Брюссельдә Кремль Мински килешүен үтәү өчен тиешенчә көч куймый дип саныйлар.
Моңа кадәр кертелгән чикләүләрнең мөддәте 31 июльдә тәмамлана. Чикләүләләр озайтылачак дип 22 июньдә Европа Шурасы рәисе Дональд Туск белдергән иде. Элегрәк Еропа берлеге Кырымга каршы икътисади чикләүләрне тагын бер елга озайтты.
Европа берлеге чикләүләре иң беренче тапкыр 2014 елның мартында Русия Кырымны аннексияләгәч кертелгән иде. Чикләүләрне шулай ук АКШ, Канада һәм башка дәүләтләр дә кертте.