Accessibility links

җомга, 21 июль 2017, Казан вакыты 19:47

Бер ел Норвегиядә укыган КФУ студенты Лилия Тимергалиева Русия югары уку йортларында артык күп фәннәр укытыла дип саный. Стипендия акчасы яшәүгә генә түгел, хәтта сәфәрләргә дә җиткән.

КФУ Филология һәм мәдәнятара багланышлар институтының өченче курсында белем алучы Лилия Тимергалиева 2016-2017 уку елын Норвегиянең Бергин университетында укыган. Май аенда укуын тәмамлап, кайбер Европа илләренә сәфәр кылганнан соң Лилия Казанга кайтты. Аның белән без Прагадагы сәфәре барышында күрешеп Норвегиядә укуы һәм Европа илләре буйлап сәяхәтләре турында сөйләштек.

– Лилия, син тумышың белән кайсы яктан?

– Мин Казаннан. 167нче мәктәпне тәмамладым. Әти-әниләрем Теләче ягыннан. Мәктәпне бетергәч КФУга укырга кердем.

Шәһәр балалары татарча начаррак белә торган була. Син Казанда туып үссәң дә, татарча яхшы сөйләшәсең.

– Өйдә әти-әни белән татарча гына сөйләшәбез. Авылга кайткач татарча аралашабыз. Башка җирдә татарча сөйләшкән юк дияргә була.

Еш кына чит илдә укучы студентларның әти-әниләре акчалы кешеләр йә зур түрәләр, йә инде эшмәкәрләр була...

– Юк, юк. Минем әти-әнием гади эшчеләр.

Берген университеты
Берген университеты

– Норвегиянең Бергин университетына ничек барып эләктең?

– КФУ белән Норвегиянең Берген университеты арасында алмашу програмы бар. КФУ сайтына кердем дә Норвегиягә бара торган программа таптым. Кирәк булган документларны әзрләп инглиз телендә җибәрдем. Бер 4-5 ай вакыт узгач миңа Норвегиядән шалтыраттылар. “Документларың туры килә, киләсеңме” дип сорадылар. Башта ышанмадым, аннары барырга теләк белдердем. Визалар ясагач, август башында Норвегиянең Берген шәһәренә киттем. Анда укулар 17 августта башлана. Башта өч көн танышу булды.

– Инглиз телен мәктәптә өйрәндеңме?

– Мәктәптә укыталар инде, әмма 9нчы сыйныфта мин аны тирәнтен өйрәнергә булдым. Үзлегемнән өйрәндем.

– Кайда яшәдең?

– Тулай торак бирәләр. Башта 500 евро акча түләргә кирәк. Ул депозит дип атала. Соңыннан тулай торактан киткәндә ул акча сиңа кире кайтарыла. Ә болай яшәгән өчен ай саен 300 евро түләп торасы, әмма минем стипендия 1000 евро (җирле акча белән 10 000 крон) иде, шул акчадан түләдем. Әлбәттә, арзанрак һәм кыйммәтлерәк бүлмәләр дә бар. Минем бүлмәм күршесендә Германиядән килгән бер кыз тора иде. Аның белән икебезгә бер кухня һәм бер ванна. Берүзең генә тора торган бүлмәләр дә бар, әмма алар кыйммәтрәк. Мин уку дәверендә әти-әнидән бер тиен дә акча сорамадым. Стипендиямне җиткереп бардым. Хәтта Исландиягә барып кайтырга да җитте.

– Уку системы нинди?

– Русиядән аермалы буларак, нинди фәннәр укыйсың килә, шуны сайлыйсың. Ярты елга ике фән укый идек, ә Казанда ярты елга – 13 фән.

Дәрес ике сәгать бара һәм шуның арасында 15 минутлык тәнәфес.

Минем француз теле өйрәнәсе килгән иде, әмма ул норвег телендә генә алып барыла булып чыкты. Шуңа мин инглиз теле һәм диннәр белеменен (религиоведение) сайладым, норвег телен өйрәндем. Теләсәң эшләргә дә вакыт кала, әмма стипендия җитәрлек түләнгәч, мин вакытымны күбрәк аралашу белән, чараларга йөреп уздырырга булдым.

