Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 05:53

Русиядә фәкыйрьлектә 22 миллион кеше яши, бу бөтен халыкның 15 проценты дигән сүз. Бу хакта Хисап пулаты җитәкчесе Татьяна Голикова Федерация Шурасы утырышында хәбәр итте.

2017 елның беренче чирегендә Русиядә фәкыйрьләр саны 2 млн кешегә арткан. Халыкның реаль керемнәре әле һаман төшә бара, ди Голикова.

Голикова сүзләренчә, 2017 елгы федераль бюджетка оптимистик саннар кертелгән. "Яшәү минимумы дәрәҗәсеннән дә түбән керем алучы ватандашлар саны 13,9 проценттан 12,9 процентка төшәр дип планлаштырылды" ди Голикова. Росстат мәгълүматларына караганда, керемнәре яшәү минимумы дәрәҗәсеннән түбәнрәк булучы русияләр саны 13,5 процент тәшкил итә.

Русия Кырымны аннексияләгән 2014 елдан бирле фәкыйрьлек дәрәҗәсе арта бара. Голодец сүзләренчә, бүген Русиядә биш миллионга якын кеше минималь хезмәт хакына (7,5 мең сум) яши. Яшәү минимумы 2016 елда 10 мең сум тәшкил итте.

Май аенда Русия премьер-министры Дмитрий Медведев министрлыкларга минималь хезмәт хакын яшәү минимумы дәрәҗәсенә җиткерү канунын әзерләргә кушты.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG