Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан "Башнефть"тәге өлешен сатарга җыенмый


Башкорстан башлыгы Рөстәм Хәмитов республика "Башнефть"тәге 25 процент хиссәләрен сатарга җыенмый дип белдерде.

Рөстәм Хәмитов "Башнефть" хиссәләрен сату-сатмау мәсьәләсендә Башкортстан фикере үзгәрешлсез кала - республика үз хиссәләрен сатарга планлаштырмый, дип белдерә "Россия 24" каналына.

"Алтын йомырка салучы тавыкны кем сатсын", ди Хәмитов.

Республика башлыгы сүзләренчә, хиссәләр тоткан вакыт эчендә (2,5 ел) Башкортстан 20 млрд сум күләмендә дивидендлар һәм иганә ярдәме алган. 2017 ел йомгакларына караганда, бу сан 30 млрд сумга җитәргә тиеш.

"Бу бик зур ресурслар. Алар белән республикада күп мәсьәләләрне хәл итә алдык", ди Рөстәм Хәмитов.

Республика үз хиссәләрне саклап калу һәм "Роснефть" белән "нәтиҗәле һәм җитди" хезмәттәшлек итүне дәвам иттерү яклы, дип Башкортстан башлыгы.

Былтыр көз "Башнефть" хиссәләренең 50,08 процентын "Роснефть" 330 млрд сумга сатып алды. Бәйге узыдырылып тормады.

XS
SM
MD
LG