– Син бер курс буларак диннәр белемен өйрәндем дидең. Нинди диннәр, ни өчен ул курсны сайладың?

– Чөнки Казанда аны бер семестр гына укыталар, шуңа сайладым, ләкин ул диннәрне өйрәнү түгел, ә дин белән музыка бәйләнеше турында иде. Мисал өчен, будда динендә көйләр бик мөһим роль уйный. Исламда берничә төркем бар һәм аларның бер ишесе музыканы тыя, икенчесе рөхсәт итә. Минем өчен бик кызык булды.

Икенче семестрда норвег телен өйрәндем, Европа берлеге һәм халыкара оешмалар дигән курсны уздым. Миграция турындагы лекцияләргә йөрдем

– Студентлар нинди эшләрдә эшли?

– Йә табынчы, йә кибеттә эшлиләр. Норвегиядә инглиз телен белсәң, эш табуы авыр түгел. Әмма стипендия алучыларның күбесе эшләми.

– Стипендия алмаучылар да бармы?

– Русиягә 15 стипендия каралган, һәм университет кайсы студентка бирүне үзе сайлап ала. Әмма Норвегия бик кыйммәт ил, шуңа стипендия түләнмәсә, алар эшләргә мәҗбүр.

Бер мең евро стипендия сәфәрләргә дә җитте

Болай студентларга Норвегиядә яшәү бик җайлы, чөнки ташламалар күп. Бер айлык йөрү таныклыгы гади кешеләргә 78 евро булса, студентларга 47 еврога якын.

Мин укырга трамвай белән йөрдем. Ул тулай торактан үзәккә 20 минутта барып җитә иде. Бер билет бәясе - 3,5 евро тора. Әгәр билетсыз йөреп тотсалар, 70-80 евро штраф түләргә туры килә. Шуңа бөтен кеше билет ала. Аннары аларның хезмәт хаклары югары, шуңа бу авырлык тудырмый.

– Син Норвегия кыйммәт ил, дидең. Аеруча нәрсә кыйммәт?

– Азык-төлек бик кыйммәт. Мисал өчен бер литр сөтнең иң арзаны евро ярым тора. Яңа пешкән икмәк ике евродан башлана.

– Европада ут-суны экономиялиләр. Норвегиядә ничек?

– Юк. Алар утны сүндереп йөрми. Минем ут сүндереп йөрүемә аптырыйлар иде. Кыйммәт түгел “Сүндермә” дип әйтәләр иде.

– Уртача хезмәт хакы күпме?

– 2,5 мең евро дип ишеттем. Бер мең евро ул Норвегиядә яшәү өчен иң кимендә кирәк булган акча.

Студентларга Норвегиядә яшәү җиңел, чөнки күп ташламалар каралган

– Кафе-ресторанда ашау күпмегә төшә?

– Иң кимендә 15 еврога ашап була. Бутербродлар арзанрак әлбәттә. Мин өйдә пешерә идем. Алай арзанракка чыга.

– Норвегия халкы күбесендә өйдә ашыймы яисә кафе-ресторандамы?

– Гаиләле кешеләр өйдә ашый. Ә менә Италиядә кешеләр күбрәк рестораннарда, урамдагы кафеларда ашаганына игътибар иттем.

– Чит илдән килгән кешеләргә караш нинди?

– Мин начар караш сизмәдем. Бик ярдәмчелләр. Күп йөрдем, әмма Норвегиядәге шикелле ачык йөзле кешеләрне күрмәдем. Кунакчыллар.

Банк белән төрле хәлләр булды, әмма беркайчан да дорфалык белән җавап кайтармадылар. Гаеп миндә булса да, алар моны төртеп күрсәтмәделәр.

– Норвегиядә укуыңны дәвам итү мөмкин түгел идеме?

Казанда әле ике ел укыйсым бар, шуңа, кала алмый идем. Хәзер кайткач ике семестр имтиханнарымны тапшырасым бар.

* * * *

Лилия Тимергалиеваның Европа илләре буйлап сәяхәте турындагы язманы Азатлыкта якын көннәрдә укый алырсыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG