җыела алмый. Яңа ачылган китапханәдә дә, матди җәһәт җитешле булмаганлыктан, китаплар аз.

Шуның өчен комитет мәрхәмәтле, Русия мөселманнарының Финляндиядәге мөселман кардәшләренең хәлләрен игътибарга алып, аларга акча илә яхуд китаплар илә ярдәм кулларын сузуны чын күңелдән үтенәдер.

Комитет секретаре: Габдерәүф Вәлидов.

Комитетның адресы: Һелсингфорс (Финляндия), Эспаланадная, 7. Исполнительный Комитет Мусульман Солдат и Матросов.

Алдакчы

Бу якын арада Казан губерниясе Зөя өязендә берәү прапорщик кыяфәтендә мөселман авылларга чыгып, халыкны алдап йөрде. Бер мөселман авылына керә дә, җыен ясата, милицияне чакырта. Соңра нотык сыман нәрсә сөйләп, Казанда гаскәри фиркаләрдә мөселман солдатларының кимегәнлеген, татар солдатлары авылларга таралып беткәнлеген, үзенең авылларда качкан солдатларны тотарга вә монасыйп улдыклары полк вә фиркагә җибәрергә вәкил ителүен сөйләп, бөтен халыкны куркуга салган. Зөя өязендә күп кенә мөселман солдатларыннан күп кенә акча җыйган. Соңра Зөягә килеп җиткәч, бер чәйханәдә утырганда, үзе белән таныш бер татар солдатының даләлте буенча милиционерлар тарафыннан кулга алынып, Зөя хаписханәсенә ябылды. Рядовой солдат булып Казанда 94нче полкта хезмәт иткән булган.

Паспорт югалды

20 июньдә Самарадан килгән вакытта су өчен төшкәндәбер-бер эстансиядә яки вагонда кесәмнән паспортым төшеп калган. 8550нче номерлы 11нче июльдә 1913 сәнә Салихҗан Хаҗи углы исеменә алынган, шуны табып алган кеше булса, Оренбургта Сәмәрканд номерларында Хәбибулла Данскуйга тапшырулары үтенелә. Китереп бирүче кешегә мөкяфәт бирлә.

Гарәп имласыннан кирил имласына Эльза Нәбиуллина күчерде

XS
SM
MD
LG