Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дуров Telegram-ны Русиядә теркәргә ризалашты


Павел Дуров
Павел Дуров

Telegram-га нигез салучы Павел Дуров мессенджерны мәгълүмат таратучылар реестрына кертүгә каршы булмавын белдерде. Теркәү өчен мәгълүмат ачык, ди Дуров һәм аларны "Вконтакте" сәхифәсендәге постта урнаштыра.

"Ләкин без конституциягә каршы килә торган һәм техник яктан үтәп булмый торган "Яровая кануны" һәм шәхси тормышны яклау белән тәңгәлләшми торган башка кануннарны үтәргә җыенмыйбыз", дип яза Дуров.

Ул Русиянең киңкүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек хезмәте (Роскомнадзор) җитәкчесе Александр Жаровның мессенджердан теркәү мәгълүматлары гына кирәк, башка мәҗбүриләү юк дигән сүзләренә сылтана.

Роскомнадзор белән без башка илләр дәрәҗәсендәге хезмәттәшлек кенә вәгъдә итә алабыз, ди Дуров. Бу - террорчылыкны, наркотикларны, көч куллануга өндәүләрне, балалар порнографиясен пропагандалаучы материалларны юк итү, һәм спам таратуга юл куймау.

Павел Дуров сүзләренчә, әгәр моннан соң да Telegramны Русиядә блоклыйлар икән, бу инде мессенджер теркәү узмаган өчен булмаячак.

23 июнь Роскомнадзор Telegram җитәкчесе Павел Дуровка ачык хат язып, мессенджер Русиядә теркәлергә тиеш, югыйсә ул тыелачак дип кисәтте.

Русиядә Telegram-ны даими рәвештә 2 миллион кеше куллана, барлык кулланучылар саны алты миллионга җитә. Бу сан бик зур дип булмый, мисал өчен WhatsApp хезмәтен Русиядә ай саен 10,7 миллионлап кеше куллана.

XS
SM
MD
LG